16+

Алда —дүрт көнлек эш атнасы

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан россиялеләрне кыскартылган эш атнасы көтә.

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан россиялеләрне кыскартылган эш атнасы көтә.

Бу хакта Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Кыскартылган эш атнасы россиялеләрне ноябрь башында көтә. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан 4 ноябрь (дүшәмбе) ял көне булачак.

5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр эш атнасы нибары дүрт көн дәвам итәчәк.

Россиялеләр 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр, бәйрәм алдыннан, алты көн эшләячәк.

Россия Хезмәт кодексының 153 маддәсе нигезендә, ял яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләү өчен кимендә икеләтә түләнергә тиеш. Икеләтә түләү урынына хезмәткәр өстәмә ял көнен сайлый ала.

Халыклар бердәмлеге көне - Россиядә ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Истәлекле көн “Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында”гы Федераль закон тарафыннан гамәлгә куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading