Әгәр дә мөселман кешесе үзендә сабырлык сыйфатын булдырса, ул аңа дөньясы өчен дә, ахирәте өчен дә бик күп файда китерәчәк.
Динебездә сабырлык һәм түземлелек турында бик күп әйтелә. Имам Әхмәд болай дигән: «Аллаһы Тәгалә сабырлыкның фазыйләтен Коръәндә 90га якын җирдә зикер итә». Әгәр Аллаһы Тәгалә Коръәндә берәр нәрсәнең өстенлеген шулай күп мәртәбәләр зикер итә, кабатлап тора икән, димәк, ул аның әһәмиятен ассызыклый.
Аллаһы Тәгалә сабыр булучыларны мактый: «Дөреслектә, Аллаһ – сабыр булучылар белән» («Бәкара» сүрәсе, 153нче аять). «Сабыр булучыларны шатландыр» («Бәкара» сүрәсе, 155нче аять). «Аллаһ сабыр булучыларны ярата» («Гыймран» сүрәсе, 146нчы аять). «Сабыр итүчеләргә генә хисапсыз әҗерләр бирелер» («Зүмәра» сүрәсе, 10нчы аять).
Чыннан да, кардәшләрем, мөселман кешесенә тормышында изгелекләр эшләргә дә, Аллаһка итәгать итәргә дә, гыйбадәт кылыр өчен дә сабырлык кирәк. Мәчеткә килеп утырып, сәгатьләр буе дәрес алырга яки вәгазь тыңлау да сабырлык сорый. Мәчеттә хәзрәтнең авызына гына карап, бер сәгать буе телефонны кулга да алмыйча утырып кара әле син?! Бигрәк тә яшьләребезгә... Иртә белән татлы йокыдан уяну, салкын су белән тәһарәт алу һәм намазга басу өчен дә нинди зур сабырлык таләп ителә бит. Рамазан аенда да тәмле ризыктан баш тартып, аерылып торыр өчен нинди түземлелек кирәк! Һәм, әлбәттә, гөнаһлардан тыелып тору өчен дә сабырлык сорала.
Кешенең кайчак гөнаһлы гамәлләр кыласы, әйтик, исерткеч эчемлек эчәсе яки тәмәке тартасы килеп китә. Әмма Аллаһ аларны хәрәм диде, андый гөнаһлы эшләр белән мавыгучыларны ләгьнәт кылам, диде. Шуңа да кеше Аллаһ ризалыгы өчен түзә, Аның ләгънәтеннән, газабыннан курка. Тагын шунысы да бар: берәр гөнаһтан тукталсаң, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирәчәк, шушы сабырлык өчен ахирәттә яхшылык белән кайтарачак. Ягъни гөнаһтан тыелып калу өчен дә түземлек кирәк безгә.
Аллаһның биргән тәкъдиренә дә сабырлык кирәк, җәмәгать. Берәр бәла-каза ирешә икән, сынау килсә, сәламәтлек какшаса, башка төрле хәвеф-хәтәргә юлыксак, монда шулай ук ризасызлык күрсәтмичә, бу тәкъдир Аллаһы Тәгаләдән дип, сабырлык күрсәтү мөһим.
Беренчедән, мөселман кешесе белергә тиеш: аның белән ни генә булмасын, ул Аллаһның теләве буенча башкарыла. Берәр кеше безгә зыян салды, орышты, рәнҗетте, ди, бу кеше – сәбәпче генә. Төп сәбәп – Аллаһ. Әлеге начарлыкны Аллаһы Тәгалә ниндидер бер хикмәт белән бирә, бәлки иманыбызны сынап карыйсы киләдер, яки ниндидер гөнаһны ярлыклау өчен кирәктер бу авырлык. Чөнки без беләбез: сынау килсә, гөнаһларыбыз гафу ителә. «Тәквир» сүрәсенең 29нчы аятенә күз салсак, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Тик сез моны һич телəмəссез – əгəр галəмнəрнең Раббысы булган Аллаһ телəмəсə». Димәк, сиңа берәр кеше зыян салса, моның артында Аллаһы Тәгалә тора, Ул, ниндидер хикмәт белән, бу кешене сиңа җибәргән. Әгәр дә без шуны аңласак, бу сынауны кичерү, аңа сабыр итү үзебезгә үк җиңелрәк булачак.
Кайвакыт авырып китәбез. Табибларга йөрибез, система куялар, укол кадыйлар, дәва бирәләр, массаж ясыйлар. Әмма дәваланып бетеп булмый, һаман шифа килми, нәтиҗә юк. Менә монда да «шул дәва белән чир арасында гөнаһ тора» икән. Әгәр дә адәм баласы шушы гөнаһын аңлап, тәүбәгә килеп, истигъфар кылып, изгелек юлына басмаса, күпме генә дәваланса да, ул чирдән арына алмаска мөмкин. Димәк, бер сәбәп бар монда, искә төшерсен әле бу бәндә шушы чиргә хәтле булган кыланмышларын. Иң беренче чиратта, тәүбә кылырга кирәк. Әгәр дә явызлыктан соң кеше Аллаһка тәүбә белән килми икән, бу халәттән ул мәңге чыга алмаячак. Һәм шушы гөнаһыннан туктап, истигъфарлар кылып, Аллаһ юлына баскач, намаз укый, изгелек кыла башлагач кына аякка баса, йөреп китә.
Менә шуңа да безгә уйланырга кирәк – әгәр дә берәр проблемадан чыга алмыйбыз икән, тәүбә белән истигъфар кылмыйча, изгелек һәм игелек юлына басмыйча, без бу чокырдан чыга алмаячакбыз. Шуңа да безгә бу мәсьәләдә бик игътибарлы булырга кирәк. Бүгенге көндә күбебез шушы чокырда ята, тыпырчына, сәбәбен кыла, әмма бар җиһанның Хуҗасы барлыгын оныта. Аллаһы Тәгаләнең «Бул!» дигән әмере килми икән, беребез дә дәвалана да алмый, проблемалардан да башы чыкмый. Ә Ул «Бул!» дип әйтсен өчен, хаталарны аңлап, тәүбәгә килеп, Аллаһка ялварырга, Аңа сәҗдә кылырга кирәк. «Бәкара» сүрәсенең 286нчы аятендә әйтелә: «Аллаһы Тәгалә адәм баласына күтәрә алмаслык йөкне йөкләми». Әгәр Ул сабыр итүне хәерле ди икән, димәк, без бу гамәлне кылырга тиеш, әмма үзебезнең тәкъвалык зәгыйфь булу, гыйлем, аңлау дәрәҗәбез бик түбән булу сәбәпле, без аны эшләмибез. Фәлсәфәгә бирелеп, алай була алмый, дибез.
Әмма, була алмый дип әйтүдән сакланырга кирәк. Мин булдыра алмыйм, дияргә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән икән, димәк, аны тәкъва мөселманнар булдыра ала. Әле мин ул дәрәҗәгә җитмәдем, әле минем тәкъвалыгым куәтле баскычка күтәрелмәгән дигән аңлау булырга тиеш бездә. Һәм дога кылып: «И Раббым бер Аллаһ, сынау килде, уфтанмыйча, Синнән булган тәкъдиргә түземлелек күрсәтергә көч-куәт бирсәң иде», – дип, Аллаһтан сорарга кирәк. Шулай ук, «Гыймран» сүрәсенең 134нче аятендә дә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сабыр бул һәм кешеләрне гафу итүчән бул, сиңа зыян салсалар да, чөнки Аллаһы Тәгалә шушындый игелекле кешеләрне ярата», – ди. Аллаһның яратуына ирешергә теләсәк, гафу итә белергә кирәк икән.
Тагын бер сәбәп бар. Аллаһы Тәгалә гафу итүчеләрне ярата. Ни өченме? Чөнки Ул Үзе гафу итәргә ярата. Аның исемнәре бар: Әл-Тәүүәб – тәүбәләрне кабул итүче. Әл-Гаффур – гафу итүче. Һәм Аллаһы Тәгалә Үзенең колларында да гафу итүчәнлек сыфатлары булуны ярата. Син кешеләрне гафу итсәң, Аллаһы Тәгалә синең дә кимчелекләреңне, гөнаһларыңны гафу итә. Менә шушы сәбәпләрне истә тотсак, безгә кешеләр зыян салса да, ул әлеге сынауларны җиңел генә кичерергә ярдәм итәр.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم дә бик нык сыналган, аңа кешеләр тарафыннан күп зыян, золымлык кылынган. Кәгъбәтулла янында сәҗдәгә киткәндә, Мәккә мөшрикләре аның өстенә үләксә, эчәгеләр куялар. Коточкыч явызлык! Һәм тагын да авыррагы – Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم үз туганнары, үз кавеме иң яхшы башкисәрләрне чакыртып, аны үтерергә әмер бирәләр. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم инде Мәккәне яулап алгач, шундый кешеләрнең берсенә дә үч итми, кичерә. Чөнки үзенә кылынган һөҗүмне кичерә, гафу итә торган булган. Бары тик дин өчен генә Аның ачуы чыккан. Әгәр дә дингә каршы берәр сүз әйтсәләр, ул динне яклап чыга торган булган. Бары Аллаһ хакы өчен булганда гына ачуланган. Менә безне шулай авылдан, районыбыздан куып чыгарсалар һәм көннәрдән бер көнне бирегә шундый гаскәр белән кайтсак, без нишләр идек? Хәтта уйларга да куркыныч! Ә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم берсенә дә тимәгән, кичергән. Бу динебезнең рәхимлеген дә күрсәтә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم берсенә дә үч сакламый. «Әхзаб» сүрәсендә: «Сезнең өчен Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم иң күркәм үрнәк булды», – ди.
«Гыймран» сүрәсенең 146нчы аятендә Аллаһы Тәгалә сабыр, түземлелек күрсәтүчеләрне яратам, ди. Нәрсә дигән сүз бу? Әгәр дә без шушы сыйфатны үзебездә тәрбияли алабыз икән, димәк, Аллаһы Тәгалә вәгъдә бирә: «Яратачакмын, Мин аның белән», – ди. Ничек итеп? Аллаһы Тәгалә догаларыбызга җавап биреп тора, һәрчак ярдәм итә, саклый. Әгәр дә безгә югары кәнәфидә утыручы берәр абзый: «Мин сине яратам, хөрмәт итәм. Нәрсә генә булмасын, мин синең белән, ярдәм итәм», – ди икән, башыбыз күккә тия. Шалтыратабыз, ә абзый проблемабызны хәл итә, нәрсә генә булмасын, ярдәм итә.
Ә безгә Галәмнәрнең Хуҗасы, бөтен миллиардерларның, түрәләрнең Хуҗасы, теләсә, бөтен дөньяның нигьмәтен алып, сусыз да, ризыксыз да калдыра алучы бар нәрсәгә кодрәтле Аллаһы Тәгалә вәгьдә бирә: «Мин яратам, түземлелек күрсәткән кешеләр белән булам». Аллаһка күбрәк якынайган саен, хәләлне хәләл иткән саен, Аңа күбрәк сәҗдә кылган саен, Аллаһы Тәгалә шулхәтле ярдәмгә килә, шаккатасың хәтта. Кайвакытта хәтта дога кылырга да өлгермисең, бары ният кенә кыласың, Аллаһ инде җавабын әзерләгән була.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم дә бер хәдисендә әйткән: «Сабырлык – иманның яртысыдыр» )Хәким риваяте). «Мөэминнең халәте – гаҗәеп. Һәм шушы халәт бары тик мөэмингә генә хас. Берәр хәерлелек ирешсә, ул шөкер итә һәм ул аңа хәерле була; ә берәр сынау килсә, сабырлык күрсәтә һәм ул да аңа хәерле була, бу хәерлелек бар тик мөэмингә генә хас», – ди Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم (Мүснәд Имам Әхмәд). Менә бу хәдистән чыгып, галимнәр әйтәләр: ”Иман ике өлештән тора: шөкер итү һәм сабыр булу.”
Бүгенге көндә күбебез хәзинәдә барына канәгать булмыйча, гел зарланабыз. Аягыбыз йөри, күзебез күрә, «һаман авырыйм инде» дибез. Миңа бер гаиләдә булырга туры килде. Апа кеше, ике баласы бар. Аллаһы Тәгалә сынаган, әҗерләрен бирсен, намазга баскан. Шушы сабырлыгы сәбәпле, Аллаһы Тәгалә җәннәтле итсен. Йөри алмый, бер кулы эшләми үзенең, әмма һәр туган яңа көн өчен шатланып утыра, «Әлхәмдүлиллаһ, әле исән калдым. Күзем инде күрмәстер, дип уйлаган идем, операциядән чыкканда бармагымны да күрә алмый идем. Әлхәмдүлиллаһ, күзем күрә, тотынып кына булса да, бер-ике адым атлый алам, бер кулым эшләмәсә дә, икенче кулым белән тотып ашый алам», – ди ул. Шатланып утыра, һич зарлану сүзе юк. Әлхәмдүлиллаһ дип, шөкер итә. Ә бит бүгенге көндә күпме кеше үз аягында йөри, күзләре күрә, кашык тотып ашый ала, әмма авызларында гел зарлану сүзе. Аллаһы Тәгалә безгә инде 14 гасыр элек үк аятен иңдергән: «Колларымның бик азы гына шөкер итүчеләр булыр», – дип. Чынлап та шулай икән.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйткән: «Үзегездән югарыдагыларга түгел, ә түбән булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһы биргән нигъмәтләрне ким итеп күрмәскә булышыр» (Мөслим риваяте).
Сабыр итүнең тагын бер шундый файдасы бар: кемдер сиңа зыян салып, син эндәшмичә калсаң, үзеңне күп кенә бәладән саклап каласың. Бер танышым сөйләде: «Төзелештән КамАЗда кайттым, күршенең капка төбендә әзрәк кенә батып, чокыр ясалды. Күршем чыкты да котыра башлады. Минем дә моңа ачу чыкты. Югыйсә ачуланырга ярамаганын да беләм. Әмма шайтан котыртуы инде – тел генә түгел, аяк-кул да эшкә җигелде. Икенче көнне бу күрше, полиция бүлегенә барып язам, дип куркыта башлады, 500 мең бирсәң, гафу итәм, дип акча да кыса башлады. Сабыр гына итеп каласы иде бит шунда. Сабырсызлык нәтиҗәсендә бу кечкенә эш зурга китте».
Менә карагыз, шул вакытта түземлелек күрсәтеп, авыр булса да, Аллаһы Тәгаләнең шушы аятьләрен истә тотып, «гафу итегез, тигезләп куярмын, әзрәк бер-ике чиләк вак таш та сибеп куярмын » дип әйткән булса, мондый проблема килеп чыкмас иде. Кайчак матур сүзеңне жәлләп, үзеңне үк проблемаларга юлыктырасың. Әгәр аятьләрне, шушы киңәшләрне истә тотып, аларны гамәлдә куллана алсак, җәмгыятьтә кеше белән үзара мөнәсәбәтләрне җиңел генә җайлап җибәрә алырбыз.
Барчабызга да Аллаһы Тәгалә шушы аятьләрне, хәдисләрне аңлау, хакыйкый төшенү һәм шуларга таянып яшәү бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә безне сынаса да, сабыр булсак иде. Шушы сынаулар аша Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкасын иде. Гөнаһларыбызга кәффәрәт кылсын. Ул Әл-Хәффиз – саклаучы, яклаучы. Шушы изгелекләребез сәбәпле, безне барча афәтләрдән, мәкерле, явыз кешеләрдән Үзе сакласын.
Юлларыбызда һәрвакытта да хәерле, ярдәмчел кешеләр генә очрасын иде, һәм юлларда йөргәндә дә Аллаһы Тәгалә транспорт белән бәйле төрле фаҗигаләрдән безне сакласын. Ул Әр-Рәззак – ризыкландыручы. Ул Әл-Вәххак – бирүче. Үзе ризыгыбызны арттырып, аны тагын да бәрәкәтле кылсын. Әй Раббым. Син Ишетүче, Син Күрүче, ачлык, сугыш афәтләреннән сакла дип, һәркөнне сорыйбыз. Барча җил-давыллардан, җир тетрәүләрдән Үзең сакла, чөнки Син генә моңа кодрәтле. Ил-көннәребезнең һәрвакыт тыныч, имин булуын насыйп әйлә...
Раил Фәйзрахманов.
Комментарийлар