Шәһри Казан

Могҗизага тиң ачыш

Кеше акылы әлегә кадәр дәваларга өйрәнмәгән әшәке чирләр арасында иң куркыныч авыруларның берсе - СПИД. Бүген җир йөзендә яшәүчеләрнең 40 миллионга якыны ВИЧ белән чирли, һәр ел ул авыруны йоктыруның 2 миллионлап яңа очрагы теркәлә һәм ел саен СПИД арабыздан 5 миллион кешене алып китә. Күптән түгел Америка табиблары ВИЧлы...

Реклама

Кызчык - миллионнар өчен өмет
Бәләкәй АКШ гражданкасына тиздән өч яшь тула. Үзенең нинди яман чирдән котылганын һәм бу хәлнең бөтен Җир шары халкы өчен файдалы булырга мөмкин икәнлеген ул әле аңламый. Хәер, кызчыкның организмына кереп урнашып, аны җимерергә җыенган вирусны тәмам җиңелгәнен дә әле 100 процент ышаныч белән әйтеп булмый. Америка табиблары ясаган соңгы анализлар вирусның билгеләре күпмедер күләмдә һаман да сакланганлыгын, әмма аларның актив халәттә булмауларын күрсәткән. Тик ничек кенә булмасын, кыз терелгән һәм бу могҗизалы савыгуны СПИД белән көрәштә бик җитди һәм мөһим адым икәнен танырга кирәк.
Дөнья тарихында ВИЧтан сәламәтләнүнең бу икенче очрагы. ВИЧны җиңгән беренче кеше булып Тимоти Браун санала. Егетне кан яман шешеннән (лейкемия) дәвалаучы Берлин табиблары аңа СПИДка иммунитеты булган донорның сөяк миен күчереп утырту әшәке чирләрнең икесеннән дә берьюлы котылдырырга мөмкин дигән ачыш ясыйлар. ВИЧтан савыгуның бу очрагында шактый зур рольне Браунның кан яман шеше белән авырганы уйнаганын аңларга кирәк, шуңа күрә башка ВИЧлылар өчен бу ысул туры килми.
Ә АКШ табиблары авыру кызчыкны гадәти саналган процедуралар ярдәмендә терелтүгә ирешәләр. Бала туып, 30 сәгать узуга ук, аңа югары активлыкка ия антиретровирус терапиясе курсы билгеләү һәм 18 ай дәвамында берничә көчле препарат эчертү карарлары бик вакытлы һәм дөрес булып чыга. Дөреслектә исә, ВИЧ белән чирләүче бала көтүче хатыннар антиретровирус терапиясен көмәнле чакта ук алалар, бу бөтен илләрдә дә, шул исәптән Россиядә дә шулай эшләнә. Әмма Америка хатынына ул процедура эләкми кала һәм сабый дөньяга ВИЧлы булып туа. Аның каравы, АКШ табибларының кулында чиксез кыйммәткә ия тәҗрибә бар хәзер. Уйлап карасаң, аларның эшләрендә җибәргән берникадәр ваемсызлыгы Җир йөзендә яшәүче һәрбер ВИЧлы авыруга сәламәтләнүгә өмет бирә.
Бәхәсләр әле күп булачак
Әмма АКШ табибларының сүзләренә ышанмаучылар да җитәрлек. Россия белгечләре арасында да бу белдерүне кабул итмәүчеләр бар. Мисал өчен, СПИД Федераль үзәге җитәкчесе Вадим Покровский бу хәлне Америка табибларының үз эшләренә салкын каравы, ВИЧлы авыруларга карата гамьсез мөнәсәбәт дип кенә күрә. Аның сүзләренә караганда, янәсе, безнең илдә шул ук антиретровирус терапиясен көмәнле хатыннарга да, яңа туган нарасыйларга да онытмыйча вакытында эшлиләр икән.
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД белән көрәшү буенча төп белгече Алексей Мазус фикеренчә дә АКШтагы вакыйга бернинди могҗиза да түгел. Аның әйтүенчә, 2010 һәм 2011 елларда Россиядә ике баланы шул ук юл белән ВИЧтан терелткәннәр икән инде. Вируслы булып туган ике кызчыкка да билгеләнгән антиретровирус терапияләре берничә айдан ук уңай нәтиҗәләр күрсәткән. Берсе 2,5 яшьлек, икенчесе 1 яшь тә 8 айлык балалар хәзер сау-сәламәт, ди Мазус.
Ни өчен Россия табибларының бу эшләре дөньякүләм яңгыраш алмаган соң? Нигә СПИД белән көрәштә бик җитди булган шундый мәгълүматны беркем дә белми калган? Хәтта СПИД Федераль үзәге җитәкчесе Покровский да бу очраклардан хәбәрдар булмавын әйткән.
Америкадагы ВИЧны җиңү очрагы тирәсендә бәхәсләр бик күп булачагы көн кебек ачык. Тикшерерләр, сынарлар, тәҗрибәләр үткәрерләр, ахыр чиктә, бәлки уңышсызлыкка да тарырлар. Әмма мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, Америка кызчыгы СПИД чоңгылына батып баручыларга ярдәмгә ыргытылган йомычка кисәгедер бәлки. Табиблар үзләре әйтмешли: «Дәвалап булмый торган чирләр юк, дәваланырга теләмәүче авырулар гына бар».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: