Хатын-кызларыбызның төп бәйрәме - 8 Март җиткәндә, аларның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыннары, хәзерге хатын-кызның үз-үзен тотышы, аларның ир-атка, үз-үзләренә, җәмгыятькә карата булган таләп мөнәсәбәтләре нинди булуы һ.б. хакында үз фикерләрем белән бүлешергә ният иттем әле.
Алар бүген нәрсә генә эшләми: эшкуарлык белән дә шөгыльләнә, кәттә машиналарда да җилдерә, борынын югары чөеп, озын тырнаклы нечкә бармаклары арасына кыстырган көе, килешен китерә-китерә, тәмәкесен дә төтенләтә, араларында хәмерне дә ирләрдән күбрәк эчүчеләре яки ир-атларның да теләсә кайсысы күтәрә алмый торган йөкләрне күтәрүчеләре (хәер, безнең җәмгыять шартларында таякның авыр башы хатын-кызлар җилкәсенә еш төшә), спорт, җыр-бию, гүзәллек бәйгеләрендә дөньяга танылганнары, башларын пеләшкә кыручылары, тәннәрен буяп һәм тишкәләп бетерүчеләре, хәтта үзләрен ир-ат дип хис итүчеләре, тагын әллә ниндиләре бар. Арадан җаның теләгәнен сайла да ал инде менә.
Сайлау дигәннән, сайлау ул, минемчә, ир-атлар үз-үзләрен ышандырырга тырышканча, «егетләр өлеше» түгел, ә хатын-кыз хакы. Табигатькә генә күз салыйк. Әнә ата кошлар ничек берсен-берсе уздырып матур оялар коралар да, түшләрен кабартып сайрый-сайрый, әнкә кошның аны сайлап алуына өмет итәләр, аны үзенә каратырга, җәлеп итәргә тырышалар. Икенче берләре хатын-кыз күңелен яулау өчен көрәшәләр, сугышалар, тешләшәләр, сөзешәләр... Ни хикмәттер, табигатьтә матур булу да, көчле булу да ул ир-ат җенесенә бирелгән өстенлек. Ата пошиның мәхәббәт мөгезләренә, ата тавис кошының җемелдәп торган койрыгына, һич югы йорт тулы тавыкка хуҗа булып йөрүче әтәчнең урак койрыгы белән тарак кикригенә һәм кояшта җемелдәгән каурыйларына гына карагыз сез - нинди гайрәт, нинди матурлык! Аларның хатын-кыз затыннан булучыларны шул рәвешле үзләренә каратасылары, үзләрен булдыклы, парлашырга әзер итеп күрсәтәселәре килә.
Ә безнең хатын-кызлар исә, киресенчә, үзләре ата тавис кошы сыман ир-атларны үзенә каратыр, ымсындырыр өчен тырыша. Ул кием-салымны гел яңартып торулар, иннек-кершән белән мавыгу, төрледән-төрле аксессуарлар, асылташлар, алтын-көмеш эшләнмәләре тагу дисеңме, яз борын төртергә дә өлгермәгән көе баштанаяк чишенә башлауларын әйтеп тә торасы юк. Әле шундыйларын кайчак бер мәйданга җыеп, мал базарындагы сыман инә күзеннән үткәреп, бәя бирүчеләр дә табыла. Бу күренешне матурлык бәйгесе дип атыйлар. Менә бу ир-атларның күз явын алыр өчен тырышучылары, ичмасам, кызлар тек кызлар инде. Нигездә, ир-ат халкының аңында «кыз булса, шундый булсын» дигән стереотип яши.
Әмма җәмгыятьтәге бүгенге вазгыять, яшәү рәвешебез бөтен стереотипларны да җимереп ташлый. Ник дисәк, үзләрен «көчсез затлар» дип атарга, дөресрәге, ир-атларны шуңа ышандырып яшәргә өйрәнгән хикмәтле затларыбыз соңгы елларда үтә көчәеп китте, гайрәтләнде, үзара һәм ирләр белән тиңләшү генә түгел, күп мәсьәләдә алар белән ярыша, хәтта өстенлеккә ирешә башлады. Кыскасы, базар мөнәсәбәтләренә корылган кыргый капитализм хөрмәтле хатын-кызларыбызның бер өлешен универсальләштерсә, икенче бер өлешен төп вазифасыннан - гаилә учагын саклаучы булудан чикләп куйды.
Бу күренеш хакимиятне дә борчый булса кирәк, РФ Дәүләт Думасында әнә 23 яшькә кадәр кияүгә чыгып бәби тапмаган кызларны армиягә ала башлаячаклар икән дигән сүзләр йөри бит. Болай булса, хәрби хезмәтне дә кызлар кулына тапшырып бетерәчәкбез инде. Хәер, кызлар кайда - егетләр шунда диләр бит, бәлки, ниһаять, соңгы елларда дәрәҗәсе беткән Россия армиясенә дә егетләр теләп бара башларлар иде.
Әби-бабайларыбыз заманында кыз баланы, өлгереп җитүгә, тизрәк кияүгә бирү ягын карый торган булсалар, хәзер ата-ана үз баласына (даһимы ул, юкмы) мәктәптән соң югары белем бирергә тырыша. Шулай итеп, кыз бала зур шәһәргә китеп, тулай торакта яисә фатир арендалап, кимендә тагын биш ел белем ала. Әле өстәмә рәвештә тагын берәр җирдә укый. Югары белемнән тыш (йөртәчәкме ул аны, юкмы) машина правасын да кулга төшерә. Укымагансың икән, син - башкалардан ким-хур дигән сүз.
Элек әби-бабайларыбыз ансыз ничек яшәгәндер, хәзерге яшьләрнең һәркайсына башта айфон, айпад, машина, фатир, инде шуннан соң гына гаилә кирәк. Бүгенге кыз бала күпчелек очракта иргә баш биреп, итагать итеп яшәргә теләми (бу, әлбәттә, сан ягыннан болай да аз булучы җенеснең лаеклы дип табылучылары акрынлап Кызыл китапка кереп баруыннан да киләдер), шуңа күрә дә бөтен нәрсәне үзе булдырырга ашкына. Алгы планга гаилә кору түгел, ә югары белем алу һәм шәхси үсеш кичерү, ниндидер уңышларга ирешү килеп баса. Шулай итеп, хәзерге вазгыятьтә, кыргый базар шартларында кояш астындагы үз урынын билгеләү өчен кызлар егетләр белән ярыша. Әлеге ярыш вакытында «хатын-кыз бәхете» дигән төшенчәнең дөнья кууда түгел, ә балалар тәрбияләүдә, иренә итагать итүдә икәнлеге онытылып та куя. Адәм балаларының, Җир йөзендә парлашып яшәсеннәр өчен, ир белән хатын буларак яратылуы, ә хатын-кызның ир-ат кабыргасыннан яратылган зат булуы истән чыга. Ә бит югыйсә кабырга гәүдәдән аерым яки өстен булырга тиеш түгел һәм була да алмый. Шуңа күрә мондый кызлар йә гомер буе үзләреннән күпкә дәрәҗәлерәк, «бу мине тыңлатырга лаек» дия алырдай ирне көтеп саргаерга, йә киресенчә, хатын-кыз үкчәсе астында яши торган ир белән яшәргә мәҗбүр була. Тик күпчелек ирләрнең гаиләдә ир булып каласы килә. Аерылышуларның ни дәрәҗәдә күп булуы, яшьләрнең гаилә коруга артык ашкынмавы, күп кызларның шәһәргә китеп төпләнеп, ялгыз картаюы менә шул заман таләпләренең татлы җимешләре инде.
Кыскасы, ир-атларны мал табучы көчле зат, ә хатын-кызларны гаилә учагы саклаучы, иренә итагать итеп, балалар тәрбияләүче нәфис зат итеп, идеалдагыча күрәсе килә. Ләкин бүгенге заманның кырыс хакыйкате, еш кына тормыш арбасын ике җенес бергә тартып та әллә ни алга җибәрә алмавы, ягъни Халыкара хатын-кызлар көне барлыкка китерүдә төп рольне уйнаган Клара Цеткин даулаган тигез хокуклар, эмансипациядә яшәү - үз таләпләрен куя. Нәтиҗәдә ир - ир генә булып, хатын хатын гына булып кала алмый, рольләр капма-каршы якка алышына бара. Ир-ат - хатын-кыз роленә, ә хатын-кыз ир-ат роленә күчә барган саен, җәмгыять матриархатка таба атлый. Бүгенге җәмгыять, асылда, хатын-кыз тырышлыгы һәм үҗәтлеге бәрабәренә алга бара.
Комментарийлар