Шәһри Казан

Иң кыйммәтле Олимпиада

Россия 2007 елдан бирле җир кубарып әзерләнүче Сочида булачак кышкы Олимпиадага бер елдан да азрак вакыт калды. Алла боерса, ул 2014 елның 7 февралендә башланачак. Шушы алты ел эчендә Олимпиада объектлары төзелеше тирәсендә ришвәтләр белән тотылулар да, «сез - безгә, без - сезгә» системасыннан, ягъни «откат»лардан оста файдаланучыларны фаш итүләр...

Реклама

Яңа миллиардерлар Олимпиада хисабына туа
Узган атнада Олимпиада объектлары төзелешендә булып кайткан Президент Путин, «Россиянең абруе өчен җаваплылык сизмичә, үзенә йөкләнгән бурычларны үти алмавы аркасында», Әхмәд Билаловны Олимпиада комитетының вице-президенты постыннан да, «Төньяк Кавказ Курортларының» башлыгы кәнәфиеннән дә очыртты. План буенча инде 2011 елның июлендә тапшырырга тиеш булган трамплиннан сикерү комплексы - «Рус таулары»н һаман да төзеп бетерә алмавы өстенә, Билалов чыгымнарның артуын да белдергән. Янәсе, башта соралган 1,2 миллиард урынына хәзер 8 миллиард сум акча таләп ителә икән. Бу 7 тапкырга артык аерма үзе генә дә Билаловның эшчәнлегеннән төптән шикләнергә мәҗбүр итә. Хәзер Билалов үти алмаган вазифаларны Үзәк банк үз өстенә алган.
Булачак Олимпиада объектларының әле берсенә, әле икенчесенә кагылышлы ришвәт җәнҗаллары бер-бер артлы кубып кына тора. Менә аларның иң эреләре. 2010 елда Олимпиада төзелешендә катнашканы өчен бер эшкуардан барлыгы 180 миллион сум ришвәт алган Президент эшләре идарәсе түрәсе Владимир Лещевскийга карата җинаять эше кузгатылды. 2012 елда, смета бәясен арттырганнары өчен, «Мостовик» фәнни-җитештерү берләшмәсенә һәм Олимпиада төзелеше өчен төп җаваплы оешма - «Олимпстрой»га гаепләр ташланды. 4 Олимпиада объекты төзелешенә тотылган смета акчаларын арттырып күрсәтеп, ул ике оешманың җитәкчеләре үз кесәләренә 17 миллиард сумнан артык бюджет акчаларын шудырганнар. Шунысы кызык: бу ике очрак буенча һаман да җинаять эшләре кузгатылмаган. Лещевскийга карата кузгатылган җинаять тикшеренүе дә ике ел буе «чәйнәлеп» йөртелеп, ахыр чиктә гаепләнүче файдасына ябылды да куйды, Лещевский бары тик постын гына югалтты. Билаловка карата да җинаять эше ачып тормаулары, аңа бары тик бармак кына янаулары да бик мөмкин.
Чыгымнарның өчтән бере - ришвәт
Сметаларга күз салсаң, Олимпиада объектларының һәркайсының төзелешенә, башта күрсәтелгән чыгымнар белән чагыштырганда, ахыр чиктә бишәр, хәтта унар тапкыр күбрәк акча таләп ителгәне күренә. Төзелеш фирмалары дәүләтне савып кына тора. Ә акчаның күп өлеше җитәкчеләрнең, аларның урынбасарларының, бригадирларның һ.б. кесәләренә акканын яшерү өчен оешмалар әллә нинди хәйләләр уйлап таба. Янәсе, башта соралган акча объектның үзен торгызуга гына җитте, аннан тыш әле бит инфраструктураны җайлыйсы, юллар сузасы, электр энергиясе үткәрәсе, җыелган чүп-чарны чыгарасы һ.б. шундый «вак-төяк» эшләрне эшлисе бар. Мисал өчен, 48 километр озынлыктагы Кызыл Аланга кадәр үткәрелгән юл төзелеше америкалыларның Кызыл планетага сузган юлыннан өч тапкырга кыйбатрак килеп чыккан!
Сочида узачак Олимпиада уеннарын инде күптән дөньядагы иң кыйбат Олимпиада дип атыйлар. Хәзерге вакытта аның төзелешенә чыгымнар 1,526 триллион сумга кадәр үскән, бу 2007 елгы беренчел сметадан 5 тапкырга артыграк. Бер аналитик үзәк исәпләп чыгарганча, Сочи-2014 проектындагы ришвәтчелекнең күләме 606 миллиард сумга тиң. Чагыштыру өчен, бу сан барлык Краснодар краеның 3 бюджеты, ә Сочи шәһәренең 35 бюджеты дигән сүз.
Россиядә 1100 шәһәр бар. Бер блоггер Сочидагы Олимпиадага түгелгән акчага илнең һәр шәһәрендә берәр стадион, бассейн, боз сарае һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеп булганын исәпләп чыгарган. 20 миллиардлап акча әле янга да кала икән. Сайлау хокукы булса, халык нәрсәне сайлар иде икән: Сочида узачак 16 көнлек Олимпиада уеннарынмы, әллә бөтен илне спорт объектлары белән тәэмин итүнеме?

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: