16+

Тутырылган алмалар рецепты

Чәй өстәленә менә дигән десерт.

Тутырылган алмалар рецепты

Чәй өстәленә менә дигән десерт.

Тутырылган алмаларны әзерләү өчен 3 алма, 100 гр эремчек, 3 чәй кашыгы шикәр комы, чеметем генә корица, 50 гр йөзем, 2 данә күрәгә, 50 гр фундук, 50 гр әстерхан чикләвеге, 1 чәй кашыгы каймак, 2 аш кашыгы лимон согы, чеметем генә ванилин кирәк булачак.

Алмаларны юып, аларның уртасын чистартабыз. Моны кашык белән дә эшләргә мөмкин. Иң мөһиме алма эчлегендә бушлык калырга тиеш. Лимон согын бераз гына су белән кушып, алмаларга сөртәбез. Бу аларны каралудан саклаячак.

Йөзем һәм күрәгәне юып, вак итеп турыйбыз. Чикләвекләрне дә чистартып, пычак белән ваклыйбыз. Эремчек, йөзем, күрәгә, чикләвекләр, корица, ванилин, каймакны бергә кушып, әйбәтләп бутыйбыз. Әзер массаны алмалар эченә салабыз. Әлеге ризыкны шул килеш тә, духовкада алмалар йомшарганчы пешереп алып та ашарга мөмкин.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading