Аяз татар милләтенең таркаулыгына, киләчәгебезнең томанлы булуына нык борчылып яшәде. Милләтне милләт итеп саклап торган динебезне түбәнсетүгә нык рәнҗеде. Диннең тәэсир итү көченә ихлас таянырга өндәргә тырышты. Сүземә дәлил итеп 1990 елда Переделкино иҗат йортыннан миңа язган хатыннан бер өзек китерим әле. «Өченче көн ташкентлы Раим Фархади: «Киоскларда алтмыш сумга...
Аяз татар милләтенең таркаулыгына, киләчәгебезнең томанлы булуына нык борчылып яшәде. Милләтне милләт итеп саклап торган динебезне түбәнсетүгә нык рәнҗеде. Диннең тәэсир итү көченә ихлас таянырга өндәргә тырышты. Сүземә дәлил итеп 1990 елда Переделкино иҗат йортыннан миңа язган хатыннан бер өзек китерим әле. «Өченче көн ташкентлы Раим Фархади: «Киоскларда алтмыш сумга Коръән бар иде», - дип, кемгәдер әйтеп тора иде, колагыма чалынды. Хәбәрне Марс Шабайга җиткердем. Кичә ул бичәсен ияртеп Мәскәүгә киткән дә Госкомиздатка кагылып, шуның китап кибетеннән миңа да Коръән алган! О, сөенеч! Коръәнле дә булдым. Кичә-бүген буш вакытымда шуны укып, аңларга тырышып ятам. Бик кирәк иде, бик! Алланың рәхмәте белән булсын!» Шушы юллардан аңлашылганча, Аяз дингә нык тартылды, әмма дә ләкин аңа яшәү юлында, ул мөмкинлекләргә атлап кермәслек итеп, корычтан койма корып куелган иде. Коммунистик идеология диннәрне төбе-тамыры белән бетерү юлына баскан елларда йортларда иман нуры саклап торган Коръәннәргә дә шәфкать булмады. Әти-әниләр, шул афәттән котлары очып, дини китаплардан тиз-тиз котылу ягын караганнар. Күңелләрендә сакланган догаларны да балаларына ятлатып калдырырга омтылмаганнар. Шулай итеп, без үскән, без яшәгән чорда Коръән китабын кулга төшерү дә зур проблемага әйләнгән иде. Ниһаять, күргәнебезчә, Аяз да 62 яшендә кулына Коръән тоту бәхетенә ирешкән...
Аяз Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән Газиз Кашапов-Үзиле белән 80-90 нчы елларда дустанә хатлар алышты, гаиләләребез белән җылы аралашып яшәдек. Аяз ул иҗат иткән әсәрләргә уңай мөнәсәбәттә булды, алга таба басылачак язмаларыннан да хәбәрдар иде. Әмма рәхимсез үлем илле яшен дә тутырып өлгермәгән талантлы каләм иясен 1991 елның 30 августында безнең арабыздан алып китте. Урыны җәннәттә булсын! Гаиләсенә сабырлык бирсен Ходай!
Аяз шул ук сәфәре вакытында Газизгә язган хатында да динебезгә мөнәсәбәтле сүзләрен ирештергән. Газета укучыларга да әлеге хатны тәкъдим итәсем килде.
Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА
25 октябрь, 1990 ел, Переделкино. Көндез. Газиз, саумы!
Мәскәү - Казан, Казан - Мәскәү поезды, без бу хурлык юлын нык күрмәсен өчен, кара төндә уза. Алай да, Мәскәүгә җитәргә дигәндә көн яктырып бетә дә, соңгы елларда мин кызыксынып күзәтә торган ике урынны ап-ачык күрсәтә. Җитмеш бишенче чакрымда, бездән килгәндә уңда, киң ачыклыкта, буй сузган камышлар арасында менә ничәмә-ничә еллардан бирле автобус үләксәсе череп ята. Резин-калайлары күптәннән юк, буявы уңып күгәргән калайның автобус диярлеге дә калмаган. Мәгәр анысы гаҗәп түгел, автобусның нәкъ шушы урында кереп батуы һәм шунда мәңгегә калуы гаҗәп! Ачыклыкның чит-читендә тәбәнәк, нәни генә җилдә дә атынып-селкенеп утыра торган «атаклы рус урманнары»: усак, зирек, кәрлә каеннар... Аларны һәр яктан сазлык-баткаклар каймалаган. Бер якка да үтәрлек юл юк, тоташ сазламыклар, дым, чүп-чар үлән, әрсез камышлар. Кая барган, каян кайта диген, әллә Алланың каһәре булып күктән ингәнме бу сурәбәт? Үткән саен шушы үләксәне күрми үтмим, карамыйча калмыйм, караган саен, ул миңа коммунистлар партиясен, совет властен исемә төшерә. Башы һәм азагы юк, барыр юлы шәйләнми, ә үзе нәкъ уртага кереп урнашкан, камышларны изгәндер, суны качыргандыр. Быел үттем, үләксә һаман шунда. Тагын да мескенләнгән, зәгыйфьләнгән, черегән, калҗайган, какшаган, ә һаман бар! Тимер-томыр җыючылар да керерлек түгел янына, коммунизмга куелган хурлык һәйкәле булып тагын күпмедер торачак...
Утыз өченче чакрымда, уңда мөселман зираты. Зиратка аяк басканым юк, белешләрем дә күмелмәгән, әмма шуның шыксыз гына коймасы, ямьсез генә капкасы өстенә куелган айны күргәч, күңел әллә нишләп сискәнеп китә. Гаҗәп ул, әй! Менә мин керәшен авылында хәлгә килдем, балачагым, яшьлегем керәшеннәр арасында үтте, татар дигәндә әби-бабам яшәгән Югары Әхмәт авылын хәтерлим дә Игәнәбаш, Кәшер авылындагы туганнарым исемә төшә. Әти, әнием дингә, Аллага ышанмадылар, әти, партиядән, совет власте эшчәнлегеннән ерак торса да, дингә дә тартылмады. Әни аңа ияреп диннән язгандыр дип уйлыйм. Әмма мин диндар Сөләйман бабамны, җәйге озын көннәрдә, көйдерерлек эссе җәйләрдә дә уразасын куймаган, намазын онытмаган сөекле Зөләйха әбиемне күрдем... Менә хәзер Коръән укый башласалар, беренче иҗегеннән үк минем бала йоннарым кабара, күз төпләремә яшь килеп бөялә, рухым сулкылдап-сулкылдап җылый, үкси, мин үземнең бик мөһим, бик кадерле бер нәрсәдән - дини белемнән мәхрүм калуымны сизәм. Әгәр мин Коръән укып, аңлап, аңлата алырлык дәрәҗәдә булсам... Әгәр мин Библияне хәтер пычранганчы укып өйрәнсәм... Әгәр мин Будда тәгълиматы белән якыннанрак танышсам... Әгәр мин Рәчәйгә кайтучы Розанов, Флоринскийларны укып белсәм... Библия һәм башка дини теорияләр белән Коръән аша танышырга кирәк булган бит, әй! Әгәр бер динне бик яхшы үзләштерәсең икән, икенчесенең үзәгенә керү кыен түгел, ислам динен якты шәм итеп, аңа ышанып, аңа инанган очракта христиан динен аңлау, чагыштырып карау ансат булыр иде. Безнең буыннар, ничәмә-ничә еллар җирне кулда тотып, сукырлыкка хөкем ителгәннәр шул. Шул Мәскәү зираты яныннан үткән чакта якты күңел белән дога да укый белмим! Догасыз тилмереп яткан, онытылган, туганнары да җирдән киткән ятим җаннар әллә анда юктыр дип беләсеңме?! Менә ничек бит без: сабыр гына вагон үләксәсенең череп ауганын, югалганын көтеп йөрибез. «Әй! - ди бугай күңел, - ул бетәргә мәҗбүр инде!» Ә зират яныннан үткәндә ихлас догалар укырга тиешлегемне бу килгәндә генә ачтым. Бу юлы гына, алтмыш икедә! Алтмыш икедә зират ягына башкача күз белән карыйсың, бүтән уйлар күңелгә иярә, поезд шәбәеп чапса да, ул уйларны юл буенда чәчеп бара алмыйсың, алар синнән калмый, әнә ич килгәнемә тәүлек булса да, мин эшемне бүлеп шул уйларга кайтам, урыс җирендә яткан дин кардәшләремне мин сызланып уйлыйм һәм кинәт кенә шушы тимер юл астында күмелеп калган кан кардәшләрем, борынгы бабаларым искә килеп төшә. Урыс җиренә яу чапкан, ил-җир, Идел-йорт, Казан өчен җаннарын биргән шәһитләрне дә уйлыйм. Әгәр быел Казанны яу алганга 438 ел тулмаса, шул уңай белән Сөембикәбез янына унбиш мең татар җыйналмаса, минем күңелгә мондый уйлар килер идемени? Казаннан Мәскәүгә барганда, Мәскәүдән Казанга, сөекле мәркәзебезгә кайтканда, авызыбызда гел дога, күңелебездә яктылык уты гына булырга тиеш ләбаса! Ә без... агач авызлар, шушы тимер юлдан съездларга бардык, съездлардан кайттык, алдыбызда шешә, авызыбызда анекдот булды, көлдек, җырладык, кочаклаштык... Ә берчакта да, беркемнән дә юньле сүз, әрвахларның тар ләхетләрен яктырта торган, шәһитләрнең җанын җылыта торган дога чыкмады... Әгәр Казанда унбиш мең кеше бердәм Хәтер көнен үткәргән булмаса, миңа да бу кадерле уйлар иңәчәк түгел иде бит! 1945 елның көзендә мин университетның беренче курсына укырга кердем, Академия театрында беренче караган спектаклем Х.Уразиков белән М.Гали язган «Каюм Насыйри» әсәре булды. Спектакль томанлырак булса да хәтеремдә, ләкин мине иң гаҗәпләндергәне кәттә-кәттә ирләрнең, затлы киемнәргә төренгән адәм балаларының татарча сөйләшеп йөрүе булды. Безнең якларда татарча сөйләшкән кеше - фәкыйрь, затлы киенгән кеше татарча сөйләшми торган иде. Яшьлектән бер эпизод... Зәй юлыннан җиде-сигез малай тыпыр-тыпыр, ялан тәпиләр белән юл тузанына чигү чигеп, Багражга кайтып киләбез. Трантаска киерелеп утырган, өс-башы бик яхшы, бүлтәеп торган тук корсагын алга этеп күрсәткән бер атлы безне куып җитте. Тимеркүк айгырын тыйды, без лакланган трантаска, атның чуклы эшлияләренә, җизләнгән күн йөгәненә исебез китеп катып калдык. Атлы безнең белән янәшә бара башлады, эре генә, вәкарь белән генә рус телендә өч-дүрт сорау бирде. Кайсы авылга барганын белә күпертмән корсак, безнең татар-керәшен балалары икәнне дә күреп тора, керәшен малайларында балагы тездән генә зәңгәр киндер ыштан, төймәсез изүле юып сизерәп беткән киндер күлмәк... Ничә яшьтә идек икән? Бәләкәйләр идек, русчаны белмибез дә белмибез, шәп кешедән курку да каушаткандыр инде, тегенең сорауларына юньләп җавап бирә белмибез генә, агай!.. Байтак интектергәч, атка да төрле яктан кигәвен, чебен явы куна башлагач, бүксә авызын бер якка чалшайтып: «Авылыгызда аерымнар бармы?» - диде. Без «единоличник» дигәнне аңлый алмыйча озак тинтерәгәч, юлчы татарча сөйләп җибәрде дә, без карга балалары сыман: «Бар, бар!» - дип каркылдагач, тагын бөек телгә күчте... Икенче көнне ишеттек, бүксә юлчыбыз леспромхоздан килгән өтек кенә дәрәҗәле бер вәкил, татар икән. Баграж аерымнарын, колхозга кермәгән, элеккеге кулак токымнарын зелпе тамыры җыярга чакыра икән... Ә без... «аты, сбруйлары, трантасы, үзе!» Мөгаен, йә Казаннан килгәндер, Мәскәүдән үк түгелме дип, әтиләрнең колагын торгызган идек. Урысча сөйләшкән кеше безнең өчен куркыныч та, ерак та, биек тә иде. Һәм 45тә, чибәр апалар, кәттә абыйлар, һич тарсынмыйча, тайчынмыйча театрда! Театрда! Казанда! Теттереп татарча сөйләшеп йөриләр... Миңа ул чакта унҗиде яшь... Алтмыш икедә миңа татарларның унбиш-егерме мең булып җыелуын күрергә насыйп булды! Без, яшь Идел елгасы булып, Ирек мәйданыннан Сөембикәбез янына тоташтан актык. Ниһаять, меңләгән татарның туган телендә гөрләшеп яу булып барганын да күрергә язды... Шөкер, без әшәке яу булып, дошманлык әләмнәре тотып, бүтән милләтләрне каһәрләп бармадык, күңелебездә моннан 438 ел элек, октябрь уртасында, батырларча шәһит булган бабаларыбызны искә алу иде. Изге максат, тапсыз максат, халыкның аңын уятырлык көчле максат...
Тәкбир әйттеләр, мин катнашмадым. Тел каткан, тел бөгелми, изге сүзләр сытылып, ватылып иреннәрдән җиргә кургаш булып коелырлар төсле... Әй-й-й!!!
Ярый, Газиз, килдем, урнаштым, күргәнеңчә - эшкә тотындым. Ахыры хәерле булсын!
РS. Газиз!
Үз вакытында мин синең бер сүзеңә ныклы игътибар биреп бетермәгәнмен... Гафу! Син армиядә чакта үзең күргән бер эпизодны сөйләгән идең. Спасскида лагерь бетерелә, сез, бер төркем офицерлар, шушы лагерь корылмаларын, мал-мөлкәтне кабул итәргә Спасскига киләсез... Хәзер эш дәвамында бу эпизодның искиткеч мөһим икәнлеген уйладым. Спасск - әле чынлап торып ачылмаган сер. Ләкин җирнең әнә шул мәйданында әллә ниләр булып беткәнен без белеп бетермибез. Мин шәхсән Спасскида булмадым, мәгәр иптәшләрнең сөйләшүләре буенча (Копач Иван, Федор Попежук һ.б.) мин анда булып узганнарны теркәп китәргә җыенам. Әгәр вакыт табып, анда күргәннәреңне, ничек, кемнәр белән... һ.б. документаль рәвештә миңа юлласаң, бу синең миңа зур ярдәмең булыр иде. Әгәр теләгәнемне тормышка ашырып әсәр языла икән, мин, әлбәттә, анда синең исемеңә, синең документларыңа таяначакмын. Шуны эшлә әле, зинһар, ярыймы?..
Кышкы бишмәт киеп килгән идем, монда җылы көз... Йөрим чүлмәк булып җылыны куркытып. Уфадан Марат Кәримов монда, шуның белән генә аралашам...
Комментарийлар