Шәһри Казан

11 декабрь 2017 яңалыклары

  • 11 декабрь 2017 - 20:21
    Гай Таһировны искә алдылар
    Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә “Халык биюе һәм хореография сәнгате. Традицияләр, заман сулышы” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Ул татарның танылган балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 елга багышланган иде.
    431
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 19:29
    Татарстанлыларның 70 проценты Владимир Путинны хуплый
    Президента РФ Владимира Путина поддерживает около 70 процентов жителей Татарстана. Схожий уровень поддержки и у лидера республики Рустама Минниханова. Такими данными поделился завкафедрой конфликтологии Института социально-политических наук и массовых коммуникаций доктор политических наук КФУ Андрей Большаков.
    333
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 16:46
    «Батырлыкка һәрчак урын бар!»
    Бүгенге көндә Татарстанда утыз алты Ватан герое яши. Аларның һәркайсы илнең ныклыгы, ииминлеге һәм үсеше өчен тырышкан фидакарь затлар. Араларында Ватан өчен гомерләрен кызганмаучылар да бар.
    541
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 16:23
    Чыршы базарлары эшли башлый
    Татарстанда 15 декабрьдән чыршы базарлары эшли башлый. Димәк, тиздән өйләрдә яшел чыршы исе аңкыячак. Яңа ел бәйрәменең төп кунагын быел базарда 300 – 1000 сумга сатып алып булачак.
    359
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 15:47
    Җанатар паспортын почта аша да алып була
    Хәзер футбол фанатлары җанатар паспортын (Fan-ID) «Почта России» аша да алырга мөмкин. Паспортлар үз хуҗасына махсус заказ бирелгән кәгәзь тышлыкта бушлай киләчәк.
    356
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 15:40
    Пуховик юу буенча КИҢӘШЛӘР
    Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.
    574
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 15:28
    Эшмәкәрләр йортлы булды
    Бүген Казанда эшмәкәрләр йорты ачылды. Күпфункцияле әлеге үзәктә эшмәкәрләргә бер бүлмәдә генә 180гә якын хезмәт күрсәтеләчәк. Татарстанның икътисад министры Артем Здуновның Президент Рөстәм Миңнехановка әйтүе буенча, бу эшмәкәрләр өчен уңайлы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү максатыннан булдырылган үзәк.
    384
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 15:06
    «Яңа ел сые» бәйгесендә катнашучы һәркемне бүләк көтә!
    Дуслар! Якынлашып килүче бәйрәмнәр алдыннан «Яңа ел сые» бәйгесен башлап җибәргән идек. Конкурска рецептларны кабул итүнең санаулы гына көннәре калып бара. Димәк, ашыгырга киңәш итәбез. Бүләккә килгәндә, һәрбер катнашучыны "Шәһри Казан"ның магнитлы календаре һәм дипломнар көтә. Ә тавыш бирү этабында җиңүчегә бүләк – Яңа ел кәрҗине!
    815
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 14:43
    «Шәһри Казан» газетасында БУШЛАЙ белдерүләр бастыру тәртибе
    «Шәһри Казан» газетасы үз укучыларының шәхси белдерүләрен (реклама характерында булмаган: сатам-алам, алмаштырам, эзлим, танышам, хезмәт күрсәтәм һәм шундый башка) ­БУШЛАЙ бас­тыра. Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе кирәк:
    305
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 14:41
    Футбол буенча дөнья чемпионатына 700 меңнән артык билет сатылган
    2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матч­ларына билетлар сатуның икенче этабы башланды.
    307
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 14:16
    Ут бетсә, телефон ник эшләми?
    Өйгә чыбыклы телефон керткәнгә – 11 ел. 6 мең сум түләп урнаштырган идек бугай. Ай саен телефон өчен түләп барабыз. Ни хикмәт, ут бетсә, телефон да эшләми. Безнең белән бергә телефон керткән сигез хуҗалыкта да шул хәл күзәтелә. Кесә телефоныннан белгечләргә шалтыратып, телефонны рәтләүләрен үтенергә туры килә. Кайчанга кадәр шулай азап­ланырбыз икән? Авылда ут еш бетә, көненә икешәр тапкыр утсыз утырганыбыз да бар. Фирдия Сабирова, Әтнә районы, Каенсар авылы.
    447
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 14:11
    Ир-атларда гүзәл затларның ачуын китерә торган СЫЙФАТЛАР
    Ашарга пешерү хатын-кыз эше дип уйлау. Болай дип уйлау – элеккедән калган караш. Хатын-кыз да нәкъ ир-ат кебек үк эштән арып кайта.
    475
    0
    1
  • 11 декабрь 2017 - 13:55
    Ялган детекторы дөрес сөйлиме: полиграфта тикшерү узганнан соң, нигә күпчелек парлар аерылыша?
    Казанда ялган детекторы хезмәтен тәкъдим итүче оешмалар җитәрлек. Бәяләре дә чагыштырмача кыйммәт түгел. Дөреслекнең хакы 3 мең сумнан башлана. Элек дәүләт хезмәтендә, хокук саклау органнарында гына бу җайланмалар кулланылса, хәзер хезмәткәрне эшкә алганда, коммерция оешмаларында, банк системасында, нянкалар, гувернанткалар яллаганда, хәтта хатынының йә иренең хыянәт итү-итмәвен белергә кирәк булганда да ялган детекторына мөрәҗәгать итүчеләр бар. «ШК» журналисты да әлеге «акыллы машина»ны сынап кайтты.
    637
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 13:38
    Почтальонга иптәш табып булмыймы?
    Әтнә районы, Күәм авылы почта бүлегеннән Гөлназ Таһирова өч авылга берүзе хезмәт күрсәтә. Бер кеше барысына да өлгерә алмый, эше җиңел түгел. Авыллар арасын җәяү узарга кирәк, җитмәсә юл начар, пычратып җибәрсә, атлап та булмый. Почтальоннарга товар да сатарга кушалар.
    468
    0
    0
  • 11 декабрь 2017 - 13:29
    Владимир Вавилов хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды
    Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавилов Казанда беренче хоспис төзегән өчен хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды.
    328
    0
    0
Реклама