16+

Беренче “свидание”дә кем түләргә тиеш?

Күпләр счетны ябу ир-атның бурычы дип санаса, берәүләр бүлеп яки кем чакырган – түләү шуның өстендә, ди.

Беренче “свидание”дә кем түләргә тиеш?

Күпләр счетны ябу ир-атның бурычы дип санаса, берәүләр бүлеп яки кем чакырган – түләү шуның өстендә, ди.

“Известия” газетасының мәгълүмат порталыннан алынган сораштыру нәтиҗәләренә ышансак, һәр унынчы россияле очрашу алдыннан чыгымнар мәсьәләсе хакында фикер алышуны мөһим дип саный. Хатын-кыз респондентларның 70 процентка якыны, әгәр ир-ат кичке аш өчен счетны бүлергә тәкъдим итсә, аңа карата кызыксынуны югалтачагын, ә 4 процент үзен кимсетелгән итеп хис итәчәген белдергән. 17 процент җавап кайтаручы хатын-кызга исә вакыйганың мондый агымы берничек тә комачауламаячак, ә һәр унынчы гүзәл зат уңай фикердә булачак. Мондый күренеш мөнәсәбәтләргә заманча караш, дип ассызыклый алар.
Сүз уңаеннан, беренче “свидание”дә кем түләргә тиешлеге хакында төрле буын вәкиленең үз фикере бар. Мәсәлән, Х буын ир-атларының (якынча 1965 елдан алып 1980 елга кадәр туган кешеләр) 5 проценты гына исәп-хисапны хатын-кыз белән бүлешергә әзер. Шул ук вакытта зумерлар арасында (1997 елдан соң туган кешеләр) сораштырылучыларның 14 проценты 50/50 итеп түләүне нормаль күренеш дип саный. Хатын-кызлар белән дә шул ук хәл: исәп-хисапны аерым түләү өчен Х буын респондентларның 9 проценты гына чыгыш ясый, ә зумерлар арасында мондый караштагы гүзәл затлар 15 процентны тәшкил итә. 
Саннар белән эшне хәл иттек, хәзер аргументларга күчик. Безгә таныш шәхесләребез бу четерекле темага карата нинди фикердә? Аларның беренче “свидание”ләрендә кем түләгән?

Зәйнәб Фәрхетдинова, җырчы: 
-    Зөфәр белән беренче “свидание” ресторан-кафе ише җирдә узмады, счетлар бүлешеп утырмадык. Хәзер яшьләр кем түләргә тиеш һәм тиеш түгел икәнен үзләре беләдер. Безнең илдә, гадәттә, беренче очрашуга ир-егетләр чакыра. Кызларның “әйдә, “свидание”гә барабыз”, - дип дәшкәннәрен күргәнем юк, менталитетка бәйледер бу. Очрашулардагы исәп-хисапны да егет үз өстенә алырга тиеш, әлбәттә.

Ризат Рамазанов, җырчы: 
-    Зинира белән беренче “свидание” Камал  театрында узды. Спектакль караганнан соң, Кабан күле ярында минем курткама утырып, “фри” бәрәңгесе, гамбургер ашадык, коктейль эчтек. Әлбәттә, сөйгән ярымны үзем сыйладым. Элек-электән “кавалер”лар “дама”лары өчен үзләре түләгән, шулай булырга тиеш дип саныйм, тик хәзер яшьләр башкачарак фикер йөртә бугай. Кызлар беренче очрашуда үзләре түләгән очраклар да аз түгел. Шунысы кызык, укыган вакытта мин баллы ризыкка акча жәлли идем. Тәнәфес вакытында Зинира каһвә белән шоколад алса, урталай бүлеп миңа бирә иде. Шулай сыйлаган булып чыга инде. Зинира да, мин дә “свидание”дә счетны ир-ат ябарга тиеш дип саныйбыз.

Альбина Салаватуллина, “Татар радиосы”нда яңалыклар мөхәррире: 
-    Беренче “свидание”нең беренче икәнен белми дә калдым. Шуңа күрә кафеда түләүне 50/50 итеп бүлүебезгә дә мораль яктан әзер идем. Мин: “Үзем өчен үзем түлим”, - дип бик озак бәхәсләшкәннән соң, счетны егет япты. Шулай киремне сукалап, уртак фикергә килә алмыйча, фильмга кермичә кинотеатрдан чыгып киткән чак та булды хәтта. Кем чакыра, шул түләргә тиеш, минемчә. Гадәттә, егетләр чакыра, шуңа күрә рәхәтләнеп түләсеннәр. Гомумән, ир-ат беренче “свидание”дә үк түләүне кыз җилкәсенә атып калдыра икән, димәк, бу – кызыл флаг. Андый егетләр белән йөрү иртәме-соңмы аңлашылмаучанлык белән тәмамлана!

Шунысы мөһим – финанс карарларын һәркем үзе хәл итә. Башка кешеләр сезнең кебек үк фикер йөртә һәм ситуацияләрдә сезнең кебек нәтиҗәләр ясый, дип көтәргә кирәкми. Барысы да индивидуаль!

Беренче “свидание”дә аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен алдан ук түләүнең нинди варианты уңайлы икәнен уртага салып сөйләшергә, фикер алышырга киңәш итәбез. Шулай итеп, сез уңайсыз хәлләрдән качачаксыз һәм очрашудан тулысынча ләззәт алачаксыз. 

Фото: ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading