Шәһри Казан

16 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 16 гыйнвар 2014 - 12:18
    Төньяк башкала хоккейчылары хәтер яңарта
    27 гыйнварда петербурглылар Ленинград камалышы өзелүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Блокада шәһәр тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында да иң фаҗигале сәхифә булгандыр, мөгаен. 872 көнгә сузылган камалыш чорында Ленинградның үзендә һәм аның тирә-юнендә 3200 торак хәрабәгә әйләнә, 9000 агач йорт яндырыла, 840 фабрика һәм завод җимерелә. Бу коточкыч...
    525
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 12:14
    Татарстан футболында Билалетдинов чоры булырмы?
    Мәшһүр тренер Зиннәтулла Билалетдиновның «Ак Барс»тагы эшчәнлек чоры Татарстан хоккее тарихына алтын хәрефләр белән язылып калды. Шушы ук фамилияне йөрткән тагын бер милләттәшебез - футбол тренеры Ринат Билалетдиновка исә Татарстан футболы тарихына үз сәхифәсен язып калдыру шансы туды. Мәскәүдә яшәүче белгечнең «Рубин»га баш остаз итеп билгеләнүе Яңа ел бәйрәмнәреннән соң...
    601
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 12:12
    Талак
    Мәгълүм ки, өч тапкыр талак дип әйтү моннан соң син минем хатыным түгел дигәнне аңлата. Күптән түгел әшнәм Рүзәл шул сүз белән бәйләнешле бер гыйбрәтле хәлгә юлыкты. Ул ат фермасында кымыз ясаучы булып эшли: чандыр гәүдәле, буйга хатыны Гүзәлиядән калышса да, гаилә башлыгы буларак, үзен гел өстен-тәкәббер тота, белмәгән эше,...
    562
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 12:08
    «Баш төзәтергә» – дискотекага...
    «Ничек хэллэрен ЯНА ЕЛдан сон? Запойга китмэденме?)) Хэл булса - кил бу среда коне Люксорга! 8 гыйнвар коне бездэ - ПОХМЕЛЬНАЯ вечеринка! Хэр килгэн кешегэ - тозлы кыяр hэм алькаозельцер))) Без синедэ аякка бастырырбыз! Давай, кил! алкаголики - наш профиль !))))». «Ни язган бу?!» - дип исегез китмәсен, социаль челтәрдә...
    1153
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 12:07
    Бер сүз җитә...
    Беркөнне телефон шалтырый. Танышым Розалия икән. «Эльвира, бүтән болай яши алмыйм. Тагын килеп кыйнап киттеләр. Торактан куалар. Бүгеннән бала өчен түләнә торган пособием дә бетте. Эшкә урнаша алмыйм, баланы куярга урын юк. Нишлим? Тәрәзәдән сикерәм дә үләм, баланы да аларга калдырмыйм…» Үкси-үкси елаган танышымны ничек юатырга да белмәдем, аның сүзләреннән...
    602
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 12:05
    Әрәм гомер
    Кап-кара чәчле, кара күзле тупырдап торган таза-сау ир балага Илдус дип исем куштылар. «Әнисенә охшаган, ир бала әнисенә охшаса, бәхетле була», - дип юраганнар иде туганнары. Исеме җисеменә туры килеп бөтен ил белән дус-тату яшәр, дип өметләнгәннәрдер әти-әниләре. Илдус кечкенәдән тыныч-мыштым, азсүзле булып үсте. Эшкә дә әллә ни атлыгып тормады...
    515
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 12:03
    «Ялгышасың түгелме, балакаем?»
    Яңа көн туган саен, Фирзәтнең, тәрәзә каршына басып: «И, Ходаем, нигә дип җибәрдең миңа бу сынауларны», - дип кабатлауларын әнисе ишетсә икән. Өйләнгән чакта үзенең сүзенә колак салмаган улына ничек ялваруларын исенә төшерер иде.
    790
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:58
    Сандугачлар капкада, канатлары – тактада...
    Язмамның баш исемен башта «Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә» дип куярга теләгән идем. Казанда күптән түгел узган җыр фестивалендә сәхнәгә күтәрелеп, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинга бүләк тапшырган «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровка ияреп. Сәхнәгә бүләк тапшырырга менеп, турысын әйтеп төшә алмаганы аңлашыла инде: «Сәхнәдә урын җитәрлек, безнең күңелебез...
    950
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:57
    Уртаклаш син шатлык-кайгыңны
    «ШК»ның кайнар элемтә телефоннары: 562-54-98, 562-50-03 «Шәһри Казан» газетасын яратып укучы хөрмәтле дусларыбыз! Сезне күңелегезне борчыган мәсьәләләр, шәһәрдәге, авыл-бистәләрегездәге яңалыкларны, төрле тәкъдим-фикерләрегезне көнендә-сәгатендә безнең белән уртаклашырга чакырабыз. Сөенечне уртаклашсаң, тагын да арта, борчуны сөйләсәң, бетеп китә, диләр бит. Сезнең тәкъдимнәрегез, сөенечләрегез, борчыган мәсьәләләр газетабызда бирелеп барачак. Безгә югарыда күрсәтелгән телефон...
    538
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:55
    Аракысы – арыштан, бәя үсә ярыштан
    «Аракыга бәя тагын артачак икән», - дигән сүз халык арасында күптән йөри иде инде. Әле аракы иске бәядән сатылса да, тиздән аның 0,5 литрлы бер шешәсе ким дигәндә 199 сум тора башлаячак. 2014 елның 1 гыйнварыннан бу турыдагы документ көченә керде инде. Бәяләр күтәрелү спиртка, шулай ук газ һәм электр...
    530
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:53
    Казанда беренче лекотека ачылачак
    Казанның Яңа Савин районында төзелеп килгән 12 нче балалар бакчасында үсешендә проблема булган балалы гаиләләргә психологик-педагогик яктан ярдәм итеп-күзәтеп тору өчен махсус төркем ачыла. Балалар анда өлкәннәр белән аз вакытка гына киләчәк. Бакчада логопед, дефектолог, психолог, психиатр кебек белгечләр эшләячәк.
    522
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:51
    Тормышның матур яклары турында күбрәк языйк!
    Татарстан, элеккечә үк, иң күп укый торган төбәкләр исемлегендә. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.
    536
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:45
    Хәтер төпкелендә – Фәнис абый
    Бусагадан ук борынга тәмле бәлеш исе килеп бәрелә. Нурсөя апа, яшь киленнәр җитезлеге белән, аш бүлмәсе ягына чыгып, кайнаша да башлый. Мин аңа иярмим - башта ук кунак бүлмәсенә кереп, картинадагы Фәнис абыйга баш кагам, аннан, диварындагы келәменә чигелгән кулъяулыклар эленгән кече бүлмәгә атлыйм.
    1185
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:43
    Таланган байлык бәхет китерәме?
    Борынгылар: «Кеше әйберенә тисәң, кулың корыр», - дигәннәр. Урлашуның начар гамәл икәнен кечкенәдән белеп үсәбез. Дөньяны таный башлагач ук, һәр адымда әдәп-тәртип кагыйдәләрен өйрәтү башлана. Балалар бакчасында булсынмы, мәктәптәме - начарлыкка өндәү юк. Гаилә турында әйтеп тә тормыйм: һәр ата-ананың баласын тәртипле, яхшы итеп күрәсе килә.
    674
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2014 - 11:40
    Ниләр көтә иртәгә?
    Мишель Нострадамус юравы: «2014 елда дөньяны битарафлык һәм законсызлык дулкыны каплап китәчәк». Аңа ышансаң, Нострадамус бу елда Җир шарында күптөрле табигать бәла-казалары көтелә дип куркыткан. Иң куркынычы шунда - сынау алдында бердәм булырга тиешле кешеләр һәрберсе үзе өчен генә куркып яши башлаячак. Бу хәтта дәүләтләр арасында төзелгән килешүләрнең бозылуына китерәчәк....
    520
    0
    0
Реклама