16+

Кеше мактасын дип укылган намаз өчен бернинди савап язылмый

Пәйгамбәребез безгә кече ширектән сакланырга кушкан. Нәрсә соң ул кече ширек? “Сәлах” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ безгә шуның турында сөйләде.

Кеше мактасын дип укылган намаз өчен бернинди савап язылмый

Пәйгамбәребез безгә кече ширектән сакланырга кушкан. Нәрсә соң ул кече ширек? “Сәлах” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ безгә шуның турында сөйләде.

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәхабәләргә: “Сез курка торган нәрсәләрнең иң куркынычы – кечкенә ширек”, – ди. Нәрсә соң ул дип сорагач, “Ул рия – гамәлләрне башкалар күрсен өчен эшләү”, – дигән. Кыямәт көнендә гамәлләрен рия белән кылган адәм баласы Аллаһның рәхмәтен көтеп торганда, Ул аңа, моны кем ризалыгы өчен кылдыгыз, әҗерен шуңардан сорагыз, ди. Ягъни без намазларыбызны, уразаларыбыз һәм башка гамәлләребезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен эшләргә тиешбез һәм әҗерен дә Ул бирә. Ә башкалар күрсен дип эшләүче кыямәт көнендә хурлыкка калачак. Рия ул чынлап та бик куркыныч әйбер. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Кайгы-хәсрәт булсын намазларын рия белән укучыларга”, – ди. Димәк, кеше мактасын дип укылган намаз өчен бернинди савап язылмый, чөнки алар ихластан кылынмаган. Адәм баласы яшерен килеш, кешегә күрсәтмичә бер изгелек кылса, уң ягындагы фәрештәсе аңа 700 әҗер язарга мөмкин. Әгәр шуны бер генә кешегә мактанып сөйләсә дә, әҗернең 699ы шул вакытта ук сөртелеп, бер генә кала. Әгәр дә тагын да мактанып йөрсә, шул берсе дә сөртелеп, сул як фәрештәсе “рия кылды” дип язып куячак. Сәдаканың да сул кулың белмичә уң кулың белән биргәне күпкә хәерлерәк һәм саваплырак. Кеше күрсен дип бирдеңме – риялык була.

– Социаль челтәрләрдә ятим балаларга бүләкләр бирүебез, ураза тоту, намаз уку турында күп сөйлибез, фотолар куябыз. Бу да рияга кермиме?
–  Бөтенесе дә нияттән тора. Пәйгамбәребез янына бер кеше килә дә, йә рәсүлуллаһ, мин хәзер бер гамәлне яшереп башкарам, чөнки аны кешеләрнең белеп алуыннан куркам, мондый гамәл өчен савап булырмы, дип сорый. Синең өчен икесендә дә әҗер бар, ди Аллаһ илчесе. Берсе шул гамәлен ихластан яшереп кылганы өчен, икенчесе – башкаларга күрсәтеп, аларны үзенә ияртеп, үрнәк күрсәткәнгә. Кеше берәр сөннәтне, ягъни игелекле гамәлне торгызып, башкаларны шуңа өндәсә, савап языла. Әгәр дә мактану ниятеннән булмаса.

– Дөньялык өчен риядан йөрүче кешеләрне нинди җәза көтә?
– Кыямәт көнендә әҗерсез һәм Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм кала. Кыскасы, банкрот була, ягъни кыямәт көненә уразалы, намазлы, зәкятле булып, гыйбадәтләр белән килеп, аларны исхластан эшләмәгәне өчен, риядан саналып, бернәрсәсез кала. Моңардан да зур газап булмаячак.

– Матур киенергә ярату да рия буламы?
Пәйгамбәребез, Аллаһы Тәгалә матурлыкны ярата, ди. Намаз укыганда да без матур кием кияргә тиеш. Менә миндә нинди матур кием дип тәкәбберләнеп йөрү исә гөнаһ. Мөхәммәд Пәйгамбәр: “Тәкәббер кешеләр Кыямәт көнендә кырмыска зурлыгында”, – булыр ди.

– Кешегә акыл сатып, үзе аның киресен эшләү дә рияга керәме?
– Анысы икенче хөкем була. Пәйгамбәребез: “И иманлы бәндәләр, үзегез сөйлисез, әмма шуны үтәмисез”, – ди. Аллаһы Тәгаләнең иң югары ачуына лаек булган кешеләр алар – сөйләгәннәрен үтәмәүчеләр. Кыямәт көнендә ул кешене җәһәннәмгә атарлар.

– Димәк, без бөтен гамәлләребезне кешеләрдән мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетүне, олылау-зурлауны өмет итмичә, Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга тиешбез.
– Кешенең бөтен гамәлендә ихлас булуы шарт. Дин ул ихласлылык, нәсыйхәт. Коръәндә дә: “Аллаһы Тәгалә гамәлләрне ихлас күңел белән кылучыларны ярата”, – диелә. Без Аллаһка, Аның Китабына, Пәйгамбәрләргә һәм галимнәргә, гомумән барча мөселманнарга карата ихлас булырга тиеш. Ихласлыкка ирешү өчен исә ниятеңне гел дөресләп тору зарур.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading