16+

БДИ гаризалары 1 февральгә кадәр кабул ителә

1 февральдә бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен 11 сыйныф укучыларыннан, узган елларда тәмамлаучылардан, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларыннан һәм экстерннардан гаризалар кабул итү төгәлләнә.

1 февральдә бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен 11 сыйныф укучыларыннан, узган елларда тәмамлаучылардан, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларыннан һәм экстерннардан гаризалар кабул итү төгәлләнә.

Гаризада тапшырыла торган уку предметлары исемлеген һәм БДИда катнашу срокларын күрсәтергә кирәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.

Гаризаны чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә яки аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) шәхесне раслаучы документ (паспорт, СНИЛС) нигезендә бирә ала. Моннан тыш, гаризалар шәхесне раслаучы документ һәм билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе нигезендә вәкаләтле затлардан кабул ителә.

Узган елларда тәмамлаучылар гариза тапшырганда белем алу турындагы документларның оригиналларын яки аларның билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәләрен күрсәтәләр. Техникум һәм көллият укучыларына урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне яки аларны быел тәмамлауны раслаучы белешмә бирергә кирәк.

Гаризаны 11 сыйныф укучылары үзләре укыган мәктәпкә, экстерннар сайлау буенча белем бирү оешмаларына, узган елларны тәмамлаучылар һәм көллият һәм техникум студентлары яшәү урыны буенча Татарстан муниципаль берәмлекләре мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) тапшыра.

Казанда гаризалар узган ел тәмамлаучылардан Совет районында яшәүчеләрдән Шуртыгин урамы, 1, Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләрдән Бертуган Касыймовлар урамы, 6, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшүчеләрдән Волгоград урамы, 32, Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрдән Восстание урамы, 82 адреслары буенча кабул ителә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган БДИда катнашучылар гариза биргәндә психологик-медик-педагогик комиссия рекомендацияләренең күчермәсен, инвалид балалар һәм инвалидлар федераль дәүләт медицина-социаль экспертиза учреждениесе тарафыннан бирелгән инвалидлык билгеләү фактын раслаучы белешмәнең оригиналын яки расланган күчермәсен, шулай ук ПМПК рекомендацияләренең күчермәсен тапшыралар.

Гаризага шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә БДИ катнашучысының ризалыгы һәм балигъ булмаган баланың шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ата-анасының (законлы вәкиленең) ризалыгы беркетелә.

Укучылар гаризада күрсәтелгән предметлар исемлеген аларның нигезле сәбәпләре – авырулары яисә документ белән расланган башка хәлләр булганда гына үзгәртергә хокуклы. Бу очракта, БДИ бирергә ниятләгән предметларның үзгәртелгән исемлеген һәм сәбәпләрен күрсәтеп, ТР Дәүләт имтихан комиссиясенә гариза бирелә. Гариза тиешле имтиханнар башланырга ике атнадан да соңга калмыйча тапшырыла.

Сорауларны кайнар линия телефоннары буенча бирергә мөмкин: +7(843)294-95-06 (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге) һәм +7(843)237-74-84 (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты). Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән тыш, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading