16+

“Ул китү белән көн-көн түгел, төн-төн түгел”.

Бүгенге көндә Баулы шәһәре һәм районыннан 300 гә якын ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

“Ул китү белән көн-көн түгел, төн-төн түгел”.

Бүгенге көндә Баулы шәһәре һәм районыннан 300 гә якын ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Аларның 180е – мобилизация буенча, ә калганнары, үз теләкләре белән, контракт нигезендә киткән. Мобилизация белән китүчеләр арасында Новозареченск авылыннан Улыбка позывнойлы хәрби дә бар. Ул махсус операция игълан ителгәннең беренче көннәреннән үк, ил сагына баскан, пулеметчик хезмәтен үти. Без аның тормыш иптәше һәм балалары белән аралашты.

2022 елда игълан ителгән махсус хәрби операция бик күп гаиләләрнең тормышына, яшәешенә зур үзгәрешләр кертте. 

– Өч повестка килде безгә. Беренчесе сентябрьдә килде. Ирем шул вакытта ук ныклы карарга килгән иде, иң беренче сүзе “барам” булды, – дип сөйли хәрбинең тормыш иптәше Гөлназ. – Аннары ул повестканың срогын ике атнага озынайттылар. Әлегә кеше җитә, диделәр. Аннары икенче повестка килде. Октябрь башы иде. Хәрби комиссариатка барды, аннан аны тагын кирәкми, көтегез диеп кайтардылар. Ә без инде сентябрь аенда ук кирәк-яраклар әзерләп, юл сумкасын тутырып куйган идек. Шул зур сумка ирем киткәнче бүлмә почмагында торды. Бу көннәрдә күңелдә тынычлык булмады, ә 24 октябрьдә өченче повестка килде. Бусында инде китәргә тиеш иде.

Шулай итеп, баулылы 2022 елның октяберендә хәрби хезмәткә китә. Шул көннән алып, гаилә көтеп яши.

–  Иң кыены повестка килгәч дип уйлаган идем, ә иң кыены – озатып җибәрүе икән. Нык кыен булды. Озатуны мин дә, балалар да авыр кичердек, – ди Гөлназ. – Военкоматка баргач, аңа да кыен, мин дә үз-үземне кулда тота алмыйм, бер өзлексез елыйм. Аңа да терәк булырга кирәк дип уйлыйм. Башта нинди генә уйлар юк иде. Без бит бөтен эшне бергә эшләп өйрәнгән идек, кая барсак та гаиләбез белән бергә. Шуннан, ничек алга таба яшәргә дип уйладым. 2022 елның 24 октяберендә китте, мин бик озак шок хәлендә йөрдем. Аннары миңа танышларым, якыннарым балаларың бар бит, алар өчен үз-үзеңне кулга алу кирәк, диеп киңәш бирә башладылар. Ирем дә гел шулай әйтеп торды. Мин иң беренче эш итеп, машина йөртү таныклыгы алдым. Чөнки машинасыз бер кая да барып булмый. Ирем дә гел, укырга кирәк, дип әйтә иде. Баштагы мәлләрдә аның телефоны да элемтәдә иде. Аның белән көндез дә, төнлә дә сөйләшеп, киңәшләшеп тордык. Бер елдан соң элемтә начар була башлады. Тәҗрибә җыйгач, аны алгы сызыкларга да чыгара башладылар. Шуннан тагын да борчулы вакыт китте. Ике-өч көн шалтыратмаса, инде Аллаһы Тәгаләдән сорап, теләп йөри башлыйм. Шалтыратса ярар иде диеп. Мөмкинлек булса, бер смс хәбәр булса да яз диеп аңа да әйтеп торам һәрвакыт. Хәбәр килсә, исән- сау дигән сүз. 

Тормышта нинди генә хәлләр булса да, югалып калмаган, йөзендә елмаю булган Баулы хәрбиенә беренче көннәрдән үк Улыбка кушаматы тагылган. 

–Позывное – Улыбка. Нинди генә хис кичерсә дә, башта елмая ул. Хәтта аңа начар булса да гел елмая, – ди хәрбинең хатыны. – Эчендә ни генә булса да, кешегә елмаеп карый. Чынлап та дөрес һәм туры китереп әйткәннәр. Тормышта да туры килә, ул һәрвакыт позитив булып кала белә. Андагы хәлләрне дә бик сөйләми, барысы да яхшы дигән сүзләр белән чикләнә, безгә кайгырмаска куша һәм киресенчә, ул безнең өчен борчыла.
Хәрби хезмәт вакытында баулылы берничә тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Гаилә өчен иң бәхетле мизгел - улларын бергә җитәкләп мәктәпкә илтү булган. 

– Сентябрь башында ялга кайтып китте. Улыбызны беренче сыйныфка без бергәләп озатып кайттык. Безнең өчен иң бәхетле мизгелләр булды, – ди Гөлназ. – Шулай ук яңа ел чорына да кайтарга тырышкан иде ул. Ә улыбыз Илназны беренче сыйныфка озатыр өчен отпускын өч тапкыр кичектергән. Үз урынына башка егетләрне җибәргән. Бергә хезмәт үтүче егетләр дә берсе Азнакай ягыннан, берсе Бөгелмә якларыннан, алар бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп торалар.

Хәрби һәм аның хатыны сүзләренчә, дәүләт тарафыннан түләүләр вакытында килә, ризык, кием һәм корал җитәрлек.

– Өйдән балаларның хатларын еш сорый ул. Кием, ашау җитәрлек диеп язып тора. Шуңа без тыныч, – ди хәрбинең гаиләсе. – Ниндидер кирәк әйбер була икән, мин аны үзем алып посылка белән җибәрәм. Гадәттә, җылы носкилар, шәхси әйберләрен салам. Ә күбрәк ул балаларның хатларын, ясаган рәсемнәрен, өйдә мин әзерләгән тозлы кыяр, салатлар кебек әйберләрне җибәрергә куша. 

Кечкенә Илназ мәктәптән кайтып, өй эшләрен тизрәк эшли дә, әтисенә җибәрер өчен рәсем ясарга утыра. Рәсемнәрне дә тырышып, әтисенә ошарлык итеп ясый, еш кына аның рәсемнәрендә әтисе, аларның гаиләсенең бергә вакыты гәүдәләнә.

–Әле язарга өйрәнеп кенә киләбез, шуңа күрә Илназ рәсем ясый инде. Аннары әтисе шул рәсемнәрне алганын әйтеп фото җибәрә, мөмкинлек булса, видеоэлемтәгә дә чыга, видео гына да төшереп җибәрә. Илназ да әтисенә ясаган рәсемен башта аңа күрсәтә, ошыймы, юкмы икәнен сорый, – дип сөйли хәрбинең тормыш иптәше. – Узган ел 23 февральгә багышлап ясаган рәсемен дә башта видео аша күрсәтте, аларның аралашканнарын карап, үзем елап бетәм мин. Андый вакытларыбыз күп. Улыбызга әтисенең иң кирәк чагы. Ул аны ничек итеп көткәнен, ярату сүзләрен әйтеп юатканын, әтисе белән горурланганын ишетсәгез икән! Менә шундый күңел тулган мизгелләр бездә еш була. Әтисе ялга кайткач та, күрешү белән баланың беренче соравы: “Әти, син башка китмисең бит, әйеме? Син бит бөтенләйгә кайттың?”.

Гөлназның күзләре яшьләнә. Ул бераз тынычлансын өчен балалар белән аралашам. 

– Минем әтием танкта йөри. Безгә фотолар, видеолар җибәрә. Без аны карыйбыз, – ди кечкенә Илназ әтисе турында. – Мин аныкы кебек танк ясый беләм.

Әтием шундый зур танкта йөри!

–Без әтине бик көтәбез, аны яратабыз, – ди өлкән кызлары Аделина. – Илназ энем рәсем ясаса, мин хат язам. Аны бер посылкага салып җибәрәбез. Аңа үз кулларыбыз белән ясаган сюрпризларны да җибәрәбез. Мин аңа ачкычлар беркетү өчен, саклаучы (оберег) брелок ясап җибәргән идем. Ул аны эчке түш кесәсенә тагып йөри. Минем бүләгем аңа ошагач, миңа да рәхәт. Аның тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Нишли, нәрсә ашаган, салкын түгелме икәнен гел сорап, кызыксынып торабыз. 

Хәрбинең тормыш иптәше Гөлназ сүзләренчә, сугыш нинди генә кешене дә үзгәртергә сәләтле. 

–Соңгы кайтуында ул уйчанланыбрак калган кебек тоелды. Кайткан көннәрендә әле бик сизелми, өйдә кешеләр була, үзебез гел кунакка йөрибез, ә китәренә берничә көн кала, ул башка төрлегә әйләнә. Аның кешеләр белән бик аралашасы килми, күбрәк өйдә, гаилә белән генә буласы килә башлый. Кайту белән бер-ике көн тамагыннан аш үтми аның. Аннары күбрәк токмачлы аш пешертә. Өй ризыкларын сагынып кайта инде ул, – ди Гөлназ. – Кайткач, йоклавын да начар йоклый. Беренче отпускка кайткач, 2-3 көн бөтенләй йокламады да кебек. Йокласа да, уяу. Бу китүендә бронижилетлар алып китте. Бер ноктадан икенче ноктага күчкән вакытта шул бронижилет булуы гына коткарып калуын әйтте. 

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәч, Баулы егетенә хәрби хезмәттә алган күнегүләр, тәҗрибәсе дә ярдәм иткән.

–Ирем 2005-2007 елларда Воронежда Россия кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Ул пулемётчик. Махсус хәрби операция зонасында да шул ук вазыйфаны башкара. 

Гөлназ сүзләренчә, махсус хәрби операция башлану алар тормышына күп вакыйгалар, үзгәрешләр керткән. Алда әйтеп үткәнчә, хуҗабикә үзе машина йөртү таныклыгына укырга мәҗбүр булган. Ә икенче яңалык – дистә еллар бергә яшәгәннән соң алар рәсми рәвештә язылышканнар.

– Шулай язылышмыйча гына яши идек. Миңа никтер ЗАГСтан кәгазь кирәкмәде кебек, – дип елмая ул. – Ә мобилизациягә эләгеп, кулына повестка килеп кергәч, иремнең беренче уе шул булды – ЗАГСка барып язылышу. Безне озак көттермәделәр, бару белән язылышу кәгазен алдык. Рәсми рәвештә никахыбызны теркәдек. Бу – иремнең теләге булды.   

Гаилә башлыгы ялга кайткан арада гаилә вакытны бергә үткәрә. Ул киткәч, фронттан килгән видеолар, фотоларны карап юаналар, горурланалар. Әтиләре хәрби хезмәткә киткәч моңсуланып калган балаларга әниләре куян баласы да алган. Аделина белән Илназ куян турында сөйләп тә әтиләренә хат яза икән хәзер. 

Индира Сәйфуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading