16+

Депутатларның төшке ашы күпмегә төшә?

Депутат Дәүләт Думасы ашханәсендә бәяләрне күрсәтте.

Депутат Дәүләт Думасы ашханәсендә бәяләрне күрсәтте.

Депутат Хәмитов Дәүләт Думасында төшке аш чегын күрсәткән. 

Дума ашханәсендә алты позициядән торган төшке аш 600 сумга диярлек төшәргә мөмкин, диелә РИА Новости хәбәрендә. Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов («Новые люди» ("Яңа кешеләр")) сөйләгән һәм чегын да күрсәткән. Аннан күренгәнчә, алты позициядән торган төшке аш парламентарийга 577 сумга төшкән.

Дәүләт Думасы ашханәсендә чәчәкле кәбестәдән пешерелгән пюре-аш өчен депутат 140 сум түләгән, бәрәңге боламыгы өчен — 100 сум, тавык итеннән ясалган кәтлит өчен — 190 сум, бер помидор өчен — 35 сум,  бер кыяр өчен — 37 сум. Җиләк-җимештән ясалган эчемлек 70 сум тора, Дарницкий икмәге — бер кисәге өчен биш сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading