16+

Атна уртасында Татарстанга яңгыр һәм салкыннар киләчәк

16 һәм 17 октябрьдә Татарстанны яңгырлар һәм юеш кар каплаячак — көнбатыштан атмосфера фронты республикага явым-төшем китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.

16 һәм 17 октябрьдә Татарстанны яңгырлар һәм юеш кар каплаячак — көнбатыштан атмосфера фронты республикага явым-төшем китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.

Синоптиклар фаразына караганда, 15 октябрьдә республикада явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары минус 5 градуска, көньяк һәм көнчыгыш районнарда минус 11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +12 градуска кадәр җылыначак.

16 октябрьдә республиканың көнбатыш өлешендә яңгыр һәм кар явачак. Төнлә республиканың көньягында һәм көнчыгышында температура урыны белән - 9 градуска кадәр булачак.

17 октябрьдә Татарстанның күпчелек өлешендә яңгыр һәм кар явуы көтелә.

Көндез максималь температура чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе +3-9 градус тәшкил итәчәк.

18 һәм 19 октябрьдә республика яңадан көнбатыш антициклоны йогынтысына дучар ителәчәк. Атмосфера басымының артуы явым-төшемнәрнең тукталуына китерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading