Шәһри Казан

2 сентябрь 2018 яңалыклары

  • 2 сентябрь 2018 - 12:01
    Айгөл Бариевадан гөмбә тозлау рецепты
    Тозлык: 2 кг гөмбәгә 1 литр су Һәр банкага 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе, 3-4 дәфнә яфрагы, 5-7 түгәрәк борыч, 2-3 канәфер, 2-3 тырнак сарымсак
  • 2 сентябрь 2018 - 11:22
    Чәйнең иманлысы да буламы?
    Сатуда тышлыгына «Шифалы иман-чәй» дип язылган чәйне күрдем.
  • 2 сентябрь 2018 - 11:04
    Лос-Анджелеста бер ир хатын-кызлар белән ресторанда сыйлану өчен генә танышкан
    Лос-Анджелеста яшәүче 45 яшьлек Пол Гонсалесны мошенниклыкта гаеплиләр. Ул хатын-кызлар белән социаль челтәрләрдә танышкан һәм аларны кыйммәтле ресторанга чакырган. Юмарт кавалер булып кыланып, затлы эчемлекләр һәм ризыкларга заказ биргән. Ашаганнан соң, түләр вакыт җиткәч, ир бәдрәфкә барган яки шалтыратырга кирәк дигән булып, рестораннан чыгып качкан.
  • 2 сентябрь 2018 - 10:58
    Зәмирә Рәҗәпова: «Тормышымда гомер онытылмаслык гайбәт булды!»
    Гайбәтеңне сөйләсәләр, гөнаһларың кими ди, имеш... Бу сүзләр чыннан да дөрес булса, артист, җырчы халкыннан да гөнаһсыз кеше юктыр инде. Игътибар үзәгендәге кешене сөйлиләр шул. Хәер, «артист буласың юк иде» дип куяр иде безнең авылдагы бер абзый. Танылган булуның бер ягы шул инде (уңай ягымы, тискәреме – монысын һәр артист үзе хәл итә) – һәр адымың исәптә, уңга каерылсаң да, сулга китсәң дә тамашачыңның җентекле карашыннан читтә калмыйсың. Берсе бер төрле күреп, икенчесенә сөйли, тегесе үз чиратында, үзенчә ишетеп, өченчесенә җиткерә, кыскасы, «ватык телефон» системасы тулы көченә эшли, һәм артист турында бер дигән гайбәт барлыкка килә!
  • 2 сентябрь 2018 - 10:32
    Зәй игенчеләре урып-җыю эшләрен тәмамлаган
    Зәй районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшен тулысынча тәмамлады, дип яза «Зәй офыклары». Барлыгы 35200 гектар мәйданнан бөртекле культуралар җыеп алынган. Уңыш бер гектардан уртача 37 центнер тәшкил иткән.
  • 2 сентябрь 2018 - 10:25
    Яңа Зеландиядә мәче асрауны тыярга җыеналар
    Яңа Зеландиянең Омауи шәһәре администрациясе җирле кошларны саклап калу өчен мәчеасрауны тыярга ниятли.
  • 2 сентябрь 2018 - 10:18
    2020 елдан бөтен укытучылар да мәҗбүри аттестация узачак
    Педагогларны аттестацияләүнең яңа моделе 2020 елдан мәҗбүри гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Ольга Васильева ТАССка яңа уку елына багышланган интервьюда әйтте, дип яза «Татар-информ».
  • 2 сентябрь 2018 - 10:11
    Бирнәсез кияү
    Йөри торгач, Әлтәф өйләнеп карарга булды. Ошамаса, аерып җибәрермен, дип куйды ул, бер дә эче пошмыйча, булачак хатынын күздә тотып. Хәзерге заманда күңелгә ятышлы чәчбикәне табу бөтенләй пүчтәк эш икән. Кияүгә чыгып керергә җыенган хатын-кызларның игъланнары белән гәҗит битләре тулган. Озын буйлысымы, кыскарагымы, көр гәүдәлесеме, ябыграгымы, чибәреме, төскә-биткә әллә ни дан булмаганымы – бары да бар. Җаның теләгәнен рәхим итеп сайла да ал. Акыл-зиһеннәре турында гына бер сүз дә ләм-мим. Шулайдыр, яшәп карамыйча каян белмәк кирәк кешенең холык-фигылен. Хатын-кыз күңеле гел чишелмәс табышмак сыман бит ул.
  • 2 сентябрь 2018 - 09:58
    3 сентябрьдә «Южный» күп функцияле үзәге эшләмәячәк
    Иртәгә, 3 сентябрьдә, Казанда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкнең Җиңү пр., 100 адресы буенча урнашкан «Южный» бүлегендә ут булмаячак. Шул сәбәпле, белгечләр документлар кабул итмәячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
  • 2 сентябрь 2018 - 09:48
    Нинди йогурт алырга?
    Йогуртның саклану вакытына игътибар итегез.
  • 2 сентябрь 2018 - 09:40
    Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрына директор итеп билгеләнгән
    Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде, дип яза «Татар-информ». Ул яңа вазифага 5 сентябрь көнне керешәчәк. Моны «Татар-информ» хәбәрчесенә Гүзәл Сәгыйтова үзе раслаган.
  • 2 сентябрь 2018 - 09:38
    Татарстанда сентябрь җылы булачак
    Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
  • 2 сентябрь 2018 - 09:22
    Кичә Татарстанда татар мәктәбе һәм мөселман пансионаты ачылды
    Кичә Әлмәттә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте башлангычы белән татар телендә белем бирүне күз уңында тоткан «Нур» урта мәктәбе эшли башлады. Быел беренче сыйныфка укырга 4 малай һәм 4 кыз керде. Аларга 2 укытучы белем бирәчәк, дип хәбәр итә диния нәзарәте.
  • 2 сентябрь 2018 - 08:50
    Кытай сугышы
    XX гасырның 70нче еллар азагында халык теленнән: «Кытай безгә сугыш башлый икән», – дигән сүз төшмәде. Ир-ат халкын бер-бер артлы хәрби өйрәнүләргә җыя башлагач, халык бөтенләй пошаманга төште. Ватан сугышыннан яңа арынып, кулына аена 70-80 сум акча ала башлаган колхозчылар бигрәк тә кайгырышты.
Реклама