16+

Абау! Тәрбиягә алган өч яшьлек баласын үтергән!

14 яшьлек кызның көндәлегеннән хокук сакчылар тәрбиягә балалар алган гаилә турында белеп алган.

14 яшьлек кызның көндәлегеннән хокук сакчылар тәрбиягә балалар алган гаилә турында белеп алган.

Самарада яшәүче хатынның үзенең өч баласы булган. Бертуганы наркотиклар кулланганлыктан, аналык хокукыннан азат ителгән һәм аның баласын да тәрбиягә алган, дип яза «МК». Опекага бала алуның файдалы икәнен белеп, ә аның өчен аена утыз мең сумга якын акча бирәләр, 2018 елда балигъ булмаганнар үзәгеннән тагын ике баланы - ике яшьлек һәм тугыз айлык малайларны гаиләсенә алып тәрбияли башлый.

Олысы сөйләшми, башка балалар белән уйнамый, сәгатьләр буе бер ноктага карап утыра, астына сиюе исә яңа әнине чыгырыннан чыгара. Аның балага сүгенеп, кыйный, буяган ыштаннарын үзенә юарга мәҗбүр итә. Хатынның үз кызы бу галәмәтләр турында көндәлегенә язып бара: «Әни аны буа, типкәли, салкын су астында юындыра, төнлә махсус йоклатмый.

Полициягә барып әйтер идем, әмма башка балалар жәл» дип язган ул. Бала өчен тәмуг бер елга сузыла. Күпмедер вакыттан соң аны хастаханәгә китерәләр, тәненең ун проценты янган була. Монда гаеп башка балаларда була, алар сабый өстенә кайнар су коя. Бервакыт исә бала елый башлагач, әнисе аны кыйный һәм бала ваннага башы белән бәрелә. Ашыгыч ярдәмне бер сәгатьтән генә чакыралар. Әмма соң була – бала комага китә. Берничә көннән үлә дә.  Хатын-кыз башта гаепне табибларга аудармакчы була, имеш, даруның дозасында ялгышканнар. Аннары бала үзе башын стенага бәрде дия башлый. Полиция аңа ышанмый, н елга ирегеннән мәхрүм итә.

18+

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading