16+

Иң асыл бәйрәм илә

Иртәгә елның 365 көненең иң якты, матур, кадерле көне. Әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне, хатыннарыбыз-сөйгән кызларыбызны - дөньядагы барлык асыл затларны бәйрәм белән котлый торган көн ул. Без исә, ир-атлар, халыкара хатын-кызлар бәйрәмен, алар бу көнне нинди дәрт белән көткән, аны икенче 8 Мартка чаклы шундый күңел күтәренкелеге белән искә алырлык итәргә...

Иң асыл бәйрәм илә

Иртәгә елның 365 көненең иң якты, матур, кадерле көне. Әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне, хатыннарыбыз-сөйгән кызларыбызны - дөньядагы барлык асыл затларны бәйрәм белән котлый торган көн ул. Без исә, ир-атлар, халыкара хатын-кызлар бәйрәмен, алар бу көнне нинди дәрт белән көткән, аны икенче 8 Мартка чаклы шундый күңел күтәренкелеге белән искә алырлык итәргә...

Йөзләреннән елмаю төшмәсен
Ир-ат үз гомерендә өч эш эшләргә - йорт төзергә, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш, диләр. Шушы вазифаларны үтәгән ир, мин үз бурычларымны башкардым, дип, күкрәген горур киереп йөри ала. Бик җиңел генә коткара ирләрне халык әйтеме, күрәсең, аны ир-атлар үзләре уйлап чыгарганнардыр. Ә ир төзегән йортта гел тәртип, уңай мохит, җылылык урнаштыру, ул утырткан агач артыннан тәрбия кылу һәм ул үстерәсе улны табып бирү хатын-кыз җилкәсенә йөкләнә. Күрәсез, әйтем бик үк камил түгел, аңа хатын-кызларның вазифаларын да санап китү сыймаган.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди мәкаль. Бүгенге заман хатын-кызы, йөз җитмеш төрле һөнәргә ия булса да, зарланмас иде, минемчә. Мәктәпнең башлангыч классларында укыганда, укытучыларның, малайлар мәктәпне тәмамлагач, армиягә китә, кызлар кияүгә чыгып, бала таба, дип өйрәткәннәре никтер нык хәтергә сеңеп калган. Кызык, егетләрне дер калтыратып торырга мәҗбүр иткән бер еллык хәрби хезмәт авырракмы икән, әллә бала табумы? Моны татып йә тикшереп карау ирләргә табигать тарафыннан бирелмәгән, ул хатын-кызларга гына билгеле. Шулай да ирләргә икесенең берсен сайлау мөмкинлеге бирелсә, алар, һичшиксез, армиягә өстенлек бирерләр иде, чөнки хатын-кыз, ир-ат белән чагыштырганда, авыртуга чыдамрак. Беренче баласын тапканда тәмуг газапларын башыннан кичергән хатын-кыз бирешми, үзен нинди авырлыклар көткәнен инде белә торып, икенче баласын да таба, өченчесен дә… Шушы кыюлыклары өчен генә дә без, ирләр, хатын-кызга баш ияргә, аны хөрмәт итәргә тиешбез.
Бүгенге заман хатын-кызы ир-атныкы булып саналган барлык вазифаларны да җиңел үти - гади машинаны гына түгел, йөк машинасын да иярли, автобус-трамвайларның да тезгенен нык тота, төзелештә дә ирләр белән тигез эшли, депутат-президент кәнәфиендә үзен ничек тотасын белә, спортта ирләрне уздырып та җибәрә. Ә ирләр үзләре пүчтәк дип санаган хатын-кыз вазифаларын да башкарып чыга алмыйлар.
Көчсез җенес түгел, асыл зат
Шулай да гомер-гомергә хатын-кызларның хатын-кыз булуыннан көлеп, аларны җае килгән саен кимсетеп, кыерсытып, физик һәм акыл мөмкинлекләренә төрттереп яшәүче ирләр байтак. Алар үзләре гайрәтле, хатын-кызлар көчсез җенес дигән күптән искергән ышануны гына таный. Хатын-кыз инде әллә кайчаннан көчсез җенес булудан туктады, алар - безнең асыл затларыбыз.
Хәзер машина йөртүчеләрнең өчтән бере - хатын-кызлар. Хатын-кыз бу һөнәрне үзләштергәннән бирле, руль артында утырган кызны граната тоткан маймыл дип үртәү, мыскыллау ир-атларның сүзлегенә килеп керде. Ә статистика ир-атлар хатын-кызларга караганда юл һәлакәтләренә ешрак очраганын әйтә.
Күптән түгел яңалыклардан янгыннан баланы коткарган студент кыз турында сөйләделәр. Кечкенә генә буйлы кыз, авызларын ачып карап торган берничә әзмәвердәй ирне этеп-төртеп, янып торган йортка ут эченә кереп, бәләкәй баланы алып чыккан.
Россия - ирләрнең һәм хатын-кызларның хокуклары тигезлеген дөнья буенча беренчеләрдән булып рәсми рәвештә таныган һәм Конституциягә беркеткән ил. Ул карар кабул ителүгә 2017 елда бер гасыр тулуга карамастан, ирләр аның белән һаман да килешеп бетә алмыйлар. Ә бит күптән вакыт.
Иртәгә - хатын-кызларның рәсми бәйрәме, аларга чәчәкләр бүләк итә, кулга күтәреп йөри торган, алар каршындагы гаепләребез, рәнҗетүләребез өчен гафу үтенә торган көн. Бөтен аңлашылмаучанлыклар, үпкәләш-талашлар, килешә алмаулар турында онытып, без иртәгә асыл затларыбызны бәхетле итәргә тиешбез. Бәйрәм белән, безнең кадерлеләребез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading