16+

Охота диңгезендә ике ай көймәдә йөзеп йөргән ир-атны коткарганнар

Бу вакыт эчендә көймәдәге ике пассажир һәлак булган.

Бу вакыт эчендә көймәдәге ике пассажир һәлак булган.

9 августта ике абыйлы-энеле ике ир 46 яшьлек Михаил Пичугин һәм 49 яшьлек Сергей Пичугин үзенең 15 яшьлек улы белән «Байкат 470» катамаран тибындагы көймәдә Хабаровск краеның Николаевск районында урнашкан Перовский борыныннан Сахалин култыгы аша Сахалин өлкәсенең Оха шәһәре ягына юл тоталар. Барлыгы 150 чакрым чамасы, аңа берничә сәгать китәргә тиеш булган. Сәяхәтчеләр үзләре белән җылы киемнәре, коткару жилетлары, фальшфейерлар, шулай ук азык запасы һәм 20 литр эчәргә яраклы су алган.
Тиздән алар белән элемтә югала, аларның кайда икәнлеге билгесез булып кала. Өч көннән соң алар билгеләнгән урында күренми.

Эзләү эшләре бер айдан артык дәвам итә. Югалган кешеләрне эзләүгә дүрт һава судносы, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының АН-74 самолетын җибәргәннәр. Эзләүләр Хабаровск крае һәм Сахалин утравы ягыннан алып барылган. Шулай ук пилотсыз очкычлар да җәлеп ителгән.

14 октябрьдә көймәне Охота диңгезе акваториясендә Камчатка краеның Усть-Хайрюзово авылы янында табалар-бу Охадан якынча 800 чакрым ераклыкта, анда туристлар барган.

Ике кеше — әтисе һәм улы — һәлак булган, берсе — Михаил Пичугин — исән калган. Илья белән Сергейның гәүдәләре көймәдә булган

Ике ай буе көймәдә йөзеп йөргән бердәнбер исән калучыны «Ангел» судносындагы балыкчылар коткарган. Бердәнбер исән калган кеше авыр хәлдә. Ул көймәнең моторы сүнгәнен, шуның аркасында көймә идарәсен югалтканлыгын сөйләгән.

Михаилның организмы сусызлыктан җәфаланган һәм ул 50 кг.га якын  ябыккан (моңа кадәр гәүдә авырлыгы 100 кг чамасы булган).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading