16+

Казанны күрмәгән кеше Россиягә бәяләмә чыгара алмый

Татарстан башкаласы – Казанда 22-24 октябрьләрдә узачак БРИКС саммитына 33 илдән делегацияләр көтелә, шулардан 24 илдән ил башлыклары шәхсән үзләре килә.

Казанны күрмәгән кеше Россиягә бәяләмә чыгара алмый

Татарстан башкаласы – Казанда 22-24 октябрьләрдә узачак БРИКС саммитына 33 илдән делегацияләр көтелә, шулардан 24 илдән ил башлыклары шәхсән үзләре килә.

Китәсе түгел,  каласы

– Россия Президенты Владимир Путинның 2023 елның 3 апрелендәге указы нигезендә, БРИКС саммитын үткәрү урыны итеп Казан билгеләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикада да оештыру комитеты төзелде һәм 1,5 ел элек әзерлек эшләренә керешелде. Саммитта илләр делегацияләреннән тыш, 6 халыкара оешма вәкилләре һәм БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш үзе дә катнашачак. Төп чаралар “Казан Экспо”да, Казан Кремлендә, Казан Ратушасында һәм “Казан” халыкара аэропортында барачак. Татарстанның, хәтта, Россиянең мондый колачлардагы делегацияләрне кабул иткәне булмады. БРИКС саммиты – оныкларга сөйләрлек тарихи вакыйга. Шунлыктан, безнең барчабызга да зур бәйрәмнең шаһитлары булуыбызга шатланырга, моменттан файдаланып калырга кирәк. Әлбәттә инде, мондый зур халыкара чарада иминлек мәсьәләсе мөһим. Шәһәр үзәгендәге учреждениеләр эшчәнлеге, ВУЗларда уку дистанцион режимга күчереп торылды. Халыкка Казаннан вакытлыча китеп торырга кушу чик-чамадан уздырып җибәрелгән гамәл булыр иде. Китәсе түгел, ләкин билгеле бер чикләүләр кертеләч. Аэропорт, “Казан-1”, “Казан-2” тимер юл вокзаллары гадәттәге режимда эшли. Аэропортка 2-3 сәгать алданрак килеп тору зарур, – диде Татарстан Премьер-министры урындасары – Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Шамил Гафаров: ”Чит илләр делегацияләренә бүләкләр федераль үзәк белән килештерелеп әзерләнде. Түбәтәйләр һәм калфаклар бирү каралмады. Кайберәүләргә түбәтәй кидерү килешми. “Киләчәк уеннары” халыкара спорт ярышында җиңүчеләргә түбәтәйләр бүләк ителгән иде”, – диде. 
 

Казанга зур “аутрич”
Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев сөйләгәнчә, Кытай Халык Республикасының дәүләт эшлеклесе “Казанны күрмичә, Россияне белеп булмый”, дип әйткән. Татарстан икътисады тотрыклы үсештә, республикада төрле милләт вәкилләре дус яши, диннәр арасында татулык хөкем сөрә.

– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин саммитны үткәрү урыны итеп Казанны сайлап, республикабызга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерде. Саммитта БРИКС оешмасы әгъзасы булмаган илләр катнашында да БРИКС плюс/аутрич киңәшмәләре узачак. Казан өчен бик файдага бу халыкара чара, башкаланың БРИКС илләре белән икътисад, мәдәният, туристлык, ВУЗ элемтәләре көчәячәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның берничә ил башлыгы белән очрашуын оештыру мәсьәләләре карала. Ул аэропортта һәр ил башлыгын каршы алачак һәм “аягүрә” сөйләшеп алулар булачак, – диде Игорь Савельев.

БРИКС оешмасында 10 ил әгъза булып тора, кызыксынучы һәм оешмага әгъза булып керегә теләүче илләр бар. Казандагы саммитта БРИКС плюс/аутрич киңәшмәсе нәкъ менә кызыксынучы илләр делегацияләре катнашында булачак. Анда илләр арасында товар әйләнешен үстерү мәсьәләсе карала, теге яки бу илнең сәнәгать куәтләренә “аутрич”, ягъни пропаганда ясала. 

Кемгә – саммит, кемгә – каникул
Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сөйләгәнчә, БРИКС саммитына бәйле рәвештә шәһәр үзәгендә шактый урамнарда хәрәкәт вакытлыча чикләнә. Мәктәпләрдә көзге каникул игълан ителде, мәдәният учреждениеләре эшчәнлекләрен туктатып тора, балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә эшли. Бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен исәп-хисап ясала. 19-24 октябрьләрдә каршеринг, кикшеринг һәм велошеринг хезмәте күрсәтелми. 

– Саммит барган көннәрдә Казанда товар һәм бензин кытлыгы булмаячак. Товарлар һәм чималлар төнге сәгатьләрдә китерелә. Сәламәтлек саклау учреждениеләре гадәттәге режимда эшли. Шәһәр үзәгендә яшәүчеләрнең үзләре белән паспортлары булуы шат. Үзәктәге урамнарга транспортта керү вакытлыча чикләнәчәк, шунлыктан, автомобильләрне куеп торып, метродан һәм җәмәгать транспортыннан куллану яхшы булыр. Казанда шимбә көннәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә уздырыла, – диде Рөстәм Гафаров.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Александр Мищихин сүзләренә караганда, саммит барган көннәрдә иминлеккә нык игътибар биреләчәк.

–Хәрәкәт чикләүләре вакытлыча гына кертелә, шунлыктан, моны аңлап кабул итү кирәк, – диде Александр Мищихин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading