Дилбәр Фәиз бик мәшәкатьле атнасына керде – 23 ноябрь көнне Айдар Минһаҗев белән “Иман нуры” мәчетендә никах укытачаклар. Ике яктан чакырылган туганнар, дуслар исәбе 40 лап тирәсе.
“Китеп барырмы икән инде...”
Дилбәрнең Төркиядә үз гаиләсе белән яшәүче кызы бар – Акйолдыз. Әлегә ул кече хаҗда, балалары чирләмәсә, күрешүләрне Аллаһы насыйп итсә – никах мәҗлесенә кайтып җитәр дип көтәләр. Хәер, ике диңгезне кичә алмаса да, әнисе аңа үпкәләмәячәк.
– Соңгы көннәрдә эш дигәне икеләтә күбәйде. Оештыру мәшәкате ике кеше иңенә бүленсә дә җитеш кенә. Әле бит күптән түгел генә әнием Илүзәне соңгы юлга озаттык, аның ашларын үткәрдек – Аллаһы кабул итеп, әнинең рухын шат кылсын берүк. Һич үләрлек кеше түгел иде әни. Җәен аяклары шешеп авырайса да бирешмәде, күңелен төшермәде. Ул көнне дә миннән өйдә әйбәт калды. Капка төбенә чыгып утырырмын, кичке якта син кайтканны көтәрмен, ашарга берәр нәрсә көйләрмен, диде. Кичке сәгать алтынчы ун минутлар булып киткән иде, шалтырата, кызым хәлем авыр, әллә нәрсә булды, үзем дә аңламыйм, ди. Очып кайттым да хастаханәгә алып киттем. Анда әнине яхшылап карамадылар, табибларның авыруларга мөнәсәбәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Ачуым килде, чучкага карата да мондый булмас табибның карашы, мин әнине алып кайтып китәм, мәйтәм. Баш тартуыгыз турында гариза языгыз, диде дә кәгазь сузды. Яздым. Әнине култыклап чыгып бара идем, тагын приступ тотып алды – әни бөгелеп тә төште. Мин аны шул вакыт үлде дип торам. Ярый әле яныбызга бер егет йөгереп килде. Яңа гына СВО дан ялга кайткан егет икән, нәрсә булды дип, тиз генә беренче ярдәм күрсәтергә кереште. Әнинең күкрәген ачып ышкыды, уды, кайсы җиренә баскандыр ул аның – күрми дә калдым, әни үлгән җиреннән тирән сулыш алып, уянып та китте. Шуннан 20 ләп табиб әни янында чабышты инде. Тиз генә реанимациягә алып кереп, махсус ИВЛ аппаратына тоташтырдылар. Табиблар яхшылап карасыннар өчен ишек төпләрендә егылып үлү кирәк икән, дидем инде. Әни өйдә дә шулай бер “үлгәндер”, идәнгә егылып, башы белән бәрелгәнлектән генә айнып киткәндер, дим.
– Хәле авыраюга нинди чир сәбәпче иде, Дилбәр?
– Тромб. Бот төбендә, диделәр. Өч көн реанимациядә ятты. Янына керттеләр. Соңгы көнне мин дә аңладым, калмас монысыннан, шулай итеп китеп барырмы инде дип икеләндем. Үзе дә сизенде. Исән чыкмам ахрысы, диде. Сүзләрен кире кактым, юк әни, тереләсең, кан тамырында оешкан тромбны дарулар салып, тараттык дип әйтте табиблар дип ышандырырга тырыштым. Әнине ИВЛ аппаратыннан алалар гына – ике минут та үтми үлә дә китә, тагын ярдәм күрсәтеп, дөньяга кайтаралар – шулай берничә мәртәбә талпынып карадылар, әни сулый алмады. Өченче көнне көндез яныннан чыккач, коридорда табиб туктатты да, көндезге сәгать икегә кадәр көтә аласызмы, диде. Мин эфирга ашыгам, кирәк булса көтәм, мәйтәм. Нигә, димен. Дәшмәде. Ике адым атлады да, борылып, кич килерсез, диде. Кич бардым, сәгать җиденче ун минут иде, эштән дә иртәрәк киттем. Мин коридорда утырып торганда әни өзелгән... Васыяте буенча туган авыл зиратына алып кайтып җирләдек.
– Әниегезнең төшегезгә кергәне юкмы?
– Бер генә мәртәбә күрдем. Бата-чума ап-ак кардан әни көрт ерып бара. Сукмактан бар, әни, дим икән. Зур-зур итеп атлый, күрсәгез! Әйдә минем бер генә аяктан этеп җибәр әле, минем өскә менеп китәсем бар, ди. Өскә менеп тә китте, нурлы үзе, дөнья якты икән!
Кем янына кем күченә?
– Никахтан соң загска да барырсызмы икән? Айдар ни ди?
– Кирәкме икән соң ул безгә? Айдардан да кирәк дигән сүз ишетмәдем.
– Никахтан соң кем янына кем күченә?
– Мин Айдар йортына күченәм. Үз йортым да алпавытныкы кадәр. Калдырып китәргә дә кызганыч. Ләкин нишлисең, мал дип кенә йортка табынып яшәп булмый. Айдар да нәрсә өчен генә салды соң йортын, рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын!
– Никахыгыз җырчыларсыз гына үтмәстер?
– Резеда Төхвәтуллина килә алмыйм, диде, аның килә алмавы кызганыч. Лилия Хәмитова белән Винарисны чакырдым, алар киләләр. Җырчылардан башка кешегә эндәшмәдем, шоу ясарга түгел исәп, никахыбыз – гаиләбез бәйрәме.
– Аннары ялга китәсезме?
– Әлегә эш күп, күченү, анысы, монысы, дигәндәй. Яңа ел тирәләрендә берәр җиргә барып кайтырбыз.
– Мәһәр бүләге нәрсә?
– Алтын йөзек алган, әлегә күрмәдем, никахта кигәч күрсәтермен.
– Бәхетле булыгыз, Дилбәр! Ерак картлыккача тигез яшәгез!
Фото: https://syuyumbike.ru/
Комментарийлар