16+

Шахтада һәлак булган 35 кешене табасы калды

Кузбасста тагын өч шахтерның үле гәүдәсен җир өслегенә күтәрделәр.

Кузбасста тагын өч шахтерның үле гәүдәсен җир өслегенә күтәрделәр.

Тау коткаручылары газ торышын тотрыкландыра алганнар һәм эзләү эшләренә керешкәннәр.

Коткаручылар "Листвяжная" шахтасыннан тагын өч һәлак булган эшченең үле гәүдәсен күтәрде.

Гомумән алганда, шахтада авариядән соң җир өслегенә 16 кешенең үле гәүдәләре күтәрелде. Бу хакта ТАССка РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

"Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары тагын өч кешенең үле гәүдәсен бир өслегенә күтәрде. Эшләр дәвам итә", - диделәр ведомствода.

Шул рәвешле, пәнҗешәмбе көнне эзләү операциясе яңартылганнан соң биш кешенең гәүдәсен өскә күтәрергә мөмкин булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading