16+

Көзге төшенкелекме, депрессияме?

Клиник психолог бу ике төшенчәне аерырга өйрәтә.

Көзге төшенкелекме, депрессияме?

Клиник психолог бу ике төшенчәне аерырга өйрәтә.

Эш көне башланганчы ук арыганлык тою, ә көн азагына инде тәмам хәлсез калу – көз көне мондый халәт күпләргә таныш. Һаман ашыйсы килеп тору, нәкъ майлы һәм «зарарлы» ризыкка тарту да бу ел фасылына хас. Кәефнең “начар”дан “бик начар”га үзгәрүе, хисләргә артык бирелүчәнлек шулай ук борчу тудыра.

Бу бары тик сезонлы төшенкелекме яки депрессияме? Республика клиник наркологик диспансерының клиник психологы Лилия Зайцева бу ике төшенчәне аерырга өйрәтә.

Көзге төшенкелек тотрыксыз эмоциональ халәттә чагылыш таба. Бу табигатьтә сезонлы үзгәрешләр башлануга бәйле вакытлы күренеш. Төшенкелек депрессиядән аермалы буларак психик авыру булып тормый. Урамда юеш һәм дымлы һава урнаша, кояш сирәк сөендерә, һава торышы белән бергә кәеф тә үзгәрә. Безнең тормышка да “күңелсез чор килгән” диярсең. 

Көзге төшенкелекне үстерүдә психологик факторлар да роль уйный ала. Көз бер үк вакытта еллык циклның да, җәйге ялларның да тәмамлануы булып тора. Бу чорда без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләсе елны планлаштыра башлыйбыз. Күпләр моның белән бәйле шактый зур эмоциональ йөкләнешләр кичерә.

Узып баручы ел уңышлар һәм казанышлар гына түгел, ә җиңелүләр һәм чынга ашмаган өметләр китерүе дә ачык күренә. Әлеге дәресләрне исәпкә алырга һәм киләчәккә планнарны инде яңа шартларда төзергә кирәк. Моңа эштә йөкләнешнең артуын да өстик, җәй көне эшләп бетермәгәннәрне һәм җәйге яллар вакытында кулдан ычкындырганнарны кичекмәстән җиренә җиткерергә кирәк. Тора-бара артык арыла һәм кәеф тотрыксызлана, апатия халәте ярсучанлыкка алмашына.

Әмма көзге төшенкелек хроник характер алмый һәм белгечләр ярдәменнән башка үзеннән-үзе уза. Ел тәмамлана, кыш килә, кар урамнарны яктыртып җибәрә, Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, һәм тормыш яңадан ямьлеләнә.

Депрессияне алсак, аның үзенә хас симптомнары бар. Һәм алар ел фасылына карамый. 

Депрессиянең классик триадасын аерып чыгарырга мөмкин: 
1. Гипотимия – тышкы, психотравматик ситуация белән бәйле булмаган кәеф төшенкелеге, кайгы, сагыш, чарасызлык, әйләнә-тирәгә битарафлык һәм яшәргә теләмәү тойгысы өстенлек итүе, элек ләззәт китергән әйберләр инде сөендерми. 
2. Брадифрения – интеллектуаль процессларның тоткарлыгы, бар нәрсәне өстән-өстән генә кабул итү, фикерләүнең кискенлеге югалу, баштагы бушлык.  
3. Гипобулия – эшчәнлеккә мотивациянең кимүе, арыганлык, активлыкның кимүе, хәтта тиктомалдан “катып калу”.

 Еш кына көз көне башланган депрессия кыш, яз һәм җәй җитү белән дәвам итә. Чөнки ел фасылларының алмашынуы депрессияне «кузгату механизмы» булып тора. Барлык бу симптомнар шактый озак вакыт күзәтелергә мөмкин, һәм әгәр тормышның мәгънәсезлеге турында фикерләр барлыкка килсә, чынбарлык белән элемтә югала икән, бу кичекмәстән белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә сәбәп.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading