16+

Тибеп җибәрсәң, капка аша оча инде (юмореска)

Җәмәгать, кешеләрнең йөзләренә игътибар белән карагыз әле сез.

Тибеп җибәрсәң, капка аша оча инде (юмореска)

Җәмәгать, кешеләрнең йөзләренә игътибар белән карагыз әле сез.

Адәм балаларының чыраенда төрле җәнлекләргә, балыкларга һәм кошларга охшашлык табарсыз. 

Хайван хуҗасына охшый, диләр. Монысы да дөрес. Хәзерге хайваннар хуҗасына охшау гына түгел, заманасына карата да үзгәреш-яраклашу кичерә, мәгәр. СССР чорындагы мәчеләр, мәсәлән, тырышлар, үз хезмәте белән көн күрүчеләр иде. Өйдәге, шулай ук абзар-келәттәге тычканнарны чүпләп кенә тордылар. “Менә тагын берне тоттым”, – дигәндәй, тешләренә эләктергән тычканны хуҗаларына күрсәтерләр иде.

Бүгенге мәчеләр, әллә күз читләре белән генә телевизор-интернет карап, әллә Европадан кертелгән “әфсенле” ризык ашап, тәмам азындылар. Европарламент депутатларын хәтерләтә бүгенге мәчеләр: үзләре кәпәрләр, үзләре ялкаулар, үзләре астыртын-хәйләкәрләр.

Авылдагы мәчеләргә булыр, дип, калган ризыкларны алып кайта торган гадәтебез бар. Җомга кичендә яки шимбә иртәсендә ишегалдында унлап мәче көтеп утыра, билләһигазим. Әбинең мәчесе исән чагында чит мәчеләр капка астыннан гына карап торырлар иде. Хәзер ишегалдында демократия, ачык йөз күрсәткән саен башка менәләр. Һәр мәчегә кыяфәтләренә һәм гамәлләренә карап, исем-кушаматлар тактым. Араларыннан берсе үтә дә важный кылана. Анысы – Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен булды. Тәлинкәгә салынган сөякләргә турсаеп кына карап тора, мәчеләр өчен җитештерелгән “кети-мети” ризыгы кирәк тегеңә. Урсулага ялагайланып, Эстониянең элекке премьер-министры Кая Каллас кушаматлы мәче ямьсез тавышы белән төкрек чәчә.

– Сөяк ташлаганнар. Мыскыл итәләр, без дәрәҗәле мәчеләр, – дип сөйләнүе хайваннар телен белмәсәм дә аңлашыла.  
Тибеп җибәрсәң, капка аша оча инде. Жалкы, җан иясе бит, әлегә сөйләнсен.

СССР чорындагы мәчеләргә азрак ите калган сөяк бирсәң, рәхмәт хисендә мырауларлар, шул сөякне көне буе кимерерләр, икенче көнне дә ялап, кикереп йөрерләр иде. Европа берлегенә кергән эреле-ваклы мәчеләр заманында бушка ашап үскәннәрен онытканнар. “Сөяк ташлаганнар, мыскыл итәләр”, – дип чәчрәгән булалар. Бушка ашау бетте, апаем. Хәзер капитализм, һәр әйбер өчен түләргә кирәк. Түлисең яки инде тычканыңны үзең тотып ризыкланасың.
Бер мәче башта тәртипле генә күренгән иде. Тәртипле булгач, калган аш та, сөт тә эләкте тегеңә. Салкыннарда өйгә кереп, җылылык торбасына ятып йокысын да туйдырып чыга иде. Урсула котырттымы шунда, берсендә әлеге мәче ишегалдыбызга косып чыгып китте. Шунлыктан, бу мәчегә Германиянең элекке канслеры Ангела Меркель кушаматы эләкте.

Вакытында ашарларына бирмәсәң, ун мәче ишек һәм ачык тәрәзә төбендә йөз төрле тавышка дәррәү кычкыра. 

– Пер-р-рәс, хөрәсәннәр! Бабаем әйтмешли, мур кыргыры нәрсәләр. Сезгә түгел, үзебезгә дә ашарга пешмәгән әле монда, – дип куалыйм тегеләрне.
Селкенмиләр дә, нурсыз карашларын төбәп, көтеп утыралар. Ишегалдына усал эт алып кайтып куям әле. Күрсәтер ул сезгә чит йортның ишегалдына җыелышып, бушка ризык даулап утыруның нәрсә икәнлеген.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading