16+

“Авыл туризмы” төшенчәсен ачыклаучы канунга кул куелды. Ул нидән гыйбарәт?

Путин авыл туризмын үстерү һәм аңа ярдәм итү турындагы канунга кул куйды

Путин авыл туризмын үстерү һәм аңа ярдәм итү турындагы канунга кул куйды

Президент Владимир Путин Россиядә авыл туризмына ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән канунга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Ул "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында" гы канунда эчке туризмны үстерү һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерү юнәлешләренең берсе буларак "авыл туризмы" төшенчәсен беркетә.

Шул ук вакытта авыл туризмы өлкәсендәге хезмәтләрне бары тик авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә күрсәтү турындагы нигезләмә законнан төшереп калдырыла. Эксперт бәяләүләре буенча, асылда алар мондый хезмәтләрнең гомуми күләменең 10% тан да артыгын күрсәтми.

Документ текстына караганда, авыл туризмы дигәндә ял итү, Россия Федерациясе халыкларының традицион яшәү рәвеше һәм гореф-гадәтләре белән танышу, мәдәни объектлар һәм аграрийларның эшчәнлеге белән танышу өчен авыл җиренә һәм 30 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләргә бару күздә тотыла. Шул ук вакытта мондый туристларга вакытлыча урнашу, ял һәм экскурсияләр оештыру буенча хезмәтләр күрсәтелергә мөмкин.

Россия хакимияте әлеге закон авыл туризмын үстерү буенча чаралар комплексын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга, шулай ук аңа дәүләт ярдәме механизмнарын эшләргә мөмкинлек бирер дип өметләнә. Аерым алганда, ул авылда туризмны үстерү белән шөгыльләнүче оешмаларның объектив статистик базасын формалаштырырга, аларны "шәһәр" дән аерып, салаларга адреслырак ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дигән фикердә депутатлар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading