16+

Кем соң син, Эльвира Нәбиуллина?

РФ Президенты Владимир Путин күптән түгел Эльвира Нәбиуллинаны илнең төп банкына җитәкче итеп куярга теләвен белдерде. Ә үзәк банкның хәзерге рәисе Сергей Игънатьевка банкта Нәбиуллинаның киңәшчесе буларак калу тәкъдим ителде. Россия банкы кануны нигезендә, Үзәк банк рәисен Дәүләт Думасы раслый. Ә дүрт елга бер банк рәисе алмаштырыла. 24 июньдә Игънатьевның...

Кем соң син, Эльвира Нәбиуллина?

РФ Президенты Владимир Путин күптән түгел Эльвира Нәбиуллинаны илнең төп банкына җитәкче итеп куярга теләвен белдерде. Ә үзәк банкның хәзерге рәисе Сергей Игънатьевка банкта Нәбиуллинаның киңәшчесе буларак калу тәкъдим ителде. Россия банкы кануны нигезендә, Үзәк банк рәисен Дәүләт Думасы раслый. Ә дүрт елга бер банк рәисе алмаштырыла. 24 июньдә Игънатьевның...

Моңа кадәр РФ Хөкүмәтендә икътисади үсеш министры булып эшләгән, хәзерге вакытта Президентның икътисад мәсьәләләре буенча Киңәшчесе булып торучы ханымга, Путинның үзе әйтмешли, «Финанс системасын көйләп торучы, дәүләтнең макроикътисади сәясәт институты булган» Үзәк банкны ышанып тапшыруы, миңа калса, беренче чиратта, тугрылык нәтиҗәседер. Нәбиуллина белән бергә хөкүмәттә эшләгән элекке финанс министры Алексей Кудрин исә, аны Үзәк банк җитәкчелегенә куюны хуплап, үзенең интернеттагы микроблогында: «Яхшы кандидат. Аңа уңыш телим», - ди.
Исем-фамилиясе татарныкы булган бу ханым өчен төрле интернет-форумнарда утыручы милләттәшләребез арасында да: «Безнекеләр булдыра», - дип шатланучылар булмады түгел. Халык телендә «эш аты», «Президент дамкасы» дип йөртелүче Нәбиуллинага карата миндә дә зур кызыксыну уянды. Шулай итеп, интернет челтәрендә аның хакында бастырылган төрле мәгълүматларны актарырга, аның тәрҗемәи хәлен өйрәнергә керештем.
Күпчелек хатын-кызларыбыздан аермалы буларак, косметика куллануда да гаять «экономияле», дөньяга күзлек пыяласы аша карарга күнеккән бу тыйнак кыяфәтле ханым 1963 елның 29 октябрендә Уфа шәһәрендә, шофер Сәхипзадә Сәетзадә улы һәм Уфа прибор төзү заводының аппаратчысы Зөләйха Хаматнур кызы гаиләсендә дөньяга килгән. Ирек исемле энесе дә барлыгы мәгълүм. Ягъни әдәбият хрестоматияләрендә язылганча, ул гади эшчеләр гаиләсендә туа. 8 ел элек Нәбиуллина әти-әнисен үзе янына Мәскәүгә алып китә.
Эльвира кечкенәдән яхшы укый, Уфаның 31 нче мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Аннан Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында икътисадчы белгечлеген үзләштерә. Тик моның белән генә канәгатьләнеп калмый, 1990 елда аспирантураны тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясен яклый. Шул чордан карьера үсеше башлана. СССР Фәнни-промышленность берлеге идарәсенең баш белгече булып башланган хезмәт юлы аны Евразия рейтинг хезмәтенең башкаручы директоры вазифасына кадәр күтәрә. 2002, 2006 елларда «Ватан алдында фидакарьлек өчен» икенче һәм беренче дәрәҗәдәге медальләре белән бүләкләнә. Ә икътисади үсеш министры кәнәфиенә Герман Грефның дәвамчысы булып килгән ханымның соңгы иң билгеле эше итеп 2009 елгы кризис чорында «исән калу» өчен инфраструктура һәм инновацияләргә басым ясалган планын атап булыр иде.
«Большой форум» сайты «Власть Семей-2011. Правительство. Часть 1» дип аталучы бүлегендә Эльмира ханымның декларацияләнгән кереме өч миллион сумнан артык икәнлеге, ә иренең чыганагы күрсәтелмәгән керемнәре 2008-2010 елларда 11, 15 һәм 17 миллионнан артып китүе хакында яза.
Шәхси тормышына килгәндә, болар хакында Эльвира ханым интервью-мазарларда бик ачылып китеп сөйләшми. Эш кешесе буларак, ул күбрәк хезмәте хакында мәгълүмат бирә. Шулай да аның «Югары икътисад мәктәбе» дәүләт университеты ректоры Ярослав Кузьминда кияүдә икәнлеген һәм Василий исемле 24 яшьлек егет тәрияләп үстерүләрен белгәч, киенү һәм үз-үзен тотышындагы тыйнаклык һәм укымышлылык кебек сыйфатларга ия булуы онытылды, бу кешенең татар буларак киләчәге юклыгын аңладым. Ни кызганыч, зур уңышларга ирешкән югары урыннарда утыручы түрәләребез интернациональ гаиләләр төзи шул. Үз милләтеңнән булган кеше белән гаилә кору карьерага аяк чала, күрәсең…

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading