9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне шигарендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында махсус матбугат конференцияләре сериясе барды. Соңгысында хокук саклау органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеге бәян ителде.
Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш белгече Салават Рәхимов кереш сүзендә әйткәнчә, республикада ришвәтчел гамәлләргә каршы көрәш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программасы нигезләрендә үткәрелә.