16+

Баласы булган ялгыз әти-әниләргә кагылышлы канун кабул ителде

Дәүләт Думасы 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз әти-әнине эштән азат итүне тыючы канун кабул итте.

Дәүләт Думасы 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз әти-әнине эштән азат итүне тыючы канун кабул итте.

Дәүләт Думасында 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз әти-әнине эштән алуны тыю турында канун кабул ителде. Үзгәрешләр Россия Хезмәт кодексының 261 маддәсенә кертелә.

Хәзерге канун нигезендә, 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз әти-әнине яки әнисе булмаган балаларны тәрбияләүче башка затларны эштән азат итәргә ярамый.

Канун проекты сенаторлар һәм ЛДПР фракциясе депутатлары тарафыннан 2023 елның августында тәкьдим ителгән.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading