Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елга йомгак ясады. “Президент кул куя алмыйча, киредән Дәүләт Советына кайтарган бер генә закон проекты да булмады. Бер яктан бу профессиональлек булса, икенче яктан хакимият тармакларының бердәм эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.