Шәһри Казан

14 июль 2015 яңалыклары

  • 14 июль 2015 - 14:50
    Чебен-черкиләрдән ничек котылырга?
    Быел халык чебен-черкиләрдән аеруча зарлана. Никтер бу җәйдә тагын да усалланыбрак, катырак тешлиләр кебек тоела алар. Җитмәсә, еш кына аллергия бирә. Өч яшьлек улымның черки тешләгәннән соң, аяклары хәтта шешеп үк китте. Чемпионат алдыннан Казанда черкиләр калмаячак, имеш, дип тә сөйләделәр. Ни өчен ишегалларында, бакчаларда чебен-черкиләр кимеми соң, дип, Роспотребнадзорның...
    769
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 14:28
    Өстәмә рейслар ачыла
    Ураза бәйрәме алдыннан һәм бәйрәм көнендә, ягъни 16-17 июльдә "Южный" автовокзалыннан муниципальара һәм төбәкара юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештырыла. Тулырак мәгълүматны "Южный" автовокзалының белешмә хезмәтеннән 237-33-23 телефон номеры аша белешә аласыз.
    597
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 13:12
    Татарстан спортчылары ун медаль алып кайта
    Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә уза торган XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Татарстан спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: 2 алтын, 3 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар.
    1027
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 12:14
    Анатолий Скляров: «Полигон уеннары ислам диненә карашымны үзгәртте»
    Аның белән чәчтарашханәдә таныштым. Чәчләремне үз башында бер генә бөртек тә чәче булмаган, ләкин Хоттабыч кебек зур сакаллы ир-ат парихмахер кисүе кызыклы маҗаралар алып киләсе шикләндермәде мине. Аралаша торгач, Анатолий Скляровның чәчтараш кына түгел, ә чып-чын актер икәнен ачыкладым. Шекспирның: «Тормыш - театр, ә кешеләр - актерлар»,- дигән сүзләре буенча...
    644
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 11:55
    Тере табигать һәйкәле
    Яшел Үзән районының Идел-Кама тыюлыгы территориясендә үсә торган 250 яшьлек нарат "Тере табигать һәйкәле" статусына дәгъва кыла.
    628
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 10:41
    Ураза гаете көнне «Ярдәм» үзәге хәйрия концерты оештыра
    «Ярдәм» күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге бүгенге көндә бөтен төр инвалидлар белән дә эшли. Анда ишетмәүчеләр дә, күрмәүчеләр дә, инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләр дә, ДЦП авыруларны да кабул итәләр. Сентябрь аеннан исә үзәк телсез дә, шул ук вакытта чукрак һәм сукыр булганнарны да кабул итәргә җыена. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә,...
    573
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 10:39
    Миңнехановны күрсәтәчәкләр
    16 июль көнне кичке җиденче яртыда "Россия 24. Татарстан" һәм 18 июль көнне иртәнге ун тулып биш минут киткәч, "Россия 1" телеканалларында Сергей Брилевның Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәсен күрсәтәчәкләр.
    518
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 09:35
    Тикшерүчеләр килә
    Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендәге һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәге казармасы җимерелгәннән соң, аны төзегән компания эшчәнлеген тикшерә башладылар.
    537
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 09:15
    "Шәһри Казан" 14 июль 2015 №75
    1094
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 08:47
    “Мәрхәмәтле йөрәкләр”
    29 июльдә Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Барыбыз бергә" хәйрия фонды "Мәрхәмәтле йөрәкләр" концертын оештыра.
    554
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 08:32
    Илфак Хафизов: «Тинчурин театрында конкуренция бар»
    Тинчурин театрының кайсы гына спектаклен карама, берсеннән-берсе талантлы яшьләр катнаша. Шундый килештереп, оста итеп уйныйлар, кыяфәтләренә карамасаң, сәхнәдә күп тәҗрибә туплаган олпат актер дип уйларсың. Бүген кунак бүлмәбездә шундый талантларның берсе - яшь артист Илфак Хафизов. - Илфак, син тудырган образларны яратып карасам да, синең турында берни белмим бит мин....
    1390
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 07:52
    Татарстан турында фильм
    Татарстан Республикасы турында фильм төшерү флешмобына старт бирелде.
    956
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 06:48
    Мөслимәләр өчен ифтар
    «Кабан арты» мәчетендә кичке сәгать җидедә «Рамазан чатыры»нда мөселман хатын-кызларын ифтарга җыялар.
    623
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 06:46
    Владимир Путин: “Казан Шарлеруа белән Париждан яхшырак”
    Татарстан башкаласы Россиянең динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе. Казан - "Россиянең өченче башкаласы". Эшче һөнәрләрен популярлаштыру икътисадны үстерү белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә бу исә республика җитәкчелеге үз алдына куйган төп максатларның берсе булып тора.
    565
    0
    0
  • 14 июль 2015 - 06:01
    Питрауда «Керәшен чибәре»нә 50 меңлек таҗ бүләк иттеләр (ФОТО)
    Мамадыш районы, Җөри авылында уза торган Питрауны керәшеннәр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә зарыгып көтә. Быел бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Россия җитәкчеләренең Татарстанга килеп, татарча бер‑ике кәлимә әйтүенә ияләнгән инде без. Фәрит Мөхәммәтшин, трибуна янына чыккач та, әлеге модага тугры калып: - Арулармы сез, хөрмәтле...
    868
    0
    0
Реклама