16+

Ут утынны яндырган кебек, көнчелек яхшы гамәлләрне юк итә

Күп кенә җинаятьләр, явызлыклар һәм гөнаһлар көнләшү аркасында кылына. Җир йөзендәге беренче кан кою да шуның нәтиҗәсендә булган. “Туган авылым” мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән без бүген көнчелек авыруы турында сөйләштек.

Ут утынны яндырган кебек, көнчелек яхшы гамәлләрне юк итә

Күп кенә җинаятьләр, явызлыклар һәм гөнаһлар көнләшү аркасында кылына. Җир йөзендәге беренче кан кою да шуның нәтиҗәсендә булган. “Туган авылым” мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән без бүген көнчелек авыруы турында сөйләштек.

– Көнчелек – табигый хис, ул безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сыйфат. Ике яшьлек сабыйда да бар ул көнләшү. Әмма аны начар гадәт дип кенә әйтеп булмый, аның асылында кешенекен күреп, үзеңә дә шуны теләү ята. Кеше яхшы эшкә урнашса, синдә дә шундый эш табу теләге туа. Кемнеңдер яңа йорт салганын күргәч, синең дә өй төзисе килә башлый. Шул ук вакытта көнчелек аркасында бер кеше икенчесенә кызыгып кына калмый, аңа явызлык та теләргә мөмкин. Бу очракта ул чынлап та куркыныч. Шайтан Адәм галәйһиссәламгә караганда беренчерәк яратылган. Фәрештәләр Адәмгә баш игәч, шайтан аңардан көнләште. Мин уттан яратылган килеш балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылмыйм, дип, үзен өстен куйды.

Мин дә Адәм галәйһиссәлам кебек дәрәҗәле булым әле дип тырышасы урынга, аны нигъмәткә ия булганга гаепләде һәм үзенең дошамны итеп күрде. Тормыштан мисал китерсәк, күрше малаеның яңа велосипедына кызыгып карап кына калмыйсың, көнләшүдән аны яратмый башлыйсың. Көнчелек хисе шул дәрәҗәгә җитсә, аның күңелендә ачу, явызлык, дошманлык хисе барлыкка килә.  

– Көнчелек ул гөнаһ саналамы?

– Кешедәге нигъмәтне күреп, аның юкка чыгуын теләсәк, аңа начарлык телибез дигән сүз, ягъни күше малаеның да велосипеды булмасын, икесенең дә дәрәҗәсе тигез булсын. Бу исә гөнаһка керү. Шулай ук кешегә явызлык теләү тәкәбберлек тә. Пәйгамбәребез исә, тәкәббер булган кеше җәннәткә кермәс, ди. Гомумән тәкәбберлек бөтен гөнаһларның башы. Көнчелек тә шуннан килеп чыга. Кабилнең Һабилне үтерү сәбәбе дә көнчелек. Чөнки Кабил Һабилнең кабул ителгән корбаныннан көнләште. Йосыф галәйһиссәлам белән булган хәл дә көнләшү аркасында. Бертуганнары, аны әти күбрәк ярата дип, коега ташлый. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ут утынны яндырган кебек, явызлык һәм көнчелек кешенең яхшы гамәлләрен юк итә”, – ди.

Икенче бер хәдисендә: “Бер-берегезгә ачу һәм нәфрәт белән карамагыз, көнләшмәгез һәм алдамагыз”, – диелә. Димәк, көнләшүне катгый рәвештә тыя. Көнләшү ул шулай ук Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы чыгу да. Аллаһы Тәгалә дә кешеләргә нигъмәтне Үзе бүлеп бирә. Кемгәдер – мең сум, кемгәдер йөз сум эләгә, ә өченчесенә бер сум да бирми. Шуннан кешеләр бер-береннән көнләшә башлый. Ә нигъмәтне бит Аллаһ биргән. Димәк, кешедән көнләшүнең мәгънәсе калмый. Көнләшәбез икән, аңа Аллаһ биргән нигъмәт белән риза булмавыбызны күрсәтәбез, аның гаделлегенә шикләнәбез булып чыга. Шуңа да көнләшү иманны какшата. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтнең дошманнары бар”, – ди. Сәхабәләр, кемнәр соң алар, дип сорагач, Аллаһ биргән малны кешедә күреп көнләшүчеләр, дип җавап бирә. Раббыбыз кемгә нәрсә бирәсен күбрәк белә. Берк ешегә машина бирә, берсенә – сәламәтлек. Ул теге машиналы кешегә кызыга, ә анысы икенче берәүнең хатыны матуррак дип уйлый. Шуңа да Аллаһка ышанган кеше Аның нигъмәтен үзендә күрә белә.

– Бездә бит әле ак көнләшү дип сөйләү гадәте дә бар. Бу шул ук көнчелекме?

– Кешедәге бер әйберне күреп, миндә дә булса иде телисең һәм аның иясенә карата начар хис тумый икән, бу ак көнләшү. Яхшылыкта көнләшүне дә шуңа кертә алабыз. Берәрсенең яхшы гамәлен күреп, бездә дә шулай эшләү теләге туа. Аллаһы Тәгаләдән, миңа да яхшы гамәлләр кылып, шундый дәрәҗәләргә, нигъмәтләргә ирешергә насыйп итсәң иде, дип сорарга кирәк.  Намаз укучы кешене күреп, намаз укырга кызыгу, ураза тотучыны күреп, уразага керү теләге туарга мөмкин. Пәйгамбәребез дә, намаз һәм Коръән укучы, сәдака бирүчедән көнләшү дөрес санала, ди. Көнләшеп, кешедә яхшы гамәл кылуда ярышу, икенчесеннән яхшырак булырга омтылу хисе барлыкка килергә мөмкин. Кешедәге малга кызыгып, үзең дә шуңа ия булырга омтылу да яхшы, әмма бу артыкка китеп, дөнья малы артыннан чабуга гына кайтып калса да әйбәт түгел, чама хисе булырга тиеш. 

– Көнчелек хисеннән ничек арынырга соң?

– Кеше рухи сыйфатларга ия булырга тиеш. Аллаһка ышанган кеше икенче бер кешенең нигъмәтен Аңардан икәнен таный, үзенә дә шуны сорый. Миңа да шул нигъмәт килсен дип дога кыла, булган гөнаһларым бу нигъмәткә ирешергә комачаулый дип, аларны кичерүен сорый. Иман аша хөсетлекне җиңеп буласына ышана. Көнләшү хисе туган очракта Пәйгамбәребез, кешегә начарлык теләмәгез, ди. Кешедәге нигъмәтне күреп, аның малын арттыр дип дога кыл, чөнки кешегә яхшылык теләү үзеңә дә кайта, Аллаһ аны сиңа да бирәчәк. Кешедәге нигъмәтне күреп, машалла, сөбханалла дияргә кирәк. Бу Аллаһтан килгән, Ул теләгән дигәнне аңлата. Шул рәвешле кешегә дә зыяныбыз тимиячәк. 

– "Әгәр берәү сине дөньяда узса, аны ахирәттә узарга тырыш" диләр. Бу да көнләшмәскә өндәүме?

– Һәр кешенең икенчесе алдында үзенә генә хас өстенлеге була. Кемнеңдер төс-кыяфәте бар, кемдер матур сөйләшә йә җырлый. Өченчесе бай, дүртенчесенең сәламәтлеге көнләшерлек. Кеше шул өстенлекләрен үзендә күрә белергә тиеш. Бу дөньяда бөтен кеше дә тигез булып бетмәскә мөмкин. Әмма теге дөняьяда Аллаһ барыбызны да тигезли. Кемдер кимчелекле булып яши икән, ахирәттә аңа әҗер-савап, җәннәт белән түлиячәк. Чын мөселман кешесе калганнардан көнләшми, чөнки белә – ахирәт нигъмәте кадерлерәк һәм мәңгелек. Бөтенебез дә бай була алмыйбыз, сәләт барыбызда да бертөсле түгел, ә менә рухи байлыкка һәр кеше ирешә ала. Ахирәт өчен тырышу, узышу күпкә мөһимрәк, ә монда ният Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading