16+

Баланы башта көчли, аннары үтерә. Әнисеннән үч алган...

Ул үтерүдә генә гаебен таный, калганын соңгы чиккә кадәр кире кага.

Ул үтерүдә генә гаебен таный, калганын соңгы чиккә кадәр кире кага.

Узган көздә 24 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Неклюдово авылында 9 яшьлек кызны үтерәләр. Кичке бишләр тирәсендә бала мәктәп автобусында Чапаев урамына килеп җитә һәм төшеп кала. Берничә сәгатьтән аның мәетен бушлыкта табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баланың анасы белән элек бергә яшәгән 34 яшьлек Павел С. дан шикләнәләр. Үтерүгә кадәр бераз вакыт алдан баланы аның белән күргәннәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, шул ук көнне Бор шәһәрендә Павел 46 яшьлек хатынны да үтергән. Ул корбанының башына чүкеч белән суккан. Әлеге җинаятьләр арасында бәйлелек турында «Комсомолка» сайтына Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчесе Владимир Масанов сөйләгән.

«Пафик» кушаматлы Павел С. 17 яшьтән бирле төрмә юлын таптый. Башта ул кеше кыйнап үтерә. Шуның өчен утырып чыккач, тагын җинаять кыла, шулай итеп иреккә чыга, җинаять кыла, тагын утыра. Аның талау, кыйнау буенча эшләре шактый. 2020 елның язында ул чираттагы тапкыр төрмәдән чыга. Шул чакта ул мәрхүмә 9 яшьлек кызның анасы белән таныша. Алар очраша башлый, тик берничә айдан соң, хатын Павел белән яшәүдән баш тарта. Павел исә мөнәсәбәтләрне көйләргә маташа.

Хатынның аерылышасы килүе гаҗәп түгел, Павел агрессив була. Моны мәрхүмә кызның әбисе дә раслый. «Мин аны үзем ике тапкыр күрдем. Берсе исерек, икенчесе аек иде. Аекта бик тыйнак, бик яхшы кеше кебек. Исеректә — чын фашист. Юля аның белән аерылышырга җыенгач, яный һәм үч ала башлады», — ди баланың әбисе.

Юля Павелдан авырга уза һәм аборт ясый. Бу турыда ул Павелга хәбәр итә. Шуннан соң ярсуы чиккә җитә. «Ул көне хатын аңа телефоннан шалтыратып, аборт ясатуын әйтә. Павел моны үтерүнең төп мотивы дип атады», — ди тикшерүче. Юля белән сөйләшкәннән соң, Павел эчеп исерә.

«Күп катлы йортлар яныннан узганда, 46 яшьлек хатынны туктатып, су эчәргә сорый. Хатын белән алар таныш булмый, Павел беренче очраган кешегә дәшә. Хатын Павелны кызгана һәм су алып чыгарга җыена. Павел аның артыннан фатирга керә. Хатын аны куалый башлый. Павел хатынны кыйный, шулай итеп очраклы гына килеп чыккан хатын һәлак була», — тикшерүче.

Бор шәһәрендә яшәүче бу хатынны үтергәч, Павел Неклюдовога китә. Башта ул үзен аффект халәтендә булдым дип ышандырмакчы була, тик барысын да бик җентекләп сөйли. «Неклюдовога барып җиткәч, ул баланы автобус тукталышында көтеп тора. Ул кызны яхшы белә, кыз да аңа ышана, шуңа күрә тыныч кына Павел белән китеп бара», — ди тикшерүче.

Соңрак ачыкланганча, Павел баланы башта көчли, аннары үтерә. Ул үтерүдә генә гаебен таный, калганын соңгы чиккә кадәр кире кага. «Мин баланы ничек үтергәнемне хәтерләмим — бик исерек идем. Аның анасы миннән авырга узган, ләкин аборт ясаткан. Мин шуңа күрә җинаять кылдым», — ди ул.

Суд карары белән. Павел С. гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.

чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading