16+

Беренче балага ана капиталы күләме ничек үзгәрәчәк?

Киләсе елда беренче балага ана капиталы 46 мең сумга, икенчесенә 61 мең сумга артачак, дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Киләсе елда беренче балага ана капиталы 46 мең сумга, икенчесенә 61 мең сумга артачак, дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

«Агымдагы елга карата үсеш беренче балага плюс 46 мең, икенче балага плюс 61 мең тәшкил итәчәк. Ана капиталы акчасыннан 1 миллионнан артык граждан файдаланыр дип өметләнәбез», - диде Котяков Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында.

Министр искә төшергәнчә, 2025 елның 1 февраленнән ана капиталы факттагы инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнәчәк, бүгенге көнгә федераль бюджет проектында ана капиталын 7,3 процентка арттыру каралган. Ана капиталы 2022 елдан бирле, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, һәр ел саен инфляция күләменә арттырыла.

Шул рәвешле, беренче балага ана капиталы 677 мең сум, әгәр гаилә беренче балага ярдәм алмаса икенче балага ул сумма 894 мең сум тәшкил итәчәк, дип аңлатты Котяков. Ул шулай ук бу акчаны тотуның иң киң таралган өч ысулын атап үткән. Болар – торак шартларын яхшырту , 3 яшькә кадәрге балага айлык түләү һәм белем алуга тоту.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading