“Әни дә китеп барды, хәзер мин ятим инде”, – ди Илназ. Җырчы белән хәбәргә чыгып, аның хәл-әхвәлен белештек.
Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ гаиләсендә кайгы. Җырчының әнисе вафат булды. Әтисенең үлеме дә бик аянычлы иде. Улын бала тудыру йортыннан каршыларга барганда әтисе вафаты турында хәбәр ала.
– Илназ, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Иң якын кеше – әниегезне югалткансыз. Үзегезнең хәл-әхвәлегез ничек?
– Мин авылда әле. Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Әнине югалту бик авыр кайгы. Әти-әни исән чакта без барыбыз да балалар әле. Без кайтуга гел тәм-томнар әзерләп каршы ала иде. Үзе ишле гаиләдә үскәч, ашарга да күп итеп пешерә иде. Аннан: “Ник ашап бетермәдегез? Әле бәлеш бар”, – дип борчылып йөрде. Әтинең үлеме дә безнең өчен зур кайгы булды. Әмма ул бала туу белән бер вакытка туры килгәч, барыбер күңелле мизгелләр кайгылы хисләр белән кушылып китте. Әнине югалту йөрәкне әрнетә. Хисләрне сүз белән әйтеп бетерә торган түгел.
– Ничә яшь иде әниегезгә?
– 78 яшендә китеп барды. Аның тормышы болай да бик җиңел булмады. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, әни Казанга укырга киткәч, бер төн кунар өчен идән, табак-савыт юып йөргән. Әле ул вакытларда автобуслар юк. Ничә чакрым юлны җәяү үтәргә туры килгән. Аяклары бик нык беткән иде инде, сызланды. Соңгы елларда гел дару эчте. Бик авыртса да, безгә сиздермәскә тырышты. Табак-савытны да юдыртмады. “Үзем юам, сезгә кайтасы бар. Караңгы төшә, юлда булыгыз”, – дия иде. Бирешмәде, авыртса да сиздермәде.
– Гомеренең соңгы мизгелләрендә янында була алдыгызмы?
– Менә шунысы аянычлы бит. Әни җанын биргәндә янәшәсендә була алмадык. Абый тәүлек буе эшли торган эштә. Алдагы көнне генә кереп хәлен белешкән булган. Әни белән кибеткә барганнар. Суыткыч тулы ризык... Балалар керсә дип шоколад алган. Иртән әнигә хәлен белешергә шалтыраттым, алмады. Андый вакытта үзе кире шалтырата иде. Күршеләр кергәннәр, ә ишек бикле. Әнине Казанга алып киткәнбез дип уйлаганнар. Сәгать саен шалтыраттым, телефонны алмый. Күңел әллә нишләде шунда. Күрше-тирә апаларга шалтыраттым. Ул тәрәзәдән карагач: “Илназ, идәндә ята бит ул”, – диде. Шул сүзләрне ишетүгә өйдән авылга чыгып очтым. Әни кичтән ишеген бикләп ята, иртән аны ачарга өлгермәгән инде... “Дөнья хәлен белеп булмый, ишекләрне ачыйм әле”, – дип гел кабатлый иде. Менә шулай булды да, бик аянычлы.
– “Әле исәндер”, – дигән өмет бар идеме?
– Юк инде. Идәндә, тавыш-тынсыз яткач, барысы да аңлашылды. Әнинең авырулары күп иде. Йөрәге белән проблемалар да булды. Мин алны-артны карамыйча чаптым. Гүзәл балалар белән җирләргә кайтып җиттеләр.
– Балаларга да бик кыендыр...
– Оныклары өчен бөтен җанын бирергә әзер иде. Арча әбиләре Камилне аеруча нык ярата иде инде. Камил аңа: “Арча әби, син бездә торачаксың, аерым бүлмә бирәбез сиңа”, – дигән булган. Шул сүзләрне гел куанып сөйли иде. Балаларга барысын да Гүзәл аңлатты.
– Әниегез белән бәйле иң матур истәлегегез нинди?
– Мин төпчек бала булгач, әни гел үзе белән йөртте. Бар мәҗлесләргә бергә йөрдек. Әни 50 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт куйды. Хәтта һөнәри бәйрәмнәргә дә әни белән бергә бара идем. Гел гөмбә, җиләк җыйдык. Балачакта бик җыясы да килми инде. Әни: “Тагын өч уч салсаң тула”, – дип әйткәч, чиләкне тутыра идем. Түзем, сабыр булырга мине әнием өйрәтте. Әнине соңгы юлга озатырга ярдәм иткән, безнең кайгыны уртаклашкан һәркемгә рәхмәт әйтәм. Аеруча күршеләребезгә, әнине ташламадылар. Гел хәл белешеп тордылар. Урының оҗмахта булсын, әни!
“Шәһри Казан” редакциясе Баһавиевларның авыр кайгысын уртаклаша. Наҗия апаның урыны оҗмахта булсын!
Фото: vk.com
Комментарийлар