16+

36 көнлек веломарафонга Парижда нокта куела

4 августта Астанада старт алган веломарафон 12 августта Питрәч аша узды.

36 көнлек веломарафонга Парижда нокта куела

4 августта Астанада старт алган веломарафон 12 августта Питрәч аша узды.

Әлеге марафонның уникальлеге – анда начар күрүчеләр катнаша. «Мөмкинлекләр чикләнмәгән дөнья» дип аталган бу марафонда Казахстан, Россия, Белоруссия, Польша, Германия һәм Франция илләренең 30 шәһәреннән катнашучылар 5 мең чакрым ара узарга тиеш, бүгенге көнгә шуның 2 мең чакрымы узылган инде.

Питрәчтә марафончыларны Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов һәм Питрәч районы җитәкчеләре сәламләде, районның спортчылары һәм яшь артистлар чыгыш ясады. Эльмира Зарипова билгеләп үтүенчә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган әлеге веломарафон спорт, мәдәни һәм сәяси яктан әһәмияткә ия.

Веломарафончылар командасын Бахтияр Базарбеков җитәкли. Аның дусты һәм командадашы Кенжегул Сейтжан кояш яктысын чак кына күрә. Ул – беренче төркем инвалид, шулай булуга да карамастан, Парижны күрергә хыяллана. Мәгълүм булганча, Казахстан башкаласы Астанада башланган веломарафон Парижда тәмамланачак.

13 августта марафончылар Татарстан башкаласына килеп җитте. Аларны республиканың Спорт, шулай ук Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, шәһәрнең башкарма комитеты, велоспорт федерациясе вәкилләре Совет районының Газпром ягулык станциясендә каршы алды. Аннан веломарафонда катнашучылар Татарстандагы Казахстан консуллыгына юл тотты, әлеге ара 10 чакрымны тәшкил итә. Консул белән очрашканнан соң, марафончылар катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Начар күрүчеләр өчен өченче тапкыр узучы әлеге 36 көнлек веломарафонда 16 кеше катнаша.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading