16+

Иске Татар бистәсендә яшәүче Нурания апа Пләтән мунчасы һәм җәннәт бакчаларын кайтарырга тели

Элек-электән Иске Татар бистәсендә татар интеллигенциясе, байлар, сәүдәгәрләр гомер иткән. Шул нәселне дәвам иттерүче буын арасында әле бүген дә Татар бистәсендә яшәүчеләр бар. Җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамында танылган сәүдәгәр Арслановлар, полиграфист Бикчәнтәевләр нәселен дәвам иттерүче алтынчы буын Нурания апа Биктимеровада кунакта булып кайттым.

Иске Татар бистәсендә яшәүче Нурания апа Пләтән мунчасы һәм җәннәт бакчаларын кайтарырга тели

Элек-электән Иске Татар бистәсендә татар интеллигенциясе, байлар, сәүдәгәрләр гомер иткән. Шул нәселне дәвам иттерүче буын арасында әле бүген дә Татар бистәсендә яшәүчеләр бар. Җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамында танылган сәүдәгәр Арслановлар, полиграфист Бикчәнтәевләр нәселен дәвам иттерүче алтынчы буын Нурания апа Биктимеровада кунакта булып кайттым.

Нигезем бетсә, үзем дә үләм

Нурания апа 80 яшендә булса да, җитез, актив (күз тимәсен үзенә), мин килгәндә кара җиләктән пирогларга кадәр пешереп куйган иде.

Әнисе Оркыя ханым танылган Фатиха Аитова гимназиясен тәмамлаган. Укыган чагында чиккән сөлгеләре, уку әсбаплары әле хәзер дә саклана. Әнисенең әтисе Мөхәммәтгали Бикчәнтәев 47 ел типографиядә эшләгән. Нурания апаның әтисе исә танылган сәүдәгәр - Арслановлар нәселеннән. Арслановлар Казанда сабын җитештерү заводын җитәкләгәннәр, мәчетләр салдырганнар. Габделбарый абыйның бишләп кибете булган. Шуларның берсе Иске Татар бистәсендәге печән базарында иде дип искә ала әңгәмәдәшем. Гаиләләре белән әнисе ягында - Бикчәнтәевләр нигезендә - Тукай урамындагы татар бае Мостафа Кәшәй йортында гомер кичергәннәр.

- Ул йорт таштан ясалган иде. Аскы каты асраулар өчен булган, өске катында бай үзе яшәгән. Безнең өй турысыннан трамвай уза. Ул үтеп киткәндә, йорт эчендәге бөтен нәрсә селкенә инде, ә безгә бәйрәм кебек. Ә менә трамвайга утырып йөрми идек, бистә буйлап җәяү йөрергә яраттык. Трамвайларга кадәр атлы тарантаслар йөргән. Алар хәзерге такси ролен үтәгән. «Барабуз» дип урам буйлап кешеләрне ташып йөргәннәр. Хәзер дә тора безнең йорт, дөрес, элекке хәлендә түгел инде. Узган саен туктап, әрвахларга дога кылам. Төзекләндерү вакытында аның матур үрнәкләрен калдырмадылар. Ә нинди вак, төгәл итеп эшләнгән бизәкләр иде анда, бер рәт зиг-заг, бер рәт йолдыз сурәте, бер рәт шакмак. Кыскасы, төссез йортымны күреп еладым, рәнҗедем. Саклана торган объектлар исемлегендә булмагач, болай да ярый дигәннәрдер инде. Нигез сакланып калуына сөенәм, безнең яндагы йортларны җир белән тигезләделәр бит. Нигезем бетсә, үзем дә үләм инде мин, - ди Нурания апа.

Мәйданда - егетләр, Мәхәббәттә - кызлар

Иске Татар бистәсе, яз җитсә, ап-ак чәчәккә күмелә торган булган. Һәр кеше алмагач, чияләр үстергән. Шуңа да бистәне - «энҗе бөртеге», ә дүрт бакчасын җәннәт бакчалары дип йөрткәннәр. Иске Татар бистәсендә озак еллар яшәүчеләр хәзер җитәкчелек белән шул бакчаларны торгызу турында сүз алып баралар. Бик матур бакчалар булган ул. Нурания апа сөйләвенчә, дүртесе дүрт төрле, һәркайсы аерым төстә, төрле мәгънәгә ия. Юныс мәйданына тоташып киткәне Мәйдан бакчасы дип аталган. Анда барысы да горур, бакчаны әйләндереп алган рәшәткәләр дә биек. Монда мәчеттән чыккан ирләр, шәкертләр җыела торган булган. Апанаевлар йорты янында - Мәхәббәт бакчасы. Бу - кызлар җыела торган урын. Монда фонтан да булган. Мәхәббәт бакчасында чәчәк клумбалары үзгә, шакмак формасындарак, рәшәткәсе тимердән, чәчәкле. Һәр бакчада да ак, сары акацияләр үскән. Тукай музее янында Хәсрәт бакчасы урнашкан. Мәхәббәт бакчасына кызларга ияреп килгән асраулар (ул заманнарда, XX йөз башларында кызларны ялгызларын гына чыгармаганнар) шул Хәсрәт бакчасына җые­ла торган булганнар. Асраулар гел борчуларын сөйләшәләр диептерме, хәсрәт дигән исем биргәннәр бакчага. Тагын бер сәбәп - сугыш елларында биредә окоп булган, ди. Дүртенче бакчаның урыны да беткән диярлек инде. «Бәхетле» кибете салып куйганнар анда. Чаткы бакчасы булган ул.

- «Чаткы» кинотеатры бар иде анда. Һәр көнне Иске Татар бистәсендә танцылар була иде. Тынлы оркестр уйный, без биибез. Кинотеатрда башта документаль кино күрсәтәләр. Ул көндәлек яңалыклардан тора, анда Сталин сөйли. Аннары фильм карыйбыз. Соңрак кичке уеннар, танцы башлана. Ул чакта телевизорлар юк, әни безгә гел «туманные»гызга барыгыз инде дигәне истә. Киноны караңгыда, томан эчендә кебек караганга, «туманный» дип йөртәләр иде алар, - ди Нурания апа.

Бистә - бер гаилә

Иске Татар бистәсе бер автономия кебек иде, дип искә ала әңгәмәдәшем.

- Үзенең почтасы, поликлиникасы, бала тудыру йорты, мунчасы. Мунча дигәннән, икенче хыялым - әнә шул мунчаны торгызу. Бинасы исән аның, 150 еллап Казан халкына хезмәт итте ул. Торбасы ярылгач кына ябылды. Бу - хәзерге «Нәфис» заводы тирәсендә урнашкан Пләтән (Кристовниковлар) мунчасы. Шәригать кануннарына таянып эшләнгән иде ул: ирләр бер җирдән керә, хатын-кызларның ишеге бөтенләй башка якта, юллар кисешми. Кечкенә чагымда солдатларның, отрядлары белән җыр­лап, шул мунчага барганнарын хәтерлим. Бәби туса, бистәдә бәйрәм була иде: 40 көнгә кадәр котлыйлар. «Бәби мунчасы» дигән нәрсә бар иде. Хуҗа кеше мунчада номер ала. Бистә халкы чиратлашып, «бәби мунчасы»нда юына. Туган бала хөрмәтенә ягылган мунчада юынсаң, яшәрәсең, дигән ышану бар иде.

Бистәнең үз базарчыгы да гөрләде. Хәллерәк кешеләр ишегалдында күркә, тавык тота иде. Сыер асраучылар да булды. Базарчык­та сөт, күкәй саталар иде. Без бер гаилә булып яшәдек. Гайбәт сөйләшкәнне хәтерләмим. Татар бистәсендә руслар да торды. Безнең күршедә Клавдия апа бар иде. Ни хикмәт, без русчага өйрәнә алмадык, ә менә руслар безнең белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр иде. Иске Татар бистәсендә озак яшәүчеләрнең үз советлары бар (совет старожил). Нурания апа анда әйдәп йөрүче. Бистә ташландык хәлдә булганга да нык борчылып, 20 елдан артык җитәкче бусагасын таптаган, хатлар язган алар. Рөстәм Миңнеханов бозны кузгаткан. Йортларны төзекләндерә башлаганнар. Шәһәр мэры Илсур Метшин көн саен диярлек бистәгә үзе килеп карап йөргән.

- Безгә башта шул ук йортларыгызда каласыз диделәр. Әмма алай булып чыкмады. Моннан күченгәндә, кешенең кулында - тартма, күзендә яшь иде. Кайсының нигезе бөтенләй сакланып калмады. Мин бистәдән китмәдем, хрущевкада яшәп калдым. Хәзер йортым, Аллага шөкер дип торырлык. Бистә матур, күз явын алырлык, Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, - ди Нурания апа.

Нурания апа белән дүрт сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Байларның җәйге агач йортлары, бер гасыр чәчәк аткан сиреньнәр, капкалардагы кыңгыраулар, сугыш елларында Нурания апаның госпитальдә дәваланган яралыларга концерт куеп йөргәннәре, дәү әнисенең мәктәпкә барганда 50 тапкыр бисмилла әйтергә өйрәтүе, пионериядән чыгармасыннар өчен догаларны пышылдап кына кабатларга кушуы , тагын башка күп кенә кызыклы хатирәләрне бер язмада гына тасвирлап бетереп булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading