16+

Эшсезләргә пособиене арттыралар

Киләсе елда эшсезлек буенча пособие 7,3 процентка артачак, дип белдергән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышында.

Киләсе елда эшсезлек буенча пособие 7,3 процентка артачак, дип белдергән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышында.

-    Эшсезлек буенча пособие күләме соңгы елларда беренче тапкыр индексацияләнәчәк. Элек бу пособие ел саен индексациягә бәйле булмаган рәвештә билгеләнә иде, хәзер бу законда каралган, — ди ул.

Шулай итеп, түләүләрнең максималь күләме 14 742 сум тәшкил итәчәк, дип белдерә министр. Пособиенең максималь күләменә даими эшләгән, әмма керемсез калган гражданнар дәгъва итә ала. Минималь күләм элек рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, озак вакыт даими эшләмәгән яки җитди сәбәпләр аркасында эштән куылган кешеләргә билгеләнә. 

Шул ук вакытта Кобяков билгеләп үткәнчә, илдә рекордлы түбән эшсезлекне исәпкә алып, пособиегә чыгымнар беркадәр кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading