16+

Даруханәләр күбәйде түгелме?

Бервакыт мәрхүмә күрше карчыгы (урыны оҗмахта булсын) авылдан Арчага дарулар сатып алырга барып, «Оптика» салонын аптека белән бутап: «Әптик ябык булды әле бүген», - дип кайткан иде. Бу хәлгә инде 15 еллап вакыт узгандыр. Хәзер Арчада оптикалары да, даруханәләре дә берәр генә түгел, аларның берсе ябык булса, икенчесе ачык була.

Даруханәләр күбәйде түгелме?

Бервакыт мәрхүмә күрше карчыгы (урыны оҗмахта булсын) авылдан Арчага дарулар сатып алырга барып, «Оптика» салонын аптека белән бутап: «Әптик ябык булды әле бүген», - дип кайткан иде. Бу хәлгә инде 15 еллап вакыт узгандыр. Хәзер Арчада оптикалары да, даруханәләре дә берәр генә түгел, аларның берсе ябык булса, икенчесе ачык була.

Эчәбез, эчәбез, кайда дару шешәбез?…
Ике еллар чамасы элек даруханәләр турында язарга туры килгән иде. Язманы ачып карадым - ул вакытта Казанда 338 даруханә пункты булган. Ә хәзер аларның исәбе 398гә җиткән. Ике ел эчендә башкала урамнарында яңа 60 даруханә калкып чыккан дигән сүз бу.
Нигә шәһәрдә даруханәләрнең саны болындагы кырмыска оялары кебек гел артып тора? Бер ишегалдына 4-5 аптека нәрсәгә кирәк? Аларның берсен генә калдырып, башкаларының урынына файдалырак әйберләр ачарга ярамыймы? Бу сораулар күпләрне борчый торгандыр. Ә җавап бер: дарулар һәм башка дәвалаучы препаратлар белән сәүдә итү - бүгенге көндә иң керемле бизнесларның берсе.
Хәзер халык даруханәгә азык-төлек кибетенә йөргән кебек йөри. Берсе даруны, дөрестән дә, кирәк булганга - авыртудан, икенчесе профилактика, ягъни көтмәгәндә чирләп китмәс өчен, өченчесе организмын витаминнар белән тәэмин итү өчен, дүртенчесе: «Эчим әле, зыяны булмас», - диеп, бишенчесе башкалардан күреп эчә... Бүген даруларга мохтаҗлыкны беренче чиратта реклама туктаусыз тудырып тора. Төрледән-төрле даруларның рекламасы шул кадәр күбәеп китте ки, спиртлы эчемлекләрнең яки тәмәкенең рекламасын чикләгән кебек, аларны артык мактауны да тиздән киметүгә ихтыяҗ туар, миңа калса. Чөнки төрле дәвалаучы препаратларның рекламаларын карый-карый халык бик тырышып үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнә башлады. Рәхәт ич - табибларга күренәсе, хастаханәләрдә ятасы юк, телевизордан фәлән чирдән «100 процент ярдәм итә торган» даруны күрәсең дә, минем дә шул төшем авырта бит әле, дип, даруханәдән алып керәсең дә эчәсең. Рекламаның җыен сатылмый торган товарларны сату этәргече икәнен күбебез аңламыйбыз шул әле.
Халыкка ярдәмме, кесә калынайту чарасымы?
Аналитиклар исәпләп чыгарганча, миллионнар түгеп сатып алынган даруханәләр дә чыгымнарны бүгенге көндә ярты ел дигәндә каплый икән. Дөрес, халык әз яшәгән җирләрдә яки юл өстендә булмаганнарында тотылган чыгымнарны каплау берничә елга да сузылырга мөмкин. Шуңа да карамастан, даруханә тоту иң керемле бизнеслар исемлегендә. Чөнки, мисал өчен кибеткә һәм даруханәгә халык бертигез йөри, ә кибет тотуга караганда, дарулар белән сәүдә итү күпкә очсызракка төшә - мәйдан кечерәк булгач, аренда түләве азрак, зур складларга ихтыяҗ юк, дистәләгән хезмәткәрләр дә кирәк түгел.
Чат саен даруханәләр булуын тагын бер зыяны бар әле. Арзанрак бәяләре белән сатып алучыларны үзләренә җәлеп итү өчен, даруханә хуҗалары төрле хәйләләргә бара. Берәүләр даруларны үзләре җитештерә башлый, икенчеләр күпләп сатып алуның очсызрак нокталарын эзләп таба. Арзан бәя беренче чиратта препаратның сыйфатында чагыла лабаса. Казанда яраклылык вакыты чыккан дарулар белән сату итү очраклары да ешаеп тора. Шулай итеп, даруханәләр тотучылар халыкның сәламәтлеге бәрабәренә баеп яткан арада, даруларга бәйлелегебез көннән-көн арта бара.
Ә менә монысы кирәк
Казанда йөзләгән даруханә булуга карамастан, беркөнне бу системаның җитешсезлеге белән дә очрашырга туры килде. Шимбә көн, вакыт төнгә якынлаша, бер дару бик кирәк булды. Якындагы даруханәләр инде ябылып беткән, ә тәүлек буе эшли торганын эзләп йөрергә мөмкинлек юк. Интернеттан даруларны өйгә китереп бирә торган даруханәләрне эзли башладым. Андыйлар да байтак икән, тик берсе ял көннәрендә, икенчесе төнлә эшләми, өченчесендә кичке алтыга кадәр заказ ясамасаң, китереп бирү икенче көнгә генә кала. Бәяләр дә шаккатарлык. Берсендә, китереп биргән өчен, дару бәясеннән дә артыграк түләргә кирәк; икенчесендә, 3 меңлек дару сатып алсаң, китереп бирү бушлай; өченчесе арзан заказлар белән мәшәкатьләнеп тә ятмый.
Әйткәнемчә, Казанда бүген даруханәләр хәттин ашкан. Аларның туктаусыз яңалары ачылып торуны дәүләт бераз авызлыкласа да буласы. Ә менә тешләшми торган бәядән даруларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйгә китертү хезмәте бер дә артык булмас иде үзе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading