Шәһри Казан

27 апрель 2015 яңалыклары

  • 27 апрель 2015 - 16:07
    “Яшел хуҗалык: язгы сезон” күргәзмәсенә рәхим ит
    Иртәгә - 28 апрель көнне «Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Яшел хуҗалык: язгы сезон" XVI махсуслаштырылган күргәзмә ачылачак.
    555
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 15:05
    Иншадан алты кешегә генә “бишле”
    "Тоталь диктант" - ел саен уздырыла торган акция, ул теләгән барча кеше өчен ирекле бушлай диктант форматында уза.
    570
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 13:31
    Инвалидлар өчен машина кую бушлай
    Яңа үзгәрешләр нигезендә, Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская тәкъдиме белән Казанда түләүле парковкаларда III төркем инвалидлар өчен машина кую бушлай булачак. Моның өчен алар үз транспортларын парковкага рөхсәт бирүче реестрда теркәргә тиешләр. Әлегә кадәр I, II төркем инвалидларга гына машина кую бушлай иде.
    533
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 11:48
    Иртәгә аеклар көне
    Аеклар көне Казанда инде 17 нче ел рәттән уздырыла.
    708
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 10:37
    Машинаң куйган урынында булмаса?
    «ШК» юлда йөрү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән таныштыра. Редакциябезгә еш кына укучылар юлда йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Әлеге өлкәдә апрель аеннан кергән яңа кагыйдәләр нәтиҗәсендә, шалтыратучылар саны тагын да артты. Шул уңайдан, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштык. Укучыларыбызның сорауларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре җавап...
    634
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 10:33
    Болгарда Яңа Ак Пулат торгызылачак
    Бүген 27 апрель көнне Болгарда яңа төзәләчәк кунакханә комплексына нигез ташы салыначак. Әлеге истәлекле вакыйгада Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашыр дип көтелә. Мунчасы, юыну комплексын үз эченә алган кунакханә Идел буенда...
    571
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 09:35
    Чемпионатка 86 мең билет сатылган
    Башкалада Су спорты төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына әзерлек эшләре дәвам итә.
    541
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:55
    Коммерцияле булмаган оешмаларның үз бинасы булачак
    Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы социаль яктан ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурс игълан итте. Иң яхшы социаль проект тәкъдим иткән оешмаларны Иҗтимагый палата махсус эш мәйданчыгы белән тәэмин итәчәк. 23 апрельдә башланып киткән бәйге 19 июньгә кадәр дәвам итә. Анда дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән кала социаль юнәлешле, коммерцияле булмаган барлык...
    719
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:51
    Бүгенге заман шагыйрьләре - Тукайга ияреп
    «Карап тора Тукай күзләре» Тукайга Кичер, диеп гафу сорамыйм мин, Гөнаһлылар әнә сорасын! Туры Тукай, өстебездә безнең Намусыбыз төсле торасың. Болгарыңны синең җимерделәр, Әле ярый исән Кырлаең. Белеп ятасыңдыр бу заманда Сорыкортлар ниләр кылганын. Синең кебек мин дә яланаяк Чыгып йөгерердәй буламын, Күргән саен карагруһларның Телне, матбугатны буганын. Ничекләр соң...
    1126
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:41
    Казанда фонтаннар 9 майда “уяначак”
    Шәһәр күләмендә үткәрелгән шимбә өмәсендә татарстанлылар фонтан тирәләрен дә җыештырдылар. Сүз уңаеннан, тиздән бу фонтаннар кышкы яллардан соң кабат «уяначак». Чаллы шәһәрендә 1 майдан ук фонтаннарны эшләтергә җыенсалар, Казанда бераз соңрак кабызырга ниятлиләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына башкалада дистәләгән фонтан шәһәрне бизәр дип көтелә.
    531
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:28
    50 квадрат метрдан артмаган өйдә яшәүчеләр салым түләмәячәк
    Киләсе елдан күчемсез милек өчен яңача түли башлыйбыз. Әлегә кадәр без милекнең инвентаризация бәясеннән чыгып түләгән булсак, хәзер ул базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Димәк, кадастр бәясе югары булгач, салым түләве дә күпкә арта дигән сүз. Соңгы вакытта газета укучыларыбыздан да шуңа кагылышлы сораулар килә башлады. Сорауларга җавап...
    568
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:14
    Казанда «Велоҗәй» сезоны ачылды
    Кичә мең ярымнан артык кеше велосипедта ярышты.
    513
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:09
    Илдус Сәгыйтов, пенсионер:
    - Утыз ел күкне иңләдем, очучы идем. Казан югарыдан караганда да гаҗәеп матур. Исән-сау пенсия­гә чыксам, Казанга кайтам, дидем, кайттым. Һәр иртәдә Кабан күле буенда йөрим, ни кызганыч, камышлыкларга чүп ыргыталар, гүзәл табигатебезнең кадерен белик.
    568
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 07:52
    Суднодагы янгында һәлак булучылар бар
    Отар бистәсе тирәсендә причалга килеп туктаган йөзгеч кран шартлау хакында хәбәр иткән идек. Төзекләндерү эшләре вакытында май цистернасына очкын эләгеп зур янгын чыкты. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр ителсә дә, соңрак суднода бер кешенең һәлак булуы, берсенең авыр тән җәрәхәтләре алуы билгеле булды. Идел буе транспорт прокуратурасы...
    513
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 07:00
    Күңелдә йөргән бизәкләр
    Татарның күңел бизәкләрен чын-чынлап тояр, аңлар өчен элегрәк берәр авыл йортына аяк басу да җиткән. Чөнки ишектән атлап керүгә, аллы-гөлле төсләр белән сугылган палас, чигүле түрләмәләр, мендәр тышлары күрү гадәти күренеш саналган. Җиткән кызы булган гаиләдә «кызның кырыгыннан», ягъни дөньяга килеп 40 көн узганнан соң ук әзерләнә башлаган бирнә сандыгында...
    602
    0
    0
Реклама