Татар эшмәкәрләре милләтебезне көчле итүгә зур өлеш кертә.
Скопировать ссылку
Татар эшмәкәрләре милләтебезне көчле итүгә зур өлеш кертә.
Милләттәшләребез нинди генә бәлагә юлыкмасын, авыр хәлләргә калмасын, татар халкы һәм аның булдыклы, тырыш татар эшмәкәрләре иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр турында да онытмыйлар. Гуманитар ярдәм туплауда аларның да өлеше бик зур. XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында яңгыраган чыгышлар моның шулай икәнлеген кабат раслады. Россиянең 60 төбәгеннән, 13 чит илдән килгән 380 татар эшмәкәре чакырылган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев билгеләп узганча, быелгы су басу фаҗигасеннән зур зыян күргән Оренбург һәм Омск өлкәләре татар авылларына эшмәкәрләрләребез тарафыннан күпкырлы булышлык күрсәтелгән.
Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Оренбург өлкәсе Закон чыгару җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов сүзләренчә, язын су басу аркасында 37 мең кеше, 14 мең йорт, 70 торак пункт зыян күргән.
– Бу вакыйга үзара бердәмлекнең нинди зур көч икәнен күрсәтте. Сезгә, Рөстәм Нургалиевич һәм барлык Татарстан халкына, Бөтендөнья татар конгрессына гуманитар ярдәм күрсәткәнегез өчен бик зур рәхмәт. Татар конгрессы ярдәме белән халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 28 мең литр су таратылды. Шулай ук төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә булышты. Мордовиядан «Солидарность» хәйрия фонды 2 миллион сумлык азык-төлек җибәрде. Самарадан Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендәге “Дуслык” оешмасы 1 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Әлмәт шәһәренең “Ак бүре” көрәш федерациясе шулай ук 1 миллион җибәрде. Өлкә халкы бу бәладә ялгыз булмавын, милләттәшләребезнең терәк булуын тойды, – диде ул.
Үзләренең дә илдә барган вакыйгаларга битараф калмавын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүен, аерым алганда машиналар, квадрокоптер, генераторлар, азык-төлек җыелмалары җибәрүләрен, госпитальдә яткан солдатлар өчен концертлар куюларын җиткерде.
Чыгышы ахырында Илдус Дәүләтов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны киләсе срокка Рәис булып сайланырга кандидатурасын күрсәтүне сорады.
– Киләсе елга Татарстан халкы Рәисне сайлаячак, ә Татарстан Рәисе – бөтен татар халкының Рәисе ул. Рөстәм Нургалиевич, сездән башка татар дөньясын күз алдына китерә алмыйбыз. Форум делегатлары, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән алдагы сайлауда үзегезне тәкъдим итүне сорыйбыз, – диде ул.
“Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Радик Миңнеханов та Иртыш һәм Ишим елгасы ташуыннан соң зыян күргән татар авылы кешеләренә ярдәм күрсәтелүен ассызыклап үтте.
– Су басуның беренче көннәреннән үк Татарстанның ярдәмен тойдык. Омск өлкәсенең федераль Гадәттән тыш хәл зонасына 120 тонна гуманитар йөк килде. Каракүл авылындагы янган йортлар төзекләндерелде. Шулай ук Большеречье районында моңа кадәр булмаган мөселман зираты өчен җир бүленеп, төзекләндерү эшләре башкарылды. Иртыш һәм Ишим елгасы ташуыннан зыян күргән алты татар авылына 10 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Республика халкына рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде ул.
Комментарийлар