Казанда 13-18 майда Төрки кино көннәре уза. Аның кысаларында “Мир” кинотеатрында (Достоевский урамы, 30 йорт) Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Якутия, Хакасия, Татарстан фильмнары күрсәтеләчәк. Программага кергән кайбер фильмнар моңарчы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә бүләкләнгән иде.