Әниләрен җирләп, өйләрен җыештыра башлагач кына яки кычкырышып-талашып беткәч кенә табып алучылар да бар ул васыятьнамәне. Бөтен кешегә сюрприз булып чыга инде ул. Алдан ук балаларны җыеп, аны укып чыгарга кирәк. Сораулар туса, килешмәүчеләр булса, исән чакта ук аңлашылмаучанлыкларны бетерергә тырышыгыз. Үзләре карар әле дип хәл итмичә калдырмагыз.