16+

Актаныш кадетлары Оренбургта көч сынаша

Актаныш кадетлары Оренбургта узачак «Идел буе аҗаганы – 2018» хәрби-спорт уены ярышларында катнашачак. Аҗаганның финал өлешендә бары тик Идел буенда урнашкан төбәкләрдән җыелган иң яхшы командалар гына көч сынаша ала.

Актаныш кадетлары Оренбургта көч сынаша

Актаныш кадетлары Оренбургта узачак «Идел буе аҗаганы – 2018» хәрби-спорт уены ярышларында катнашачак. Аҗаганның финал өлешендә бары тик Идел буенда урнашкан төбәкләрдән җыелган иң яхшы командалар гына көч сынаша ала.

Татарстан беренчелегенә – Актанышның Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары чыкты. Аларны республика күләмендә узган «Идел буе аҗаганы – 2018» хәрби-спорт уены ярышлары финалында 3 106 команда һәм 41 меңнән артык катнашучы арасыннан иң яхшылары дип сайлап алдылар.


«Идел буе аҗаганы – 2018» Оренбург өлкәсенең «Самородово» лагере территориясендә узачак. Традиция буенча, беренче көнне һәр 14 команда үзе белән кыскача таныштырып китәргә тиеш. Кадетлар Калашников автоматын сүтеп-җыю, пневматик винтовкадан ату, гранат ыргыту кебек алымнарны белергә, йөгерү, йөзү, гимнастика белән яхшы шөгыльләнергә тиеш. Катнашучыларга бу сыйфатлар җиңү өчен кирәк булачак. Шулай ук стройда йөрү, хәрби тарих, тормыш иминлеге, беренче медицина ярдәме буенча белемнәрен дә сынаячаклар. Алдынгыларны диплом һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading