16+

Казандагы иң матур мәчет агачларга күмелеп калган

Казанның Фәткуллин урамы, 15 адресындагы “Әҗем” мәчете (Алтынчы җәмигъ мәчете) 1887-1890 еллар эчендә төзелгән.

Казандагы иң матур мәчет агачларга күмелеп калган

Казанның Фәткуллин урамы, 15 адресындагы “Әҗем” мәчете (Алтынчы җәмигъ мәчете) 1887-1890 еллар эчендә төзелгән.

“Агач тарих”ның гомере кыска
Иске Татар бистәсенең көньяк тарафында хаҗи Габделмәҗит Әбүбәкеров 1810 елда агачтан манарасыз мәчет салдыра. Мөселманнарга 40 ел дәвамында хезмәт иткән әлеге гыйбадәтханә бик кечкенә була.

Сәүдәгәр Мостафа Әҗемов 1850 елда агачтан инде манаралы мәчет төзетә. Ләкин, яңа агач гыйбадәтханәдә дә урын җитми. Апанаевларның, Китаевларның, Юнысовларның, Крестовниковларның сабын кайнату заводларында эшләүче мөселманнар гыйбадәтханәгә намаз укырга күпләп йөри. Мәхәллә тормышында лаеклы урын алып торган әлеге агач мәчетләр, кызганыч ки, сакланып калмаган. Алар искереп юкка чыккан, “агач тарих”ның гомере кыскарак шул.

Чынбарлыктагы әкият

Казан ханы Мөхәммәд Әминнең (ул 1518 елда вафат булган) кушаматы Әҗем (Иҗем) икәнлеге тарихта мәгълүм. Казан сәүдәгәрләре Әҗемовларның нәсел тамыры хан Мөхәммәд Әминнең кыз балалары ягыннан килергә мөмкин, дигән фараз да яши. Ханның ир балалары ягыннан нәсел дәвамчылары калмаган. 
Абруйлы сәүдәгәр Мортаза Мостафа улы Әҗемов 1887-1890 елларда хәзерге Фәткуллин урамында таштан мәчет төзетә, проект авторы билгесез. Агач өйләр арасыннан калкып чыккан әлеге бинаны халык “әкияттәге таш чәчәк” сыйфатында сокланып кабул итә. Мәчет Көнчыгыш Мавритания стилендә салынган булса да, манарасының ян кырыйга урнаштырылганлыгы белән ул татар гыйбадәтханәләренең төзелеш традициясен дәвам итә. Манараның нигез өлеше диаметры – 3 метр, шуңа да карамастан, манара биеклеккә 51 метрга кадәр күтәрелгән. Дивар күк-зәңгәр, ә түбә яшел төстә. Бизәлештә милли-романтик эклектика һәм шәрык архитектурасы үрнәкләре кулланылган. Коръән аятьләре ташка чокып язылган, үсемлек рәвешендәге бизәкләр төшерелгән. Манара диварындагы алты очлы йолдызлар игътибарны җәлеп итә. Алты очлы йолдызлар ислам символында “Сөләйман мөхере” дип йөртелә. Урта гасырлардан башлап яһүдләр дә алты очлы йолдызны үзләренә символ итеп алган. Яһүдләр аны “Соломон мөхере” (“Давид йолдызы”) дип атый. 

Казандагы төзү-төзекләндерү эшләрендә катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәреннән архитекторлар Александр Песке һәм Александр Ломан да җибәрелгән була. Шушы яһүд архитекторлары, үзләренең исемнәрен күрсәтмичә генә, “Әҗем” мәчетенең проектын эшләгән булулары бик ихтимал. Чөнки, диварны үсемлекләр, алты очлы йолдызлар, бау төеннәре, еланнар белән бизәү – болар яһүд архитекторлары алымы. Казандагы “Александров пассажы” бинасы моңа бер мисал.

Мәчет “кинотеатр”
Октябрь революциясеннән соң “Әҗем” мәчетенең тарихы кеше язмышларына тиң, дисәң дә ярый. Бирегә киномеханиклар мәктәбе урнаша, мәдәният хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары алып барыла. Мәчет бинасы 1950 елларда кинотеатр ролен дә үти. Совет чорында “Әҗем” мәчетенең искиткеч матур манарасын җимерү омтылышы да булган. Манараның ябык режимдагы “Радиоприбор” заводы коймасына терәлеп диярлек торуы җимерүдән саклап кала. Архитектор Рафыйк Билялов проекты буенча “Әҗем” мәчетенә 1990-1992 елларда төзекләндерү үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2000 елда Казан үзәгендәге биналарны карап чыкканда “Әҗем” мәчетен яхшылап төзекләндерү кирәклеген әйтә. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 31 миллион сум һәм “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи истәлек” проекты башлангычында федераль бюджеттан 73 миллион сум бирелә. Казандагы иң матур биналарның берсе булган “Әҗем” мәчете – федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading