16+

Артур Исламов һәм Эльза Заяри гастрольләргә чыга!

Артур Исламов һәм Эльза Заяри Татарстан буенча зур гастроль туры белән чыгыш ясаячак.

Артур Исламов һәм Эльза Заяри Татарстан буенча зур гастроль туры белән чыгыш ясаячак.

Язның беренче көнендә, 1 мартта, республиканың шәһәрләре һәм районнары буенча Татарстанның атказанган артисты, опера җырчысы, М.Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов һәм М.И.Глинка ис. халыкара конкурс лауреаты Эльза Заяриның зур гастроль туры башлана.

Иҗади тандем тамашачыларга үзенең яңартылган «Бер сулышта» программасын тәкъдим итә. Үз чыгышларында җырчылар тамашачыларга татарча әсәрләрне башкаруның «кроссовер» дигән яңа стилен күрсәтәчәк. Ул бер җыр кысаларында бер жанрдан икенчесенә күчүне күзаллый.

"Безнең программаның уникальлеге - берничә музыкаль стильнең бергә үрелеп баруында. Универсаль башкаручылар буларак, без классиканы да, рок композицияләрен, совет чорында популяр эстрада җырларын да башкара алабыз", - дип билгеләп үтте Артур Исламов.

Концертта тамашачылар тере музыка атмосферасына чумачак. Аларның Эльза Заяриның нәфис һәм тылсымлы тавышын тыңларга, шулай ук Артур Исламовның драйвы һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән җанланырга мөмкинлеге булачак.

«Без бүген яңгырамаган җыр жанры музыкасын чын, сыйфатлы дәрәҗәдә күрсәтергә телибез. Без татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә битараф түгел, безнең максат - тамашачыларга татар җырларын һәм музыкасын яңа яңгырашта тәкъдим итә алырлык башкаручылар барлыгын күрсәтү», - дип уртаклашты Артур Исламов. Ул хәбәр иткәнчә, «Бер сулышта» тамашасы вакытында шулай ук тамашачылар яратып өлгергән «Татар алга» һәм «Аспирин» кебек җырлар яңгыраячак.

Артур Исламов һәм Эльза Заяриның беренче концерты 1 март көнне Актанышта узачак.

Концерт программасы графигы:

2 март - Мөслим

3 март - Сарман

4 март - Минзәлә

8 март - Яр Чаллы шәһәре ("Энергетик" мәдәният йорты)

10 март - Байлар Сабасы

16 март - Әтнә

17 март - Арча

18 март - Балтач

19 март - Кукмара

24 март - Казан ("Сәйдәш" мәдәният үзәге)

30 март - Түбән Кама

31 март - Азнакай

Билетлар сатуда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading