16+

Азатлык – татлы сүз

Азатлык... Кешелек тарихының, җәмгыять үсешенең бик күп өлеше Азатлык өчен көрәш сәхифәләреннән тора. Төптән уйлап карасак, бу - гаделлеккә, хезмәткә, тынычлыкка, кояш астында үз урыныңны табарга олуг омтылыш дигән сүз. Күрәсең, менә шуңа да инде затлы-акыллы итеп: «Азатлык - татлы сүз», - дигәннәрдер. Без яшәп яткан чорда гына да (узган...

Азатлык – татлы сүз

Азатлык... Кешелек тарихының, җәмгыять үсешенең бик күп өлеше Азатлык өчен көрәш сәхифәләреннән тора. Төптән уйлап карасак, бу - гаделлеккә, хезмәткә, тынычлыкка, кояш астында үз урыныңны табарга олуг омтылыш дигән сүз. Күрәсең, менә шуңа да инде затлы-акыллы итеп: «Азатлык - татлы сүз», - дигәннәрдер. Без яшәп яткан чорда гына да (узган...

Азатлык... Кешелек тарихының, җәмгыять үсешенең бик күп өлеше Азатлык өчен көрәш сәхифәләреннән тора. Төптән уйлап карасак, бу - гаделлеккә, хезмәткә, тынычлыкка, кояш астында үз урыныңны табарга олуг омтылыш дигән сүз. Күрәсең, менә шуңа да инде затлы-акыллы итеп: «Азатлык - татлы сүз», - дигәннәрдер.
Без яшәп яткан чорда гына да (узган гасыр) күп кенә кыйтгаларны милли азатлык хәрәкәте чорнап алган иде. Бу хәлләргә иркенләп тукталуның хаҗәте юктыр, чөнки моны югары сыйныф укучылары да тарих дәреслегеннән укып яхшы белә. Һәрхәлдә, АКШ, Франция, Бөекбритания кебек империяләргә төрле якта таралып яткан колонияләрен кулдан ычкындыру җиңел булмагандыр. Әмма алар Азия, Африка, Латин Америкасындагы байтак кына халыкларга ирекне вакытында һәм кансыз-коралсыз диярлек тапшыра белделәр.
Хәтергә төшерик: Октябрь инкыйлабыннан соң большевиклар да, Ленин тәкъдиме белән, гаҗәеп бер демократик гамәл кылып куялар ич - Россия составындагы Финляндиягә мөстәкыйльлек хокукы бирелә! Хәзер әнә Финляндия - муллыкта яшәүче, дөнья базарында мәйдан тоткан илләрнең берсе. Россиянең аяк астында биниһая урманнар «аунап» ята, әмма без кайчаннан бирле фин кәгазенә мөкиббән, аны эш өстәлләребездән төшергәнебез юк. Ярый әле заманында Николай патша Алясканы Америкага сатып өлгергән, юкса, анда яшәүче халыклар чукчалар язмышыннан ерак китә алмас иде.
Патшалардан ук калган күп кенә биләмәләрне үзенең канат астына җыйган СССР да шулай ук империячел-тоталитар бер дәүләт иде. Ул таркалганнан соң, әнә күпме союздаш республикалар үзләрен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иттеләр. Ни кызганыч, Татарстанга андый бәхет елмаймады. Сәбәпләрен беләсез. Россиянең уртасында урнашу һәм нык сибелеп-таралып яшәү өстенә, тарихи бердәмлек җитмәү, форсатны кулдан ычкындыру, чикләребезнең теләсә нинди кош-корт үтеп йөрерлек дәрәҗәдә үтә күренмәле булуы, тагын башка күп төрле сәбәпләр татар халкына элек-электән аяк чала килде.
Дәүләтчелеккә ия булмаган бик күп халыклар яки үзләре «теләп», яки талап-буйсындырылып, Россия составына керә барды. Казан ханлыгы халкы исә кылыч йөзеннән үткәрелде. Бүгенге заманда татар халкының мөстәкыйльлеккә омтылышы көчәю бер дә юктан түгел. Чөнки Россиядә ул - заманында дәүләтчелек тоткан бердәнбер халык!
Бу - бик зур тема, болар хакында аерым һәм махсус мәкалә язарга кирәк. Көчләр тигез түгел, әмма көрәш һәм азатлык рухы дәвам итә. Моны бернинди читлекләргә дә бикләп кую мөмкин түгел.
Тәүбәгә килү булырмы?
Бер-ике ел элек адәм ышанмаслык хәл булды - АКШ сенаты, анда утырган закон чыгаручылар афроамериканнардан, ягъни негрлардан еракта калган коллык өчен рәсми төстә гафу үтенде. Заманында Африка кыйтгасыннан куып китерелгән кара тәнле коллар йөзләрчә еллар буена ак тәнле плантаторларга бил бөккән, кыен ашаган, камчы зәһәрен татыган! Америкада гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, коллык 1865 елда ук рәсми рәвештә бетерелә. Һәм менә гасыр ярым вакыт узганнан соң... гафу үтенү.
Шунысы кызык: әлеге тәүбә итү АКШ тарихында беренче тапкыр (!) кара тәнле Барак Обама президент итеп сайланган елларга туры килде. Очраклы хәлме бу, әллә...
Резолюциягә кечкенә генә бер төзәтмә дә өстәлгән. Элекке колларның бүгенге варислары, бу документ нигезендә, үткәннәр өчен дәгъва кыла алмый. Бу - акчалата түләүләр көтмәгез дигән сүз!
Көннәрнең берендә президент кәнәфиенә абориген индеецлардан берәрсе утырса, алардан да гафу үтенүче булырмы икән - монысын вакыт күрсәтер.
Инде Россия тарихына күз салыйк. Биниһая державада крестьяннарны гасырлар буе богауда тоткан «Крепостное право» (коллык дип аңлагыз) рәсми төстә 1861 елда бетерелә. Ләкин чынбарлыкта аның койрыклары һаман кала бирә. Тарих дәреслекләрендә, 1917 елгы Октябрь революциясе крестьяннарга җир һәм ирек алып килде, дип әйтелә. Ләкин дөресме бу? Крестьянны көчләп-талап колхозга куып керттеләр дә янә ыштансыз калдырдылар ләбаса. Советка аз гына да каршы килүчеләрне исә Себергә урман кисү һәм гигант канау казу кебек эшләргә сөрделәр. Бездә боларның барысы өчен крестьяннардан, ата-бабаларыбыздан гафу үтенүнең гомергә булганы юк.
Инде дә килеп, 1552 елда Казанны камап, яндырып, арба тәгәрмәченнән калкурак ир балаларга хәтле кылычтан үткәргәннәр. Бу явызлык өчен гафу үтенү, тәүбәгә килү кайчан булыр? Тәүбәгә килә белмәс илдән моны көтү ахмаклык булыр иде, мөгаен.
Кешегә каршы...
Шагыйребез Дәрдемәнднең «Кояшка каршы эштер бу...» дигән шигъри юллары искә төште дә, аны безнең заманга яраклаштырып: «Кешегә каршы эш бу!» - дип чаң кагасы килде.
Җәмгыятебез контрастлардан, метаморфозалардан тора. Әле кайчан гына социализмда яшәп ята идек, инде менә ишегалдында - «кыргый» капитализм. Капитализмга кире кайтып дөрес эшләдекме - кистереп кенә җавап бирүе читен. Һәрхәлдә, үзгәртеп коруларны сәясәттән түгел, икътисадтан башласак, без Кытай үрнәгендәге гибрид социализм юлына баскан булыр идек. Андый мөмкинлек Россиягә тәтемәде.
Никадәр гаҗәп тоелмасын, бездә күп кенә эшләр кешегә каршы эшләнә. Әйе, нәкъ шулай. Мисаллары бик күп! Кайберләренә генә тукталып китәсе килә.
Шәһәребез тирәсен бакча-дачалар челтәре чорнап алган. Менә шуларга хосусыйлаштыру кирәклеген уйлап таптылар. Аның мәшәкате, аның чыгымнары дисеңме! Квитанция, кәгазь-документлар боткасы... Халыкның башын катыру өчен бер дигән табышмак, лабиринт инде! «Размежевание» дигәне өчен генә дә 4-5 мең сумны кесәңнән чыгарып салырга кирәк икән. Синең фәлән сутый җиреңне самолеттан топографик пленкага да төшерәселәр икән әле... Югыйсә 10-15 метр араны үлчәү лентасы белән ун минут эчендә бик ансат кына хәл итеп була ләбаса. Россия киңлекләрендә ничәмә-ничә мең гектар җир сөрү-чәчүләрсез буш ята, нигә башта шуларны үлчәмәскә?!
Язучы Фоат Садриев «Авылдан хатлар» дигән китабында яза бит әнә: әнисе ярдәмендә һәм үзе балта тотып бураган йортын, дистәләгән оешмалар бусагасын таптап (яртышар көн чиратлар торып бит әле!), җәмгысе 7316 сумга сатып алган, әттәгенәсе... Юкса элек кемдер үлсә, авыл советы кенәгәсендә аның йорт-җирен иң якын кешесенә «ә» дигәнче күчереп кенә куялар иде.
Ваучерлар, телевизордан туктаусыз агылган, миллионнарга сатып алынган чит ил сериаллары, атыш-кан коюларга корылган әшәке фильмнар, ришвәтчелек, кибет-киштәләрен аракы белән коендыру дисеңме - болар бар да кешегә каршы эш. Димәк, әдәп-әхлакка да каршы гамәл дигән сүз.
Безнең күп яктан диярлек какшап торган җәмгыятебез боларны җиңә алырмы? Белмим.
Бездә кешегә карата файдалы эшләр дә эшләнә анысы. Тик болары кайбер катлау өчен генә...
Сабан туе һәм мылтык
Авылыбыз Сабан туена ерак шәһәрләрдән кайткан кунакларның берсен Хәлил абыйның Дүрткүз исемле эте тешләгән икән. Эт хуҗасының карары кырыс һәм усал булган: Дүрткүзне югалтудан дөнья кителмәс әле дигән дә, саташкан эткә исәпләп, аны «расход»ка чыгару җаен караган.
Эт атарга баручы Хәлил абый нишләп безне - япь-яшь малай кисәкләрен, үзе белән ияртеп кыр читенә алып китте икән? Мин бу сорауга хәзергәчә җавап таба алмыйм. Һавалануы, әллә безгә сабак бирергә тырышуы булдымы икән аның? Ә нинди сабак?
Авылдан бер-ике чакрым читтәрәк «үләт базы» дигән бер урын бар. Аның ни-нәрсә икәнен чамалыйсыздыр. Ат арбасына утырган хәлдә әнә шунда таба юнәләбез. Хәлил абый, җигүле атын усак агачына бәйли дә, баудагы Дүрткүзне яшь бер каен кәүсәсенә арканлап куя. Кулында ау мылтыгы, шуның затворын алга-артка этәрә башлый. Бичара эт сизенәдер - шыңшый, күзләре мөлдер-мөлдер, аптырагач, ал аяклары белән тезләнеп җиргә чүгеп ала...
Кинәт мылтык шартлады! Безнең аркалардан кайнар кырмыскалар йөгерешә күк... Дүрткүз кан эчендә... Чинап-чинап алды да чирәмгә егылды...
Соңрак мин бу хакта «Фаҗига» дигән шигырь яздым. Ул болай тәмамлана:

Хәлил абый, нигә безне
Чакырдың канлы туйга?
Иртәгә барасы идек
Югыйсә Сабантуйга.

Очты Сабантуй кайгысы,
Безнең күңел - яралы.
Дары исе тиз таралды
Кояш кына... каралды.


Әйе, ул көнне бездә Сабан туе кайгысының тамчысы да калмаган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading