16+

«Резин фатирлар» белән көрәшме?!.

Яңа елдан гамәлгә кергән һәм күпчелек халыкның телендә булган бүген төп кануннарның берсе - Президентның «резин фатирлар» белән көрәш һәм торакларда теркәлү тәртибе турындагы Указы. Аның беренче максаты ил территориясендә хокуксыз рәвештә яшәп ятучы мигрантлар мәсьәләсен чишүгә юнәлтелгән булуга карамастан, вазгыять, ул канунны тормышка ашыру артыннан күзәтергә тиешле Федераль Миграция...

«Резин фатирлар» белән көрәшме?!.

Яңа елдан гамәлгә кергән һәм күпчелек халыкның телендә булган бүген төп кануннарның берсе - Президентның «резин фатирлар» белән көрәш һәм торакларда теркәлү тәртибе турындагы Указы. Аның беренче максаты ил территориясендә хокуксыз рәвештә яшәп ятучы мигрантлар мәсьәләсен чишүгә юнәлтелгән булуга карамастан, вазгыять, ул канунны тормышка ашыру артыннан күзәтергә тиешле Федераль Миграция...

Яңа канунның беренче корбаннары
Канун 3 гыйнвардан бирле эшли башлап, бәйрәм хөрмәтенә билгеләнгән ял көннәре тәмамлану белән, ФМХнең Татарстан буенча идарәсе, җиң сызганып, «резин фатирлар» проблемасы белән көрәш эшенә тотынды. «Алар кунакка йөрүне», беренчеләрдән булып, гражданнардан килгән зарлар буенча башлап җибәрделәр. Шушы атна-ун көн эчендә ФМХ берничә бик «кунакчыл» казанлының эзләренә төшеп, аларның эшләрен прокуратурага тапшырырга өлгергән дә инде.
Әлеге керемлелеге аркасында бик мавыктыргыч бизнес белән шөгыльләнергә җөрьәт иткән Артур Сәмигуллин исемле ир-ат узган ел эчендә үз фатирында 278 чит ил гражданын теркәргә өлгергән. Ә Татьяна Мишина атлы ханымның торагында документлар буенча берьюлы 318 мигрант көн күреп яткан. Һәрхәлдә, теркәлгән булуларына карамастан, чынлыкта ул көтү-көтү халык әлеге фатирларда яшәмәгән. Фатир хуҗалары исә ай саен һәрбер «фатирдашларыннан» 400-500 сум акча алганнар һәм бизнеслары «чәчәк аткан» вакыт аралыгында түгәрәк кенә суммада акча эшләргә өлгергәннәр.
Хәзер яңа канунның Казан буенча беренче корбаннарының эшләре суд карамагына тапшырылган һәм аларның хәйләле юл белән эшләп алган акчалары штрафларны капларга да җитмәскә мөмкин. Чөнки хәзер әлеге җинаять өчен канун тарафыннан билгеләнгән административ җәзаның күләме 100дән алып 500 меңгә кадәр. Хәер, гаеплеләрнең штраф түләп кенә котылулары да бик шикле, аларны мәҗбүри эшләргә хөкем итүләре яки берничә елга төрмәгә озатулары да бар. Яңа елга ике көн кала, Казанның Вахитов районы суды охшаш җинаять буенча карар чыгарып, ялган теркәүләр эше белән артык һәвәсләнеп китеп, фатирына 392 мигрантны «керткән» Илья Левачковны 4 елга рәшәткә артына озатты. Хәзер Сәмигуллин белән Мишинаны да шул ук тәкъдир сагалап торуы бик мөмкин.
Беребез дә читтә калмас, ахры
Ә хәзер яңа канунның бөтен россиялеләргә дә диярлек кагылганлыгы турында. Беренче чиратта, ул Россиянең барлык халкына Конституция тарафыннан ил буенча ирекле хәрәкәт итү рөхсәтенә үзгәрешләр кертеп, кеше хокукларын күпмедер дәрәҗәдә кысрыклады дисәң дә була. Канунда язылганча, хәзер үз өлкәсеннән илнең башка төбәгенә күченгән кеше анда 90 көн эчендә теркәлергә тиеш булачак. Моннан ары яшәгән җирендә «прописка»сы булмаган физик зат 2 меңнән алып 3 меңгә кадәр штрафка тартылачак, ә аны фатирына вакытлыча яшәп торырга керткән хуҗа 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр чыгарып салырга тиеш булачак. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә штрафлар күләме тагын да зуррак. Күрәсең, фатирларны «сдавать» һәм «снимать» итүләр хәзер бик зур проблемага әвереләчәк.
Сорау туа: чит өлкәгә укырга яки эшләргә баручыларга нишләргә? Арендалап торган фатирларына аларны беркем дә теркәргә ашыгып тормый бит. Читтә яшәвенә карамастан, туган нигезеннән теркәлүдән төшәргә теләмәүчеләр дә бик күп. Дустына озакка кунакка барырга җыенган яки башка өлкәдә озын-озак дәвалану таләп ителгән кешегә нишләргә? Канун никахлары рәсмиләштерелмәгән көе читтә бергә яшәүче парларны да аерып бетерү куркынычы белән яный. Торак ипотекасына басу өчен яки башка сәбәпләр аркасында «резин фатирлар»да теркәлгән үзебезнең милләттәшләребез дә җитәрлек. Кыскасы, дөнья булгач, төрле хәлләр була, яңа канун быел байтак россиялеләрнең җилкәләренә өстәмә мәшәкатьләр өстәргә охшаган. Шуңа күрә, әлеге канун, «резин фатирлар» һәм канунсыз мигрантлар проблемасы белән көрәш сәбәбе артына яшеренеп, хөкүмәткә илнең һәрбер гражданы артыннан күзәтү алып бару өчен уйлап чыгарылган, дигән фикер хәзердән үк яңгырый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading