16+

"Иң авыр эш – кеше тәрбияләү, ә аннан да авыры – үз-үзебезне тәрбия кылу"

Без балаларыбызны мәчет-мәдрәсәләргә бирәбез дә, тиз арада аларның тәүфыйк-һидаятькә ирешүләрен, тәртипкә өйрәнүләрен телибез, алардан хәтта шуны таләп итә башлыйбыз. Әмма тәрбия бирү олы һәм катлаулы юл үтү белән бер.

"Иң авыр эш – кеше тәрбияләү, ә аннан да авыры – үз-үзебезне тәрбия кылу"

Без балаларыбызны мәчет-мәдрәсәләргә бирәбез дә, тиз арада аларның тәүфыйк-һидаятькә ирешүләрен, тәртипкә өйрәнүләрен телибез, алардан хәтта шуны таләп итә башлыйбыз. Әмма тәрбия бирү олы һәм катлаулы юл үтү белән бер.

Баланың ялгызын гына ул юлдан чыгарып җибәреп булмый яисә, без ата-аналар буларак, аларны кемгәдер тапшырып, үзебез читтән генә нәтиҗәләр көтеп тора алмыйбыз. Бу “Алма пеш, авызга төш”, дип утыру белән бер. Бала тәрбиясе безнең үз-үзебезне тәрбия кылудан башлана. Халыкта бик матур һәм хакыйкатькә туры килгән мәкаль бар: “Оясында ни күрсә – очканда шул булыр”. Әдәп-әхлак, намус, тәрбия, хөрмәт төшенчәләре, олыларны – олы, кечеләрне – кече итеп күрә белү гадәте булмаган өйдә үскән баланың әхлаклы, итагатьле булып үсүен теләү, хәтта моны аннан таләп итү дөрес түгел.

Аллаһы Тәгалә: “Һичшиксез, алар [кешеләр] үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһы кешеләрдә булганны алмаштырмый”, – дип әйтә («Әр-Рагъд / Күк күкрәү», 13:11)

Өйдә ата белән ана арасында хөрмәт, ярату, үзара кайгырту хисләре булу, аңлашып яшәү, намаз һәм гамәл-гыйбадәтләрне үтәүдә бер-берләренә нәсыйхәтче булулары – шул гаиләдә үсүче бала өчен төп тәрбия булып тора да инде.

Балага тәрбия үрнәк күрсәтүдән башлана, дибез. Хакыйкатьтә, баланы тәрбияләү ул әле бу дөньяга яратылганчы башлана. Моның хикмәтен аңлатып үтик: яшь кеше үзенә насыйп ярны сайлаганда, тормыш юлымны әлеге кеше белән бергә үтәргә, туачак балаларымны аның белән бергә тәрбияләргә телим, дип ниятләргә һәм хәләлен шул максатларны истә тотып сайларга тырышырга тиеш.

Кызганычка, бүгенге көндә кайбер кеше гаилә коруга җиңел карый. Гаилә – кечкенә бер дәүләт ул. Гаилә коруның бар җаваплылыгын аңлап, беренче көннән үк шушы кечкенә дәүләтнең иминлеге, тынычлыгы, бәхете турында кайгыртып яшәгән кеше, Аллаһының рәхмәте белән, бәхеткә ирешер.

Ир-ат насыйп ярын сайлаганда, бу кеше минем балаларымның әнисе булачак, дип уйларга һәм итагатьле, инсафлы, игелекле, тәрбияле кызны сайларга тиеш.

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән китерелгән хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Хатын-кызга өч сыйфаты өчен никахланырга мөмкин: байлыгы, дәрәҗәсе, матурлыгы һәм дине. Иң хәерлесе – дини булганы”, – дип әйткән (имамнар Әл-Бохари һәм Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Дини булганы, димәк, Аллаһы Тәгаләне танып, Аннан куркып, ул тыйганнардан тыелып яшәүче.

Кыз бала да булачак ирен, гаилә башлыгын сайлаганда, иң беренче булып, аның акыллы, җаваплы, тәкъвалы булуына, күркәм холкына игътибар бирергә тиеш. Әгәр бу җитди адымны ясаганда кыз бала өчен насыйп ярының матди яктан тәэмин ителгән булу-булмавы икенчел мәсьәлә булса, ягъни ул иң беренче булып, аның кешелекле булуына зур игътибар бирсә, Аллаһының рәхмәте белән, отар. Тормышны бергәләп алып барып, мал тупларга, гаиләне тәэмин итәргә була, әмма кешедә булмаган яхшы сыйфатларны шәхес булып формалашканнан соң, булдыру бик кыен, еш кына мөмкин дә түгел. Шуңа да боларга яшьләр җитди караса иде.

Егет белән кыз никахланып, гаилә корып яши башлагач та, бер-берләренә нәсыйхәтче булырга, кыен булса да сабырлык һәм хикмәт белән мөгамәлә корырга тырышырга тиеш. Бу бик авыр гамәл, әмма аның мөһимлеген аңласак, ахырдан хәерле нәтиҗәләрен күрербез. Ир белән хатын турында Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Алар – сезгә кием һәм сез – аларга кием” («Әл-Бәкара / Сыер», 2:187).

Кием безнең кимчелекләребезне, кеше күрергә тиеш булмаган урыннарыбызны каплаган кебек, ир кеше белән хатын-кыз да бер-берләрен саклап, бер-берләренә киңәшче, ярдәмче, нәсыйхәтче булып яши. Һәм һәрвакыт тормышларын догада булып алып бара. Расүлебез ир ат белән хатын-кызга якынлык кылыр алдыннан укылырга тиешле доганы әйтеп калдырган. Бу: “Бисмилләһи. Аллаһуммә җәннибнәш-шәйтаанә вә җәннибиш-шәйтаанә мәә разәкътәнәә”, – дигән сүзләр. Мәгънәсе: “Аллаһы исеме белән. Йә Аллаһы! Бездән шәйтанны ерак кыл һәм безгә бирәчәк (нигъмәтеңнән) шәйтанны ерак кыл”.

Хәләл ризык – бәрәкәтле тормышыбызның, саулыгыбызның нигезе, Аллаһының ризалыгы, догаларыбызның кабул булының сәбәпчесе ул. Балага узган хатын-кыз хәләл ризык белән туклану мәсьәләсенә тагы да җитди карарга тиеш, чөнки карынындагы бала ул ашаган ризыктан җыела.

Бала туганнан соң да, гаиләсен бары тик хәләл ризык белән тукландыру, гаиләне хәләл юл белән тәэмин итү – ир-атның бурычы. Аллаһы Тәгалә: “Ий иман китерүчеләр! [Әмерләрне тотып, тыюлардан тыелып] Үз-үзләрегезне һәм гаиләләрегезне уттан саклагыз”, – дип әйтә («Әт-Тәхрим / Тыю», 66:6).

Сүз дә юк, монда хатын-кызның роле бик зур. Булганына канәгать кала, шөкер итә белгән хатын-кыз иренә бу эштә ярдәм итә. Пәйгамбәребез сәхабәләренең хатыннары, ирләре өйдән чыгып киткәндә: “Безгә хәләл ризык кына алып кайт. Дөреслектә, без ачлыкка түзәрбез, әмма җәһәннәм утына түзә алмабыз”, – дип әйтә торганнар иде. Менә шундый изге, тәкъвалы хатын-кызлар чын ир-атлар тәрбияләп үстергән, гаиләне саклаган.

Бала дөньяга килгәннән соң, әти-әнинең чираттагы бурычы – аны мөэмин-мөселман итеп тәрбияләү. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Һәрбер бала җир йөзенә фитри иман (Ислам диненә бирелгәнлек) белән туа. Әмма әти-әниләре аларны йә насара, йә яһүди, йә мөселман яки бөтенләй дә динсез итә”, – дип әйткән (имам Әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан).

Чираттагы бурыч – балага дини гыйлем бирү. Кечкенәдән аңа Аллаһы турында сөйләү, догалар өйрәтү, үсә барган саен диндәге башка төшенчәләр хакында аңлату. Балаларыбызны төрле түгәрәкләргә йөртергә өлгергән кебек, монысына да вакыт тапсак иде. Теләк булганда моңа ирешеп була, әлбәттә.

Шулай ук балага кечкенәдән олыларны, әби-бабайны, күрше-күләнне хөрмәт итәргә кирәклеген төшендерү, аны әхлаклы, кешелекле, миһербан-шәфкатьле итеп тәрбияләү мөһим. Бу белемнәр аның өчен гомер буе маяк булачак. Юкка гына олылар: “Бала чакта алган белем – ташка язган сүз белән бер”, – дип әйтмәгән. Халыкта “Алтыдагысы – алтмышта” дигән әйтем барын да онытмыйк.

Әлбәттә, боларны әйтү, язу, башкаларга сөйләү – җиңел. Әмма гамәлдә үтәү, үз өстебездә эшләү бик зур тырышлык, көч таләп итә. Иң авыр эш – кеше тәрбияләү, ә аннан да авыры – үз-үзебезне тәрбия кылу. Аллаһы Тәгалә бу изге эштә безгә ярдәмен, рәхмәтен бирсә иде. Безнең дөрес яшәвебез – киләчәк буын алдындагы бурычыбыз ул.

Тимергали хәзрәт Юлдашев,

“Салях” мәчете имам-хатыйбы

Фото: http://apastovo.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading