16+

19 килограмм авырлыктагы пәрәмәч пешергәннәр

Йошкар-Олада мари кухнясының популяр ризыгы булган иң зур подкоголь пешергәннәр.

Йошкар-Олада мари кухнясының популяр ризыгы булган иң зур подкоголь пешергәннәр.

Формасы белән пилмәнне хәтерләтә торган пәрәмәчнең эчлеге итеп эремчек тә, ит тә, гөмбә дә кулланыла. «Тёплая речка» трактиры хуҗасы Иван Антропов сүзләренчә, татарларның чәкчәге, Туланың прәннеге бар, мариларның да милли ризыкларын танытырга кирәк. 19 кг авырлыктагы һәм 70 см озынлыктагы подкогольның фотоларын һәм эшләү барышын төшергән видеоны, рекордлар китабына кертү өчен, кирәкле инстанциягә җибәрәсе генә калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading