Һәрбер эшнең нигезендә теләк ята. Менә мин – язучы. Мин синең мул, җитеш тормышта яшәвеңне телим. Шул вакытта син бераз тынычланып калырсың, рухи байлык турында да уйлый башларсың, бәлки, кулыңа китап алырсың, һәм ул китап, бәлки, минеке булыр. Минем һөнәр кешесе башка теләктә була алмый. Әгәр син ач-ялангач, бәхетсез икән – минем файдага түгел. Син үз хәлеңнән чыгу юлын эзлисең, шул хәстәр белән яшисең бит инде ул чагында. Андый вакытта кеше китап укып утырмый. Ә миңа синең китап укуың кирәк. Әгәр китап укыйсың икән – минекен мотлак алачаксың.